Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге эшләре

Тылсымлы чишмә

«Дәвам итәбез» бәйгесенә.

Айдарның каникуллары күңелсез башланып китте. Әти-әнисе аны, әбиеңә иптәш булырсың, ярдәм дә итешерсең дип, авылга кайтарып куйдылар. Ә анда эш харап, бернинди кызык юк, бала-чага да аз кайта, интернет та тотмый. Шул ишегалды уртасында ике-өч тавыгы белән әтәч кукраеп йөри дә, койрыгын болгап, аяк арасында Акбай бутала. Ничек итеп көннәрне үткәрерсең...

Менә көннәрдән бер көнне күрше Асия апа белән Илдус абыйның оныклары Марат белән Ислам кайтты. Ислам белән Марат авыл малайлары диярсең, кайтуга берсе оста гына итеп кулына балта алып, утын яра башлады, икенчесе кулына чалгы тотып, яшел печәнлеккә йөгерде. Чыннан да алар авылны бик яраталар, кайткан саен әби-бабасына булышып китәләр иде. Тик менә Айдар гына кулына телефонын тотып капка ярыгыннан аларны күзәтте. Беркөнне Марат белән Ислам үзләре артыннан күзәтеп торган Айдарны күреп алалар һәм чакырып китерәләр. 
— Я, әйдә танышыйк, мин Марат, ә бу минем энем Ислам, — ди.
— Мин Айдар, — дип кул бирешәләр. 
— Карап-карап торам да, Айдар, сиңа авылда ошамый, ахры. Телисеңме, мин сиңа авылның иң матур җирләрен күрсәтәм һәм тылсымлы чишмә турында сөйлим. 
— Кит инде, каян килсен монда авылга тылсымлы чишмә? — дип көлә Айдар. 
— Мин сиңа чынлап әйтәм, киттек күрсәтәм. 
— Әйдә! 
Марат Айдарны чыннан да тылсымлы чишмә янына алып китә. Монда барганда, алар авылның иң матур урамнары, зифа каеннары, киң болыннары аша үтәләр һәм, ниһаять, килеп җитәләр. Менә ул нинди икән тылсымлы чишмә! Чишмәнең як-ягын бәбкә чирәм урап алган, ә суы...Үзе генә дә ни тора! Чип-чиста, хәтта аста яткан ташларга кадәр күренеп тора. Тик менә Айдар гына бу матурлыкка карап соклана белми һәм сүз башлый. 
— Я, нәрсәсе тылсымлы инде моның? 
— Аның суы тылсымлы, Айдар, әгәр син аның суын эчеп чын күңелеңнән теләк теләсәң, ул синең, һичшиксез, чынга ашачак, — ди Марат. Ә Айдарның бит кечкенәдән бирле бер хыялы бар, ул да булса бер кечкенә эт баласы булдыру. Тик моныңчы әниләре аңа ризалык бирмиләр иде. Айдар үзе дә ышаныр-ышанмас кына кулын тутырып су алды да, хыяллана-хыяллана су эчте. Сөйләшеп утырып, малайлар кич төшкәнен сизми дә калдылар. Әби-бабалары борчылыр дип авылга юл тоттылар. Ә анда кайтсалар ни күрсеннәр, Айдарның әти-әнисе кайткан, һәм әтисе кулында нәкъ менә Айдар хыялланган нәни генә эт баласын тотып тора. Айдар сөенеченнән ни эшләргә белмәде, ул елмаеп әле Ислам белән Маратка карады, әле әтисенең кулындагы нәни генә эт баласы иде. Менә шулай, дусларым, Айдарның эте барлыкка килде. 

Расих Киямов — Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев