Атлар җәяүледән дә абруйлырак булган
XIX гасырның Россия юл йөрү кагыйдәләре җыентыгында хәзер бик көлке тоелган пунктлар да бар.
Абруйлы атлар
Әйтик, хәрәкәтләнүче автомобиль алдыннан берәр җитез малай йөгерергә тиеш булган. Халык курыкмасын өчен, ул машина якынлашуын хәбәр итәргә ашыккан.
Әгәр янәшәдә ат та булса, кагыйдә буенча, автомобиль йөртүче тизлеген киметкән яки, гомумән, машинаны туктаткан. Поезд машинистларына да, атларны куркытып, пар чыгарырга рөхсәт ителмәгән. Кыскасы, атлар җәяүледән дә абруйлырак булган, ди.
Сөргенгә җибәргәннәр
Петр Беренче заманында илдәге юл хәрәкәте кагыйдәләре патша указлары белән расланган. Аларны бозган өчен, сөргенгә дә җибәрә алганнар. 1718 елдан юл иминлеген полиция хезмәткәрләре контрольдә тота башлаган.
Шофер — кочегар?
«Шофер» сүзе француз теленнән кергән. Ул «кочегар, ягучы» дигәнне аңлата. Беренче автомобильләрнең двигательләре парга эшләгән. Шофер руль артында утырмаган, ә машина миченә күмер ыргыткан.
Юл кагыйдәләре — төп фән
Совет чорында юл-транспорт һәлакәтләренең саны арта башлый. Аварияләрне киметү максатыннан, барлык мәктәпләргә һәм һөнәри училищеларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү кертелә. Ул төп фән буларак укытыла.
Билгеләр арта
1909 елда нибары дүрт юл билгесе расланган. Юл хәрәкәте үскән саен, аларның саны да арта бара. Бүген Россиядә 200дән артык юл билгесе кулланыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев