«Замана» балалары
Чаллының 54нче гимназиясендә эшләп килүче «Замана» театр студиясендә кунакта булдык.
Чаллыдагы 54нче гимназиягә килеп кергәч тә, каршыбызга Алмаз Шәкүров очрады. Елмаеп исәнләшкән бу егет безгә күптән таныш. Без аны баянчы Алмаз дип йөртәбез. Бигрәк актив инде ул: баянга, орекстрга, калаклар белән уйнарга да йөри икән.
— Мин бассейнга, татар көрәшенә дә йөрдем. Быел менә футболга язылдым әле, — ди үзе. Сөйләшеп бара торгач, бергәләп бер үк кабинет янына килеп туктадык. Шаккаттырды бит әле бу Алмаз. Барысына өстәп, ул шушындагы «Замана» театр түгәрәгенә дә йөри икән. Ничек өлгерә диген син?!
— Без бик күп конкурсларда катнашабыз. Әле менә хәзер Кәрим Тинчурин театры оештырган конкурска әзерләнәбез. «Зәңгәр шәл»не куябыз — диде ул бик җитди генә.
— Син нинди рольдә соң?
— Галәви булам.
Гади генә түгел
Түгәрәк җитәкчесе Зөлхәбирә Закирова безне бик җылы каршы алды. Килеп керешкә Алмаз киштәдәге дипломнарны, грамоталарны, кубокларны күрсәтә башлады.
— Бик актив шул балалар. Афәрин. Нинди генә конкурслар булса да катнашырга тырышабыз. Безнең театр түгәрәге үзенчәлекле. Аерым бер әсәрне сәхнәләштереп кенә калмыйбыз. Ә татар халык иҗатын да өйрәнәбез. Әкиятләр, уеннар, мәкальләр — барысын да бик ярата балалар. Театр аша татар телен өйрәнү, камилләштерү кызыклырак та, тизрәк тә.
— Балалар күп йөриме соң?
— Хәзер 5 төркем бар. Һәрберсендә 15шәр укучы. Атнага ике тапкыр, репетицияләр күбрәк булганда өч тапкыр да шөгыльләнәбез.
Без сөйләшеп торган арада Алмаз киштәдәге бер китапны алып:
— Ә менә моны безгә Галиәсгар Камал театры артисты Фәнис Җиһанша бүләк итте. Ул анда имзасын да куйды, — дип әйтеп куйды.
— Узган уку елында Казанда үткәрелгән «Мәңгелек шигърият» бәйгесендә 1 урынны алып кайттык. Яшь артистларыбыз Шәрык клубы сәхнәсендә Г.Тукайның «Кәҗә белән сарык» әкиятен уйнадылар. Шунда Фәнис Җиһанша дипломны укучыларга үз куллары белән тапшырды һәм менә шушы китапны бүләк итте, — дип искә алды Зөлхәбирә ханым.
Дәресләр беткәч...
Шулчак мәктәпне яңгыратып звонок шалтырады. Соңгы дәресләр тәмам. Димәк хәзер балалар түгәрәкләргә ашыгачак.
Зөлхәбирә апаның кабинетына ике бик матур кыз килеп керде. Мәликә Имамиева белән Алисә Бритькова иде алар.
Кызлар түгәрәккә яңа гына йөри башлаганнар.
— Без беренче дәрестә мәкальләр өйрәндек. Аларның нәрсә аңлатканын сөйләштек, — диделәр алар. Барысын да пөхтәләп дәфтәрләренә язып куйганнар икән.
Кызлар бик чая булып чыктылар, «Ул бик яхшы укучы» дигән җыр да җырлап күрсәттеләр. Афәрин!
Сез дә уйнап карагыз әле
Кабинетка балалар керә торды. Без дә аларның шөгыльләрен күзәтеп торырга булдык. Эш артикуляция гимнастикасыннан башланды. Аннары уен формасындагы бирем булды. Зөлхәбирә апа тупны бер укучыга бирә дә бер сүз әйтә, укучы шул сүзне әйткәч нәрсә күз алдына килә, шуны әйтә. Мәсәлән, укытучы театр ди. Бер бала сәхнә, икенче бала декорация, костюм ди... һәм башкалар. Кызык уен, сез дә уйнап карагыз әле.
Уеннан соң тагын да кызыклысы башланды: балалар безгә әкият уйнап күрсәттеләр. Нинди әкият уйныйсыларын да үзләре сайладылар. Гөлчәчәк татар халык әкиятен тагын бер кат искә төшереп алдык. Ә сезнең бу әкиятне укыганыгыз бармы?
«Койрыклар» һәм «Гөлчәчәк»
Шөгыль тәмамлангач, без берничә актер белән аралашып алырга булдык. Әдилә Шәфыйкова — төп рольләрнең берсендә, автор булып уйный.
— Мин башта бу әкияттә явыз кайнана ролен уйнадым. Хәзер менә автор булдым. Бу түгәрәккә йөрү миңа бик ошый. Мин монда төрле хикәяләр, әкиятләр белән таныштым. Бик күп табышмаклар белдем. Миңа репетицияләр, сәхнәдә чыгыш ясаулар ошый.
Гөлчәчәк ролен Элина Хатипова уйнады:
— Гөлчәчәк әйбәт кыз. Миңа ул бик ошый. Без әле «Койрыклар» әкиятен дә уйныйбыз. Мин анда — куян. Бу әкият белән республикакүләм конкурста катнашкан идек. Икенче урын алдык.
Үзе актив булганга...
Зөлхәбирә апалары үзе актив булганга түгәрәккә йөрүче укучылары да активтыр инде дип уйладык без. Күптән түгел Зөлхәбирә Абдулхай кызын ТР мәгариф һәм фән министрлыгының күкрәк тамгасы белән бүләкләгәннәр. Анда «Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклау һәм үстерү өчен» диелгән.
Зөлхәбирә апаны Чаллы мәктәпләрендә укучы балалар яхшы беләдер. Чөнки ул «Татарстан хәзинәләре» дигән шәһәркүләм программаны алып бара. Быел бу программагы 28нче сентябрьдә старт бирелде.
Түгәрәктә шөгыльләр тәмамлангач та, балалар өйләренә ашыкмады әле. Безгә телефоннарындагы бер уенны күрсәтергә булдылар. Бу — татарча уен. Ул «Габдулла Тукайный үзенчәлекле дөньясы» дип атала. Бу уенны 2021 елда «Замана» театр студиясе Милли мультфильмнар конкурсына тәкъдим иткән һәм беренче урынга лаек булган. Тагын бер тапкыр афәрин!
Уңышлар сиңа, «Замана».
Ай Кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев