Артка барырга ярамый!
Кирилл Колесниковны барыгыз да беләдер. Белмичә мөмкинме соң... Танылган паркурчы бит ул. Һәм шуның өстенә блогер, һәм шуның өстенә тиктокер... Аның паркур турында видео-язмалары Инстаграмда, Тик-Ток битендә һәрдаим чыгып тора.
Бер сәгать эчендә – паркурчы була!
Спорт белән Кирилл мәктәптә үк кызыксына. Йөзү, җиңел атлетика, биеклеккә сикерү – аның яшәү рәвеше була. Бервакыт урамда очраклы рәвештә генә турникта сальто ясаган егетне күреп ала һәм... үзе дә шулай эшләп карарга була. Бер сәгать дигәндә үзе өчен яңа шөгыль үзләштереп, шәһәрдәге паркур-тусовкасына килеп эләгә... Шулай итеп, паркур белән профессиональ рәвештә шөгыльләнә башлый. Тренировка барышын читтән күрер өчен, видеога төшереп, үзенең ютуб каналына һәм социаль челтәрләргә куя. Һәм әлеге видеолар бик тиз популярлык җыя башлый... Әкренләп ул үзен блогер, тиктокер буларак та таныта.
Кирилл – паркур буенча өч тапкыр дөнья чемпионатында катнашкан һәм икесендә җиңү яулаган спортчы. Ул акробатика элементлары булган күңел ачу видеолары да төшерә – аларда үтеп баручыларны спорт трюкларына өйрәтә. Үзе әлеге трюкларны көтелмәгән урыннарда башкара һәм көндәлек тормышта да куллана.
Каршылыклар аша үтү
Паркур – төрле каршылыклар аша хәрәкәт итү дигәнне аңлата. Француз теленнән «киртәләрне җиңү» дип тәрҗемә ителә. Аны спорт төре дип атау бәхәсле, ник дигәндә, монда бер-берең белән ярышу юк. Шулай ук гади физик зарядка дип тә атап булмас, чөнки катлаулы күнекмәләре бар. Паркурны сәнгать төре дип атап булыр иде, бу аның күпсанлы импровизацияләрдән торуы һәм көтелмәгәнлеге белән бәйле.
Паркурның мәгънәсе алдан планлаштырылмаган юл буенча төрле каршылыкларны узып тиз хәрәкәт итүгә кайтып кала. Монда баскыч, өй түбәләре, баганалар, шәһәр архитектурасы элементлары булырга мөмкин. Кайбер артык һәвәсләр стеналарга да үрмәли, хәтта чүп контейнерларына да сикерә. Паркурның иң яхшы элементы – кая сикерәсеңне белмичә сикерү. Төп принцибы: артка таба хәрәкәт итү тыела. Шунысы мөһим: паркур тамаша кылу өчен оештырылмый.
Ватаны – Франциядә
Бу спорт төренең ватаны – Франция. Трейсерлар (паркур белән шөгыльләнүчеләр) үзара ярышмый, алар үзләрен бер мавыгу белән яшәүче «туганнар» дип саный. Әлеге спорт төренә нигез салучылар – Франция спортчылары Дэвид Белл һәм Себастьен Фуко. Ике спортчы да балачактан ук гимнастика, җиңел атлетика белән шөгыльләнәләр. Аннары алар яңа спорт төре уйлап табалар. Күпьеллык күнегүләр һәм тырыш хезмәт нәтиҗәсендә, алар бу спорт төрен дөньяга таныта.
Яратып шөгыльләнүчеләр аны гади спорт төре итеп кенә түгел, яшәү рәвеше буларак кабул итә! Хәзерге вакытта күп кенә илләрдә актив кулланыла.
Саклык кирәк
Спорт белән дус булган кешенең сәламәтлеге нык була. Әмма дә ләкин... Бар кешегә дә спорт белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнергә димәгән. Безнең күп кенә малайлар һәм кызлар иртәнге зарядка белән генә чикләнәдер. Гадәткә кертә алсак, анысы да бик яхшы. Кышын, җәен – көн саен саф һавада йөрү яки йөгерү дә кеше организмына файда китерә. Җәен су коенырга, йөзәргә, көймәдә йөрергә, урманга барырга, футбол яки бадминтон уйнарга мөмкин. Кышын тимераякта, чаңгыда, чанада шуу, хоккей уйнау да файдага гына.
Ә менә паркур – ул бик зур саклык таләп итә торган спорт төре. Тән сыгылмалылыгы, җитезлеге булмаган, биеклектән курыккан кеше аның белән шөгыльләнә алмый! Хәрәкәт иткәндә тәннең җылынган булуы, егала калсаң – аңа әзер тору кирәк. Һәрхәлдә, чын трейсерлар шулай ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев