Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Бүген үк һөнәр сайлыйбыз!

Кукмара районы Киндер Күл авылында яшәүче Азалия Гарифуллинаның кызыксынуы курчакларына күлмәк тегүдән башланып киткән.

Авылда эш күп инде ул. Иртәннән башлана бит ул, әйеме?

– Кызым, мин эшкә киттем, син табак-савытларны җыештырып куярсың инде, яме, – дип эндәшә әниең.

– Ярар, әни, – дип әйтергә дә өлгермисең, шул арада икенче үтенеч килеп ирешә.

Аннары идәннәрне дә сөртеп алырсың, чебиләргә ашарга салырсың, бакчада кишерләрне утарсың, аннары төштән соң яңгыр да килеп җитмәгәе, абыең белән бакчадагы печәннәрне лапаска кертерсез, аннары ашка су куя торырсың әле яме. Ит суыткычта.

Әти-әнигә булышмыйча булмый – болары аның мәҗбүри эшләр инде. Ә менә үзенең күңеленә рәхәтлек, канәгатьлек биргән шөгыле – кул эшләре Азалиянең. Бәйләү, тегү, нәрсәдер ясау...

Шунысы кызык – Кукмара районы Киндер Күл авылында яшәүче Азалия Гарифуллинаның бу кызыксынуы... курчакларына күлмәк тегүдән башланып киткән. Курчак киендереп мәш килгән ул кечкенә чагында.

Аннары нәрсәдәндер бушаган катыргы капларның берсен дә әрәм итмичә, сувенирлар ясый башлаган. Уку азагында тулып бетмәгән дәфтәрләр бик күп кала – шуларның ак битләрен берләштерәп тегеп блокнотлар әзерләгән. Блокнотларын тукыма белән тышлап та куйган. Шуннан соң, кыюлыгын җыеп, беренче мәртәбә үзенә итәк тегеп караган. (Кыюлык кирәк – чөнки материалны әрәм итү куркынычы бар бит!) Быел яз, өйдә укыган вакытта, 5легә генә уку өстенә (Манзарас мәктәбенең 6нчы сыйныфын тәмамлаган Азалия), ике свитер да бәйләп кигән. Җәйгә дип юка тукымадан кофта тегеп куйган. Үзизоляция вакытында исә өйдәгеләргә һәм бөтен туган-тумачага маскалар әзерләгән. Шунысын да әйтик әле, Азалиянең иң яраткан кибете – җепләр, тукымалар сатыла торган махсус үзәкләр икән.  Кызлар бүлмәсе исә нәкъ менә Азалиянеке кебек булырга тиештер дип уйлыйм мин – кул эшләре белән зәвыклы итеп бизәлгән...

Бу дөньяда иң кыены – һөнәр сайлау, диләр. Гомумән алганда, бу, әлбәттә, шулай. Ләкин кечкенәдән мавыгулар белән яшәүчеләр өчен, ул, мөгаен, күпкә җиңеләядер. Вакытны бушка үткәрмик әле, дуслар!

Ризидә Рәхмәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев