Бүләккә – гармун
Шунысы да кызык – фестивальдә төрле бәйгеләрдә җиңеп килгән ун балага гармун бүләк итәргә җыеналар.
30 август көнне Казанда традицион «Уйнагыз, гармуннар!» халык иҗаты фестивале узачак. Быел ул үзенчәлекле булыр дип көтелә – мең гармунчы Казан урамнары буйлап уен коралларында уйнап үтәчәк. Гармунчылар Кремль астында җыелачак, тезелешеп Сөембикә манарасы яныннан Муса Җәлил һәйкәле янына барачак. Анда исә ярты сәгать дәвамында Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор ансамбле эшләячәк.
Быелгы фестиваль ТАССРның йөз еллыгына багышлана.
«Уйнагыз, гармуннар» 1985 елдан бирле оештырыла. Соңыннан ул Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар конкурсы белән кушыла.
Шунысы да кызык – фестивальдә төрле бәйгеләрдә җиңеп килгән ун балага гармун бүләк итәргә җыеналар. Уен кораллары Татарстанның Мәдәният министрлыгы заказы белән эшләнгән.
Бу хакта тулырак татар-информ сайтында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев