Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге эшләре

Әбиләрдә кунакта

«Дәвам итәбез» бәйгесенә.

Айдарның каникуллары күңелсез башланып китте. Әти-әнисе аны, абыеңа иптәш булырсың, ярдәм дә итешерсең дип, авылга кайтарып куйдылар. Ә анда эш харап, бернинди кызык юк, бала-чага да аз кайта, интернет та тотмый. Шул ишегалды уртасында ике-өч тавыгы
белән әтәч кукраеп йөри дә, койрыгын болгап, аяк арасында Акбай бутала. Ничек итеп көннәрне үткәрерсең... 

Каникулның инде бер атнасы узды, Айдар авылга кайтканына һаман үкенеп йөри. Әбисе дә сизә, аңлый да кебек. Көн саен тәмле-тәмле ризыклар пешерә оныкларына. Ә Айратка, Айдарның абыйсына, авылда яшәве бик ошый. Көндез ул үзенең дуслары белән балыкка, су коенырга йөри, ә кичен алар бергә урамга авыл клубына чыгалар. Айрат бу жәйге каникулларны бик көтеп ала, чөнки авылны бик ярата. Айдарга гына бу авылда күңелсез һәм ямансу...

Көннәр озак узган сыман Айдарга. Ул көне буе өйдә. Ятып карый, утырып карый...

Беркөнне күрше Нәргизә апага кунаклар кайтты, алар арасында Нияз исемле малай да бар иде. Ул үзе Айдар яшендә. Авылга бик сирәк кайта торган булган һәм Айдар кебек авылны бик яратмаган. Нәргизә апа Ниязны алып, Айдарларга керде, аларны икесен таныштырды. Айдар бик сөенде, чөнки аның авылда бер дусты да юк иде. Абыйсының үз дуслары. 
Яңа танышлар бергә балыкка барырга булдылар. Бакчадагы тиреслектән суалчан казып алдылар, кармакларын барлап, сәпиләренә утырып юл тоттылар. Су буе ерак түгел иде, алар анда бик тиз барып життеләр. 

Көн бик шәп, кояш кыздыра иде. Балык берәм-берәм эләгә башлады. Бераз вакыт узгач, болар янына Марат белән Кәрим килде. Алар авыл малайлары, гел икесе генә дус булып йөриләр, кечкенәләрне кыерсытырга яраталар. Айдар бу малайларны белә, чөнки аңа әбисенең бу малайлар белән дуслашма дигәне бар иде.

Марат боларны бу жирдән куа башлады, монда шәһәр егетләренә урын юк, диде ул аларга. Ә Кәрим Нияздан көлә башлады, имеш, Нияз татар була торып, үзенең туган телен белми. Кәримгә кушылды Марат, ә Нияз ни әйтергә белми. Дөрес, Нияз татар телен начар белә, гел русча сөйләшә, ләкин ул татар телен аңлый.

Нияз сүзсез калды һәм аларга берни әйтмәде. Айдарга Ниязны мыскыл итүләре ошамады. Ул үзенен дустын яклый башлады, Марат белән Кәримгә әйтте: "Ә сез үзегез татар теленнән башка нәрсә беләсез?! Сез олыларны һәм кечкенәләрне хөрмәтли белмисез, гел яманлык кына эшләргә торасыз, өлкән кешеләргә булышмыйсыз, кешеләргә гел начарлык кына телисез. Ә Нияз ул андый тугел, сездән күпкә яхшырак, ә татар телен мин аңа бу жәй ахырына хәтле өйрәтергә сүз бирәм. Менә күрерсез, татар телен әле ул сездән дә яхшырак беләчәк."

Марат белән Кәрим сүзсез калдылар һәм Айдарга үпкәләп өйләренә кайтып киттеләр. Нияз Айдарга рәхмәт әйтте һәм шул ук вакытта ул Айдарны аның иң якын дусты икәнен аңлады. Егетләр кармакларын жыеп, сәпиләренә утырып кайтып киттеләр. Шул көннән сон Айдар Ниязны көн саен татар теленә өйрәтә башлады, Ниязга һәм Айдарга бу бик ошый иде.

Каникулларның беткәнен алар сизми дә калды. Айдар сүзендә торып, Ниязны татар теленә өйрәтте, хәтта Нәргизә апа аңа шуның өчен рәхмәтләр укыды. Нияз белән Айдарга бер- берсеннән аерылу бик авыр иде, авылны яратмаган Айдарның һәм Ниязның авылдан китәселәре килмәде. Шул көннән сон егетләр авылны ярата һәм сагына башладылар.

Камилә Гарифуллина — Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев