Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Яшь каләмчеләр «Гамил Афзал»га җыелды

Бик кызыклы бәйрәмдә булырга туры килде әле безгә – Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында Гамил Афзал исемендәге «Яшь каләмчеләр» Республикакүләм иҗат фестивале узды.

Бөтен яклап кызыклы фестиваль инде бу. Бердән, бөтен республикадан иҗади балаларны үзенә җәлеп итүче чара. Икенчедән, Актанышның бу гимназиясе үзе дә талантларга искиткеч бай, шаккатмалы уку йорты, һәм өченчедән – Актанышта әдәбиятка-мәдәниятка игътибар зур булуын тагын бер кат раслады ул.

Көмеш кыңгыраудан – мастер-класс

Бик зәвыклы ачылу тантанасыннан һәм Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов сәламләгәннән соң фестиваль кунаклары өчен шагыйрьнең туган авылы Такталачыкка сәфәр оештырылды.

Ә без – «Ялкын» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин, шагыйрә Эльмира Җәлилова һәм мин – «Көмеш кыңгырау» газетасы  баш мөхәррире Ризидә Гасыймова фестивальгә килгән балалар өчен мастер-класслар уздырдык. Кызык очрашу булды бу минем өчен. Чөнки балалар барысы да инде каләм чарлап – шигырь, әкият язып караган. Һәм күбесе «Көмеш кыңгырау» белән дә таныш. Кыскасы, уртак темалар күп булды безнең.

Стелага Ләбиб Лерон да өстәлде!

Аннары инде бөтен фестиваль дигәндәй Актанышның мәдәният паркына җыелды. Тукай исемендәге премия лауреатлары стеласын быелгы лауреат – Ләбиб Лерон исеме белән тулыландыру тантанасы иде бу.

Кем әйтмешли, герой үзе дә биредә. Кунаклар арасында Вахит Имамов, Илфак Ибраһимов,  Факил Сафин, Камил Кәримов, Айгөл Әхмәтгалиева, Лилия Гыйбадуллина, Данил Салихов, Әлфия Ситдыйковалар да бар.  Шул арада стела янына укытучылар, балалар да җыелып өлгерде. Тантана Актаныш җыр һәм бию ансамбле чыгышлары белән үрелеп барды.

Ә әлеге ансамбль турында нәрсә әйтсәк тә аз инде. Искиткеч алар!

Сәләтлеләр гимназиясе

Һәм тагын... «Сәләтле балалар гимназиясе» юкка гына сәләтле балалар гимназиясе дип аталмый икән бит ул, җәмәгать. Монда бик булдыклылар укуына тагын бер кат ышанырга туры килде. Җыр-биюне әйтеп тә тормыйм. Кул эшләренә дә оста икән бит биредә укучы егетләр-кызлар.

Әйтик, Әмирова Азалия төрле төстәге гап-гади пакетлардан... аллы-гөлле чәчәкләр ясый икән.

Галимҗанова Ясмин әнә курчаклар коллекциясе әзерләгән: татар курчагы да бар, чуваш курчагы да, рус курчагы да.

Әминә Гаянова милли чигелешләр белән сумкалар тегә.

 

Егетләр әнә агачтан сувенирлар, уенчыклар, тренажерлар ясаганнар. Үзе йөри һәм каршылыкларны әйләнеп уза торган робот-машиналар ясаучылар  да бар.

«Шаян ТВ» дигән медиастудияләре дә бар хәтта!

Мәктәптә «Ак җилкән» дигән газета нәшер ителүе турында әйттек микән әле?

Һәм иң мөһиме – проектлары турында ялт итеп сөйләп тә бирәләр бит алар.

Ралифка – Гран-при!

Иң соңыннан «Яшьләр каләмче» фестивале җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булды. Фестивальгә быел 114 эш килгән. 27 эш призлы урыннар яулады. Иң яхшы шигырьләр сәхнәдән дә укылды.

 

Гран-прига исә Актаныш гуманитар сәләтле балалар гимназиясе укучысы Ралиф Гыйздатуллин лаек дип табылды.

«Ике дистә ел дәвамында Актанышның әдәби брендына әйләнгән Гамил Афзал фестивале бик күп яшьләргә канат куйды, Ленар Шәех, Лилия Гыйбадуллина кебек шагыйрьләр үстерергә мөмкинлек бирде», – дип сөйләде Актаныш районы башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов. Һәм тагын бер кат басым ясап әйтте: «Район җитәкчелегенең дә, гимназиянең дә максаты бер – татар дөньясына мәдәни мирасны саклап калырлык шәхесләр, ягъни милли лидерлар үстерү...»

Алар моңа ирешәләр дә бит!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев