Маҗаралы сәяхәт (әкият)
«Юл һәм мин» бәйгесендә катнашырга булдым дип яза Балтачтан Камалиева Гайшә.
Борын-борын заманда яшәгән ди, булган, ди Тимерхан исемле машина. Ул бик өлгер, җитез һәм һәр җиргә өлгерүче, ярышларда беренчелекне бирмәүче машина булган.
Көннәрдән бер көнне ул яшәгән Танк шәһәрендә «Елның иң төп автомобиль ярышы була», — дип игълан бирәләр. Тимерханның бу ярышта бик тә катнашасы килде. Аның башка ярышлардан алган кубоклары һәм медальләре дә бар иде. Бу юлы да җиңәрмен, дип уйлады һәм ныклап ярышка әзерләнә башлады. Дөрес тукланды, ягъни сыйфатлы гына бензин кулланды. Һәр көн стадионга барып шөгыльләнде.
Менә ярыш көне дә килеп җитте. Биредә машиналар бик күп иде, әйтерсең бөтен шәһәр автомобильләре килгән. Тимерхан үзенең көндәшләрен күреп шаккатты. Анда телевизордан гына күреп белгән ярышчылар килгән иде. Берара ул шүрләп тә калды. Ләкин сынатырга ярамый иде.
— Бу ярышның җиңүчесе Зур Кубокның чемпионы булачак. Без бүген иң җитез, иң көчле һәм иң тиз йөрүче машинаны беләчәкбез, — диде комментатор.
Шулай итеп ярыш башланып китте. Ул бик кызу булды. Тимерханга бер дә җиңел булмады. Ул юлда ничек дөрес һәм куркынычсыз йөрергә икәнен белә, ләкин ярышта болар турында уйлап торып булмый, дип уйлады ул. Ләкин ул үзен чын «гонщик» итеп тотарга кирәклеген белә иде. Икенче кругтан соң аның тәгәрмәче шартлады. Алыштырырга кирәк, дисәләр дә, ул ризалашмады. Ул көч хәл белән финишка килеп җитте.
Хәзер нәтиҗәләрне көтәсе калды. Судья чыгып:
— Бу юлы ничья, җиңүчеләр юк. Киләсе ярыш өч көннән Мото шәһәрендә булачак, — диде.
Әлбәттә, Тимерханның күңеле төште. Ләкин нишләмәк кирәк. Ул хәзер өч көннән Мото шәһәренә ничек барып җитәчәге турында уйлый башлады. Шулай итеп аның күңелле сәяхәте башланып китте.
Ул бернигә карамый, Мото шәһәренә беренче барып җитәргә уйлады. «Юл кагыйдәләрен үтәп торсаң, барып та җитеп булмас», — дип уйлады ул. Шул итеп ул светофорга да, юл билгеләренә дә, җәяүлеләргә дә игътибар итмәде. Тизлеге дә бик кызу иде. Бу рәвешле бару аңа бик ошап китте. Бернәрсәгә дә буйсынасы юк бит. Ләкин аның болай баруы аркасында, юлда бер бала әздән генә машина астында калмады, шулай ук ике машина маңгайга-маңгай килә язды, ә бер КамАЗ юл читенә очты. Ул алар янында туктап та тормады һәм хәтта кирәк тә санамады.
Юлда тәртипсезлек булдыручыны, юл кагыйдәләрен үтәмәүчене полиция хезмәткәрләре бик тиз тотып алды. Тимерхан үзенең башка шәһәргә ярышка баруы, анда катнашучы булуы һәм бик ашыгуы турында әйтеп караса да, аны үзләре белән алып киттеләр. Бу төнне ул гаражда үткәрде.
Икенче көнне аның эше буенча утырыш булды. Анда шәһәрнең бөтен автомобильләре килгән иде. Алар Тимерханның үзләренең шәһәрендә тәртипсез йөрүеннән бер дә канәгать түгел иде. Утырыш озак барды.
Нәтиҗәдә, Тимерханга, аның аркасында килеп чыккан эшләрне төзәтергә, дигән карарга килделәр.
Иң беренче ул, юлда әздән генә машина астында калмаган бала янына барды. Аннан гафу үтенде.
— Гафу ит мине, дустым. Мин бер дә дөрес эшләмәгәнмен, икенче юлы юлда бары тик кагыйдәләрне генә үтәп йөриячәкмен, — дип сүз бирде. Бүләк итеп ул аңа балалар өчен машинада йөрү өчен махсус кресло һәм караңгы вакытта юлда күренеп тору өчен яктырткычлар бирде. Камил бик шатланды.
— Мин синең юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәячәгеңә ышанам. Үзеңне сакла! — диде Камил.
— Икенче эш итеп, ул аның аркасында маңгайга-маңгай килә язган машиналарны эзләп тапты. Бәхеткә, аларга зыян килмәгән иде. Ул алардан да гафу үтенде. Аларга ул кышкы тәгәрмәчләр бүләк итте.
— Хәерле, имин юллар сезгә! Юлларда кагыйдәләрне үтәп йөрегез! — дип теләде.
Аннан соң ул КамАЗ янына китте. Бу хәл кичә булган булса да, аны әле дә чыгара алмаганнар иде. Тимерхан шунда ук көчле йөк машинасын эзләп тапты һәм, озак та үтмәде, Камазны чыгардылар. Тимерхан аңа зур, яхшы яктырта торган фаралар бүләк итте. Алар бер-берсенә имин юллар теләп, киләсе очрашуларга кадәр, дип саубуллаштылар.
Тимерханга җиңел булып китте. Ул үзенең хаталарын таныды. Үз-үзенә бүтән беркайчан да юл кагыйдәләрен бозмаска, дип сүз бирде.
Тимерхан, шәһәр машиналарына рәхмәтләр әйтеп, Мото шәһәренә юлын дәвам итте.
Ярыш башланырга бер көн калды. Әгәр тизрәк бармаса, ярышка килеп җитмәскә дә мөмкин иде, ләкин ни генә булмасын, Тимерхан тизлекне саклап, кагыйдәләрне үтәп барырга кирәклеген белә иде инде хәзер.
Мото шәһәренә килеп җиткәндә, ярыш башланырга унбиш минут кына калган иде. Шулай да аны ярышка керттеләр. Ярышка бик җитди әзерләнеп килгәннәр иде. Чемпионнар да күп булды. Тимерханга җиңел булмады. Ул бар көчен куйды. Ярыш тәмамлангач, судья җиңүчене игълан итте. Тимерхан бер мәлгә судьяның сүзләренә ышанмый торды, чөнки җиңүче итеп нәкъ аның исемен атадылар.
— Тимерхан — Зур Кубок чемпионы! Котлыйбыз сезне! Юлларда имин йөрегез! Юл кагыйдәләрен бозмагыз!
Ул үзе белән соңгы өч көндә булган вакыйгаларны күз алдыннан үткәрде. «Бер нәрсә дә юкка булмаган. Һәр булган вакыйга безне нәрсәгә булса да өйрәтә», — дип нәтиҗә чыгарды ул.
Камалиева Гайшә, Балтач районы, Балтач урта мәктәбенең 7 В сыйныфы укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев