Якташ әдипнең исемен мәңгеләштерү
Азнакай районы Туйкә авылында М. Хәсәнов, Р. Төхфәтуллин, Һ Такташ премияләре лауреаты, дистәдән артык китап авторы, Азнакай муниципаль районының Почетлы гражданины, Татарстан республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, шагыйрь Илдус Гыйлаҗевны искә алдылар. Шагыйрьне искә алырга килгән мәртәбәле кунаклар аның каберен зиярат кылып, чәчәкләр салдылар. Ул яшәп, шунда мәңгелек йортын тапкан Туйкә авылында аның якты истәлегенә элмә такта куелды.