Бетләргә дә кыен
Шиншилланың йоны үзенчәлекле. Мондый куе йон арасында бетләргә дә яшәве бик авыр.
Бетләргә дә кыен
Шиншилланың йоны үзенчәлекле. Ул бик йомшак һәм куе. Кешедә бер төптән бер генә чәч бөртеге үссә, шиншилада бер төптән берьюлы 60 үсә икән. Мондый куе йон арасында бетләргә дә яшәве бик авыр. Шуңа да аларда мондый «квартирантлар» азрак була.
Кыргый табигатьтә шиншиллалар ун елга кадәр яши ала, ә йорт хайваны буларак, тиешле кайгырту белән, алар ике тапкыр озаграк, егерме елга кадәр яшиләр. Кыргый табигатьтә аларга хөҗүм итүче ерткычлар күп шул, җитмәсә браконьерлардан да куркыныч яный. Кешеләр аларның йонына кызыга. 2016 елда Халыкара табигатьне саклау союзы шиншилланың юкка чыгу куркынычы астында булуын белдерде.
Чыпчык-дөя?!
«Страус» сүзе безгә немец теленнән килгән, Strauss грек теленнән «strouthos» яки «струфос» сүзеннән барлыкка килгән. Ул «кош» яки «чыпчык» дип тәрҗемә ителгән. «Струфос мегас» сүзтезмәсе «зур кош» дигәнне аңлата.
Аны грек телендә «струфокамелос» дип тә атыйлар. Бу кош-дөя яки чыпчык-дөя дип тәрҗемә ителә. Башта бу грек сүзе латинча «струцио» булып китә, аннары немец теленә «штраус» буларак керә, ә соңрак һәркемгә таныш «страус» буларак безгә дә килеп җитә.
Бәрәңге бакчасында
Фазаннарны Грузиядәге борынгы Фазис шәһәре хөрмәтенә атаганнар. Чөнки беренче тапкыр аларны нәкъ шунда очратканнар. Фазанның гәүдә озынлыгы — 50-90 сантиметр, авырлыгы — 1-2 килограм, ә койрыгының озынлыгы 60 сантиметрга җитә. Башка кошлардан аермалы буларак, фазаннар колорадо коңгызлары белән туклана ала. Шуңа күрә аларны бәрәңге басуларына чыгаралар икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев