Күңелле каникуллар
«Дәвам итәбез» бәйгесенә.
Айдарның каникуллары күңелсез башланып китте. Әти-әнисе аны, әбиеңә иптәш булырсың, ярдәм дә итешерсең дип, авылга кайтарып куйдылар. Ә анда эш харап, бернинди кызык юк, бала-чага да аз кайта, интернет та тотмый. Шул ишегалды уртасында ике-өч тавыгы белән әтәч кукраеп йөри дә, койрыгын болгап, аяк арасында Акбай бутала. Ничек итеп көннәрне үткәрерсең...
Иртән күзен дә ачасы килми, бик озак иркәләнеп ятты Айдар. Әбисе кереп чакырмаса, тагы бераз ятыр иде дә, булмады. Ул бик иренеп кенә юынды, ашады да ишек алдына чыкты.
Ләкин кинәт нәрсәдер шартлады, якында гына нәрсәдер дөбердәде, зыңгылдады. Малай куркуыннан күзләрен йомды. Бераз куркуын җиңеп күзләрен ачканда, дөнья тынычланган иде инде. Курку катыш ачу белән ул юлын дәвам итте. Берни үзгәрмәгән: әнә кукраеп әтәч йөри, янында тавыклары нидер сөйли, Акбай аяк астында бутала. Күңелсез... Эх, интернет булса...
- Интернет дигәне нәрсә микән соң ул, интернет та интернет диләр.
- Белмим шул. Кызлар, әйдәгез, тизрәк бу җирне тырмалап бетерик тә, икенче җиргә күчербез. Көне буе бер җирдә таптанып булмый бит. Әтәчкәебез дә ачуланыр.
- Әйе,әйе, әйдәгез тизрәк, кызлар.
Бу ни дигән сүз булды? Кемнәр сөйләште ул? Тавыклар? Әллә колакка ишетелде инде.
- Әйдә уйныйк, әйдә дим. Басып торма инде. Кара әле, катып калды!
Миңа дәшәләр инде әллә? Хайваннар телен аңлый башладыммы? Айдар күзен бер ачты, бер йомды. Ахрысы, Акбайга ияреп урамга ук чыкты. Айдарның яңа дусты бик кызыклы әңгәмәдәш булып чыкты. Акбай малайны үзенең дуслары белән таныштырды: куян кызы Алисә, төлке малае Әмир, тиен кызы Әминә, керпе малае Зирәк һ.б. Алар бергәләп төрле уеннар уйнады, су коендылар. Вакыт сизелми дә үтте.
Айдар урманда сирәк очраучы үсемлекләр, хайваннар, кошлар турында белде. Табигатьтә хайваннар күптөрле икән. Кызганыч, алар хәзер бик аз. Шуңа аларның күбесен Кызыл китапка керткәннәр. Аерым тыюлыклар да бар икән. Бу тыюлыклар аеруча кондызлары белән танылган, ди. Урманнарыбызда кошлар да күп. Алар табигатьне бизиләр, кешеләрне матур тавышлары белән шатландыралар. Шуңа күрә аларны сакларга һәм аларга ярдәм итәргә кирәк.
Татарстан табигате үсемлекләргә дә бай икән. Калын урманнар да, тигез далалар да бар анда. Урманнарда төрле агачлар үсә. Алар арасында наратлар, имәннәр, каеннар, юкәләр. Дару үләннәре бик файдалы икән.
Айдар бик күп яңалык белде. Дару үләннәрен танырга өйрәнде, әбисе белән бергә җыйды, киптерде, кышка әзерләде. Шулай көн артыннан көн үтте. Җәй бетеп, шәһәргә китәр вакыт җитте. Айдарга бик кыен булды. Яңа дуслары «кал» дип кыстады. Малай интернетсыз да тормыш бар икәнен, авылда бик рәхәт, ямьле икәнен аңлады.
И табигать! Синең саф сулы чишмәләрең, адашырлык урманнарың, рәхәтләнеп сулый торган чиста һаваң бар. Күктә кояш елмая, болытлар йөзә, үсемлекләр үсә, кошлар сайрый, хайваннар йөри. Болар — барысы да табигать күренешләре.
Авылда бик рәхәт булса да, шәһәргә кайтырга, укырга кирәклеген дә аңлый иде малай.
Шуңа күрә дә, каникулларда кайтырга сүз биреп, юлга кузгалды.
Данис Әхмәтов, Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8нче класс укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Комментарии
0
0
Данис молодец!
0
0