Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

“Журналистикада илһамга урын юк!”

Бервакыт язмамны редакциягә вакытында тапшыра алмадым. Дедлайн узып китте, ә язма юк.

Шулвакыт баш мөхәррирдән: “Журналистикада илһам төшенчәсе юк, кирәк икән, утырасың да язасың!”- дигәнне ишеттем.  Дөрестәндә, тормышта төрле чаклар була: язарга кирәк, ә килеп чыкмый. Ә илһам көтеп, вакытында эшне тапшырмасаң, тема үз актуальлеген югалтырга мөмкин. Журналистикада илһам урынлымы соң?
Илһам төшенчәсен һәркем үзенчә аңлый. Кемдер өчен ул - табигать кочагының яшерен бер урыны. Кемдер аны көчле рухлы кешеләр белән аралашудан ала. Ә кемдер өчен илһам – ул үзе. Аның җиңүләре, яраткан шөгыле.
Бер яктан карасаң, илһамсыз иҗат итү мөмкин кебек түгел. Ничек инде син теләк булмаганда нәрсәдер яза аласың? Язма яратып язылмаган, үз теләгең белән эшләнмәгән һәм, нәтиҗәдә, сыйфатсыз булыр кебек.
Әмма, икенче яктан, журналистның төп эше – яңалыкны вакытында, ул тема әле актуаль булганда халыкка тапшыру. Илһам көтеп, карга санап утырганда, башка җитезрәк журналист теманы эләктереп алып, үзенеке итәргә мөмкин. 
Бу хакта үз фикерләре белән “Алтын Каләмнең” рус басма матбугаты кураторы Аниссимов Алексей Юрьевич бүлеште:


Журналистика - гади хобби түгел, ә җитди, җаваплы эш. Тик утырып илһам көтү дөрес тактика түгел. Ә, бәлки, ул бөтенләй килмәс? Яисә ниндидер уңайсыз чакта килеп төшәр? Без туктаусыз дедлайн, төгәл график заманында яшибез. Шуңа күрә фестивальдә яшь журналистларны барысына да өлгерү өчен илһамнарын дедлайннарына көйләргә өйрәтәбез.  


Әмма син барыбер дә иҗат илһамсыз була алмый дип уйлысың икән, менә сиңа берничә илһам эләктерү ысулы:

  • тирән сулыш алып, игътибарыңны эшеңә юнәлт, тынычлан.
  • тукталып калганга кадәр башыңда булган идеяләреңне төрткәләп чык. Һәм шул фикерләрне үстер. 
  • як-ягыгыңа әйләнеп, тирә-юньне күзәтеп ал. Син кичергән эмоцияләр илһам чыганагы булырга мөмкин.
  • процессны катлауландырма. Артык борчылып,син эшне тагын да озайтасың гына.
  • классик жанрда җыр тыңлап ал, галимнәр фикеренчә бу илһам килүгә ярдәм итә.

“Мин фикерем чуалып, яза алмый утырганда ванна бүлмәсенә керәм. Кранны ачам һәм бармакларым арасыннан су үткәреп уйныйм. Тәнем белән аның фактурасын тоярга тырышам. Суның тавышы һәм үзгәрешсез агымы мине илһамландыра,”  - дип бүлеште шагыйрә Ләйлә Фаяз.


Журналистика – иҗат. Шуңа күрә, бөтенләй илһамсыз язу турында сүз дә була алмый. Әмма эш йөкләнелгән икән, аңа җаваплы карап, язманы әйтелгән вакытка тапшырырга өйрәнергә кирәк. Журналист, беренче чиратта, пунктуаль һәм оператив булырга тиеш.
Айгөл Фәттахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев