Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге эшләре

Онытылмаслык сабак

«Юл һәм мин» бәйгесенә килгән хикәя.

Борын-борын заманда түгел, хәзерге заманда яшәгән, ди, өч дус. Бик тату булганнар,
бервакытта да сүзгә килмәгәннәр, ди. Исемнәре дә гади, бер-берсенә охшаш: Гамил,
Камил, Шамил. Башта балалар бакчасына, аннан мәктәпкә бергә йөргәннәр.

Шулай көн артыннан көн үткән, малайлар үсеп җиткән. Көннәрнең берендә Шамилнең
әтисе үзенә матай алып кайткан. Малайлар йөреп карарга бик кызыкканнар. Көннәре
матай янында үткән. Шамил әтисеннән күпме генә сораса да, дөньяны күргән олы кеше
йөреп карарга рөхсәт бирми. Матайда йөрү бәхете малайга әтисе эшкә киткәч тәти.

Гамил белән Камилнең сүзен тыңламый Шамил, җилдерә генә. Матайга машина йөртү
таныклыгы булмаган килеш утырырга, авыл җирендә тизлекне арттырырга
ярамаганлыгын исәпкә дә алмый. Бер көн йөри, ике көн. Өченче көнне дә йөрергә чыга ул. 

Нишләп йөрмәсен әле, ул бит инде зур малай. Гамил дустын туктатырга теләсә дә, тегесе уйлап та карамый. Җил, тизлек, рәхәт... Чү! Песи баласы! Каян килеп чыкты ул? Кечкенә хайванны таптамас өчен, Шамил рульне икенче якка бора һәм юлдан чыгып оча…

Хастаханәләрдә озак ятарга туры килә Шамилгә. Ул яңадан йөрергә өйрәнә. Чын
дуслары Гамил белән Камил, гел аның янында булалар. Бу очрак аларның барысы өчен дә сабак була.

Актаныш районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 класс укучысы Әхмәтов Данис.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев