Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Риф Гатауллин җырларында халкыбызның үткәне аваз бирә

Риф абый Гатауллинның көйләре төптән, тирәннән чыга, аларда халкыбызның сагышлы да, бәхетле дә үткәне аваз бирә кебек.

Асылы да, кыйбласы да булмаган, яңа заманның аңлаешсыз шаукымына кереп югалган, милли йөзен җуйган бүгенге татар эстрадасын тыңлап, күңел әллә ни рухи ләззәт кичерә алмый. Моны бер мин генә әйтмим, күпләр шул фикердә. Хәер, «шыңгыр-шаңгыр», «дөбер-шатыр» көйләргә колак күнегеп тә бара бугай. Ә күңел барыбер көтә: җырның сүзләреннән дә, көеннән дә мәгънә эзли.

Шул чакта классик музыка мәктәбен узган, халык көйләреннән килгән аһәңне, атаклы композиторларыбыздан калган таләпчәнлекне һәм профессиональлекне кабул иткән Риф Гатауллин, аның серле дә, моңлы да көйләренең шифалы тәэсирендә туган җырлар хәтердә яңара.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, Һәвәскәр татар композиторлары берлеген оештыручы һәм аның рәисе Риф Хоббула улының «Серле йөрәк» (Мөдәррис Әгъләм сүзләре), «Ялгыз көймә» (Фәннур Сафин сүзләре), «Гармун алыйк әле, дускай!» (Габделхак Шакиров сүзләре), «Табыйк шундый бер җыр» (Илдар Юзеев сүзләре), «Әйттең миңа...» (Фәнис Яруллин сүзләре) һ. б. халык күңелендә матур яшьлек истәлеге булып сакланган, күңелле мәшәкатьләр генә хөкем сөргән чорларны хәтерләткән әсәрләре профессиональ татар җыр сәнгатенең зур өлешен тәшкил итә.

Арада балалар өчен махсус иҗат ителгән «Без биибез» (халык сүзләре, Нәкый Исәнбәт эшкәртүендә), «Кызыклы шәкерт» (Габдулла Тукай сүзләре), «Бер атнада җиде көн» (Гөлшат Зәйнашева сүзләре), «Хушлашабыз бакча белән» (Роберт Миңнуллин сүзләре), «Минем җырлыйсым килә» (Лена Шагыйрьҗан сүзләре), «Әниемә сыенам» (Лиана Әмирханова сүзләре) һ.б. шаян да, мәгънәле дә, милли дә, аһәңле дә булган җырлар бар.


Риф Гатауллин – заманында Казан музыка училищесын, соңрак Казан дәүләт консерваториясенең вокал, аннары композиция бүлеген тәмамлаган шәхес. Ике йөздән артык җыр, симфонияләр, төрле цикллар, спектакльләргә язылган музыкаль әсәрләр авторы. 
Риф абыйның көйләре төптән, тирәннән чыга, аларда халкыбызның сагышлы да, бәхетле дә үткәне аваз бирә кебек. Халыкчанлык белән янәшә чын осталарча профессиональлек атлый. Болар икесе дә бик мөһим. Моңа заман ритмын дөрес тою хисе дә өстәлә, бусы инде – күңел чисталыгы, уйлар киңлеге, фикерләр дөреслеге белән бәйле.
– Тау башыннан тау астына кадәр сузылган бер урамлы кечкенә генә авыл булса да, туган авылым (Югары Ослан районы Яңа Болгар авылы. – Л. Ш.) бик матур урынга, урман култыгына урнашкан. Безнең йорт тау башына салынган. Идел, кичләрен Казан утлары балкып күренеп тора. Безнең яклар – гомер-гомергә бакчачылык белән дан тоткан як. Җимеш агачлары, алмагачлар, чияләр бик күп үсә. Болай да матур булган туган авылым яз көннәрендә, бакчалар шау чәчәктә вакытта, әкияти бер гөлбакчага әверелә, әйтерсең лә хуш исләр аңкытып торган ап-ак болытка чорнала. Менә шундый матурлыкта үстем мин, – дип искә ала Риф абый.
«Ачык милли колориты, лирик аһәңе, әсәрләренең татар халык авыз иҗатына нигезләнүе, нәфис музыка теленең мөмкин булган заманча чараларының урынлы кулланылуы – композитор Риф Гатауллинның иҗади йөзе менә шундый» – дип язган иде күренекле композитор, Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ринат Еникеев.
Соңгы елларда Риф Гатауллин җырларының бер өлеше китаплар булып та басылды, үз укучысын, җырчысын тапты. «Әйттең миңа...» (2014), «Балачакның җырлы мизгелләре» (2018), «Минем җырлыйсым килә = Я хочу петь» (2021). Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә үзешчән композиторлар язган әсәрләр ноталары белән «Сезгә нинди җыр кирәк?» (2020) җыентыгына тупланып дөнья күрде. Ике йөзгә якын җыр урын алган бу китапның төзүчесе һәм кереш сүз авторы – Риф абый.
Халкыбызның күренекле улы, талантлы көй остасы, җырларында туган телен, ватанын биеккә күтәргән, ата-бабалардан килгән гореф-гадәтләргә һәм мәхәббәт, яхшылык, сафлык, изгелек кебек югары кыйммәтләргә дан җырлаган, халкы өчен җан атып йөргән Риф Гатауллин әле дә илһам һәм моң дөньясында кайный. Без бергәләп иҗат иткән «Туган телем» җырының II «Яңа татар җыры» бәйгесендә «Иң яхшы балалар җыры» номинациясендә беренче дәрәҗәгә лаек булуы әлеге сүзләрне тагын бер тапкыр дәлилли.
Киләчәктә дә Риф абыйга исәнлек-саулык, яңадан-яңа уңышлар һәм үрләр, озын-озак иҗади гомер телисе килә!

Ленар Шәех, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев