Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Чаллыда тизлеккә китап уку ярышы узачак

24 апрельдә «Нур» яшьләр үзәгендә татарча китап уку ярышы була. «Китап ярышы» 14.00 сәгатьтә башлана.

Катнашучылар 1 минут дәвамында кычкырып һәм тиз итеп әдәби әсәрдән өзек укырга тиеш булалар.
Ярышны «Нур» яшьләр үзәге ярдәме белән «Мизгел» милли клубы үткәрә. Чараның максаты - яшьләр арасында татарча уку шөгылен популярлаштыру
Ярышка 16 яшьтән 30 кадәр кешеләр катнаша ала. Ярыш нәтиҗәләре буенча сертификатлар биреләчәк.
Катнашу өчен гаризаларны 22 апрельгә кадәр  mizgel1919@mail.ru электрон адресына җибәрергә мөмкин


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китап китаплар уку