Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Ә синең китап язасың киләме?

Кил­сә, үзе­ңә якын һәм ак­ту­аль те­ма сай­ла, дип ки­ңәш би­рә бел­геч­ләр. Яз­ган әй­бе­рең үзе­ңә дә кы­зык бул­сын.

Ке­ше­ләр­нең акыл­лы фи­кер­лә­рен ки­тап итеп туп­лап бу­ла. Әти-әни­ең­нең си­ңа фай­да­сы ти­гән ки­ңәш­лә­ре бай­так­тыр.

Үзең­нең тор­мы­шың ту­рын­да да яз­саң бу­ла. Та­ныл­ган ке­ше­ләр­нең би­ог­ра­фи­я­сен дә ки­тап итеп чы­га­ра ала­сың.

Ә бәл­ки, син фан­тас­ти­ка яра­та­сың­дыр? Уй­лап чы­га­ру сә­лә­тең­не сы­нап ка­ра. Баш­ка­лар­ны да фан­тас­тик дөнь­я­га ча­кыр. Мон­да ин­де төр­ле­чә уй­нар­га бу­ла. Хәт­та ва­кыт та си­ңа буй­сы­на. Те­ли­сең икән ки­лә­чәк­не су­рәт­ли ала­сың.

Бу­ла­чак ки­та­бың про­за яки шигъ­ри фор­ма­да бу­ла­мы, аны­сы мө­һим тү­гел. Төп ки­ңәш: баш­ла!

План тө­зи­без

Бу­ла­чак ки­та­бың­ның пла­нын тө­зеп ка­ра әле. Ул си­ңа эз­лек­ле­лек­не югалт­мас­ка яр­дәм итәр. Ул төр­ле­чә бу­лыр­га мөм­кин: бер-бер арт­лы те­зел­гән пункт­лар яки рә­сем­нәр, сим­вол­лар тө­ше­рел­гөн кар­та фор­ма­сын­да. Әгәр дә план тө­зү авыр бул­са, син иң мө­һим уй­ла­рың­ны, әй­тә­се кил­гән сүз­лә­рең­не ае­рым сти­кер­лар­га язып бар, ан­нан алар­ны бер­гә җы­еп ка­ра.

Төп ге­рой­лар­ның нин­ди бу­ла­ча­гын да ал­дан уй­лап куй, алар­га кыс­ка­ча ха­рак­те­рис­ти­ка ту­тыр.

Ни­чек баш­лар­га?

Бер­ни­гә дә ка­ра­мый­ча, бө­тен шик-шөб­хә­ләр­не чит­кә ку­еп нин­ди дә бул­са өс­тәл­не үзең­нең эш уры­ны дип игъ­лан ит тә то­тын.

Күп ав­тор­лар бер эз­лек­ле­лек  бу­ен­ча гы­на яз­мый. Алар әсәр­нең ур­та­сын­нан да, аза­гын­нан да баш­лар­га мөм­кин­нәр. Мон­дый эш алы­мы уку­чы­ны кы­зык­сын­ды­рыр­га яр­дәм итә. Баш­та яз, ха­та­лар­га игъ­ти­бар ит­мә. Со­ңын­нан тө­зә­тер­сең.

Шәм – сиг­нал!

Ни­чек игъ­ти­бар­ны чит­кә юнәлт­мәс­кә? Син үзе­ңә уңай­лы шарт­лар ту­дыр. Нәр­сә бу­лы­ша: ты­ныч­лык, му­зы­ка?

Ае­рым бер ри­ту­ал да уй­лап та­бар­га мөм­кин. Мә­сә­лән Джек Ке­ру­ак ди­гән язу­чы язар­га утыр­гач, шәм ян­ды­ра тор­ган бул­ган, эше бет­кәч, сүн­дер­гән. Ян­ган шәм баш ми­е­нә бер сиг­нал бу­лып тор­ган – иҗат итү ва­кы­ты! Син дә шун­дый бер нәр­сә уй­лап та­ба ала­сың бит ин­де. Мә­сә­лән, эш баш­лар ал­дын­нан му­зы­ка тың­ла яки бер үк ва­кыт­та яза баш­ла.

Таш­ла­ма!

Яза баш­ла­ган әсәр еш кы­на оны­ты­лыр­га, таш­ла­ныр­га мөм­кин. Ә ме­нә  дус­ла­ры­ңа ки­тап язып уты­ру­ың ту­рын­да әйт­сәң... Син аны һич­шик­сез язып бе­те­рер­гә ом­ты­ла­чак­сың. Оныт­кан­да, кем­нең­дер «Ки­та­бың ни хәл­дә?» ди­гән со­ра­вы тиз ге­нә исе­ңә дә тө­ше­рер.  

Көн дә яз. Кә­е­фең нин­ди бу­лу­ы­на ка­ра­мас­тан ку­лы­ңа ка­ләм ал. Ким ди­гән­дә һөр көн­не 20-30 ми­нут яз.

Күп ке­нә ки­тап­лар­да 30 000 сүз ти­рә­се. Яр­ты сә­гать эчен­дә 150 сүз яз­саң да, син бу ки­тап­ны 12 көн­дә язып чы­га алыр­сың.

Уңыш­лар си­ңа, ше­девр­лар кө­теп ка­ла­быз!

              

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев