Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге эшләре

Күңелле каникуллар

«Дәвам итәбез» бәйгесенә Актаныш районы Пучы мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Закирова Эльвинаның эше.

Айдарның каникуллары күңелсез башланып китте. Әти-әнисе аны, әбиеңә иптәш булырсың, ярдәм дә итешерсең дип, авылга кайтарып куйдылар. Ә анда эш харап, бернинди кызык юк, бала-чага да аз кайта, интернет та тотмый. Шул ишегалды уртасында ике-өч тавыгы белән әтәч кукраеп йөри дә, койрыгын болгап, аяк арасында Акбай бутала. Ничек итеп көннәрне үткәрерсең...

Әбисе сөйләве буенча, эшсезлек аркасында, авылда яшәгән кеше саны күпкә кими бара. Яшьләр зур өметләр белән шәһәргә юл ала, ә авылда бары тик картлар гына кала. Авылда балалар да күп түгел. Элек капка турыларында, яшел чирәм өстендә оныкларын багып утырган бизәкле яулыклы матур, мөлаем әбиләрнең дә күбесе юк инде. Шуңа күрә авылның киләчәге юк, дип, берничә укучысы булган мәктәпне дә ябып куйганнар, клуб та эшләми. Авылда интернет челтәре та кертелмәгән.

Айдар, берничә көн шулай балтасы суга төшкән кеше кебек, күңелсезләнеп йөрде дә, бер көнне, иртәнге чәйне эчкәч үк, Акбайны ияртеп, авылны күрергә дип, урамга чыгып китте. Урамда бүген эссе булачагы сизелеп тора иде: иртән иртүк күктә кояш кыздыра. Ул, бара-барышка әйләнеп, тирә-якка күз салды. Авыл күптән уянган, әле монда, әле тегендә авылны яңгыратып, әтәчләр кычкыра, тавыклар кыткылдый, каз-үрдәк тавышлары, ара-тирә бозау, сыер мөгрәве дә ишетелеп китә.

Авыл табигатьнең бик матур җиренә урнашкан икән: бераз читтәрәк ямь-яшел урман, иксез-чиксез тигезлектә басу-кырлар җәйрәп ята, ә авыл уртасында кояш нуры астында җемелдәп түгәрәк күл ялтырый, аның өстендә боҗраланып балыклар уйный. Айдар моны күргәч, шатланып куйды: интернет булмаса да, авылда күңелсезләнеп ятарга урын юк икән: урманга җиләк җыярга барырга, я булмаса, күл буенда коенып, кызынып ятарга, теләсәң, балык тотарга да мөмкин икән бит. 

Айдарның күзләре читтәрәк туп тибүче өч-дүрт малайга төште. Авылда балалар өчен ял итү мәйданчыгы булмаса да, малайлар футбол уйнар өчен тап-такыр, тигез урынны сайлаганнар һәм үзләре футбол мәйданчыгы ясаганнар. Ак-караны күрми уйнаган малайларның берсе, тупны тибеп тә җибәрде һәм ул Айдарның җилкәсенә шап итеп килеп тә бәрелде. Үз яшендәге ят малайны күргәч, алар шундук уеннарыннан туктап калдылар.

«Таныш булыйк: минем исемем — Айдар, ә сезнеке?» — дип, ул малайлар белән танышырга теләген белдерде. Малайлар белән танышканнан соң, Айдар шәһәрдә футбол секциясенә йөргәнен әйтте һәм үзен уенга алуны сорады. Малайлар Айдарга кызыксынулы караш ташладылар. «Ярар, һөнәреңне күрсәтеп кара», – диде малайларның берсе, кызгылт чәчле, сары сипкеллесе. Айдар футболны яхшы уйный иде, ул капкага берничә туп кертте. Малайлар аның уйнавын ошаттылар. Айдар аларны гадилеге, ихласлыгы белән дә үзенә каратты. 

Икенче көнне урман җиләге җыярга урманга барырга сүз куешып, малайлар Айдарны да үзләре белән чакырдылар. Айдар шатланып риза булды. Алар, әбәт вакыты җиткәч, шау-гөр килеп, җыйнаулашып кайтырга чыктылар. Авыл баласының җилкәсенә әти-әниләренә йорт тирәсендә булышу бурычы да салынган ич әле. Өйгә кайтканда, уен белән булышып, Айдарның да, әбисе кушкан йомышларны үтәмәгәне исенә төште. 

Әйбәт тә инде Айдарның әбисе. Тирләп-пешеп, чабып кайткан Айдарны һич тә ачуланмады, киресенчә, коймак пешереп ашатты, тәмледән-тәмле конфетлар белән сыйлады. Әбисенең тәм-томнары белән сыйланганнан соң, Айдар ишегалдына чыгып, башта тирә-юньне күзәтте. Әнә тавыклар иртән иртүк ишегалдын сырып алганнар һәм җирдән шытып чыккан яшел үләмне чүпләп йөриләр. Әлсерәп кайткан Акбай да, телен чыгарып, оясында ята. 

Әбисенең бакчасы зур. Урам ягындагы куакларда кып-кызыл булып пешкән кура җиләкләре күренә. Ул якта кояш нурлары туры төшкәнгә, тиз пешә икән җиләк – әбисе шулай ди. Арткы яктагы бакчада кара карлыган, кызыл карлыган, чия пешеп ята. Озакламый аларны да җыярга кирәк булыр. Әбисенең, зур булмаса да, бәрәңге бакчасы да бар икән.

Айдар әбисе кушкан эшләрне үтәргә кереште. Ул түтәлләрдәге чүпне утый белә иде инде. Бәрәңге бакчасында колорадо коңгызларын җыярга да өлгерде ул. Карчык кешенең бакчаны утарга, колорадо коңгызларын җыярга күзләре дә күреп бетерми, аннан башка эшләре дә күп. Кич белән Айдар әбисенә яшелчәләргә су сибәргә дә, әтәч-тавыкларны сарайга кертеп, чебешләрне ояларына җыярга да булышты. Малайның көне әнә шулай үтте. 

Икенче көнне әбисенең тәрәзә төбендә үсеп утырган песи гөлләре аша үтеп кергән иртәнге кояш нурлары Айдарны битеннән кытыклап уятты. Шунда Айдарның малайлар белән урманга барасы шып итеп исенә төште. Чәйләп алгач, ул юлга әзерләнә башлады. Әбисе урманга барганда, са-вытның кечерәген алырга кушты. Күтәреп йөрергә дә җиңел булыр, башкаларга да үз өлешләре калыр, дип өйрәтте әбисе оныгын. Айдар шулай итте дә. 
Басу капкасыннан чыгып, атлаган саен, авыл ерагая, урман якыная барды. Юлның ике ягындагы үләннәр, чәчәкләр аларны каршы алып озатып калды. Малайлар урманда каршыга очраган агачларның исемнәрен атап баралар:"— Каен, нарат, чыршы... Карама, зирек... Юкә, усак, өрәңге... Чикләвек!" Барысы да үсә икән урманда. Чикләвек куагын барысыннан да әйбәтрәк танып була, чөнки ул чикләвекле. Чикләвек куакка тигәнәк кебек сырышкан! «Тик әле өлгереп җитешмәгән», —диделәр малайлар. Малайлар җиләкле аланга тукталып, җиләк җыярга керештеләр. Җыеп та бетерерлек түгел, җиләк бик күп!

Җиләк җыйгач, малайлар кайтыр юлга чыктылар. Каршыларына шомырт, миләш, балан, гөлҗимеш, зелпе куаклары да очрады. «Зелпе куагы ишегалдын себерергә шәп ул», — диделәр малайлар. Себеркелек өчен әзерләнгән зелпе тармакларын култык астына кыстырып, алар салкын чишмәгә таба юнәлделәр. Чишмәнең шифалы суыннан авыз итеп, тамак ялгап алдылар.

Кайтыр юлда, урманнан чыгып, түгәрәк алан әйләнәсендә йөгереп аргач, алар кайчандыр яшен сугып аударган имән агачы төбе янына барып ятып ял иттеләр. Зәңгәр күктә йөзгән ак болытларга карап ятканда, Айдар үзе дә аңлап бетерә алмаган шатлык хисләре кичерде. Шундый күңелле иде аңа бу минутта. Малайның йөзе чиксез шат, күзләрендә нурлы чаткылар биешә иде. Шунысы гаҗәп: интернет, мобиль телефон, компьютер дигән төшенчәләр ничектер еракта калды. Интернет пәрәвезенә килеп эләккән, көне-төне уен уйнап утырган малай-кызларның дуслары белән сөйләшәсе дә, әдәби китаплар укыйсылары да килми башлый. Компьютер, интернет кергәнче кешеләр ничек яшәде икән? Әбисе сөйләвенчә, ул вакытта да тормыш барган, кешеләр үзара аралашкан, белем туплаган. Бөтендөнья пәрәвез челтәренә бәйләнеп, дөньяның, табигатьнең матурлыгын күрми калырга да мөмкин бит. Айдар менә шул турыда уйланды.

Әле авылда җәйге каникул дәвам итә. Авыл малайлары балыкны әллә ни эләктерә алмасалар да, Айдарны су буена балыкка, коенырга, кызынырга, җиләкле аланнарга алып баралар. Эссе җәй көннәрендә әлсерәп, уйнап, чабып арып, ачыгып өйгә кайтып егыла ул. Беренче вакытларда Айдар бик нык арый, кул-аяклары да авыртып йөри иде, хәзер исә көче артканын үзе дә сизә. Авыл малайлары белән йөгерешкәндә дә, велосипедта куышканда дә артта калмый, кайвакытта узып та китә әле. Ә футболны барысыннан да яхшырак уйный ул. Әбисе дә интернет дигән нәрсәнең булмавына көенеп яшәмәгән, авылда күңелле ял иткән, саф һава сулаган, кирәк чакта үзенә булышырга ашкынып торган оныгы өчен бик шат.

Димәк, интернетсыз да яшәп була икән бит. «Көне-төне мониторга багынып утырганчы, балачакның кадерен белеп, әти-әниләр, якыннар, дуслар белән аралашып яшәсәң, тормыш ямьлерәк һәм мәгънәлерәк булыр», — ди әбисе. Айдарның да моңа иманы камил.

Актаныш районы Пучы мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Закирова Эльвина.

Җитәкчесе: Шәрипова Гөлшат Әхмәтшәех кызы, тарих укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев