Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Хы­ял йор­ты»: уңыш 100%

Әт­нә те­ат­ры­на ба­рып, «Хы­ял йор­ты» дип исем­лән­гән спек­так­ль кү­реп кай­ту бә­хе­те­нә иреш­тем. Һәм шуны аңладым: хы­ял­ла­ну­га ка­ра­ган­да хы­ял­лан­мау күп­кә зы­ян­лы.

Иреш­тем дип әй­тү ма­тур яң­гы­ра­са да, асыл­да «и­реш­тер­де­ләр». Ха­кый­кать як­лы бу­лып шу­ны әй­тә алам, бу төр кү­ңел ачу­ның ини­ци­а­то­ры мин тү­гел идем. Алай гы­на да тү­гел, ми­ңа тәкъ­дим ител­гән әле­ге мөм­кин­лек­тән бө­тен­ләй ваз ки­чәр­гә уй­ла­ган идем. Им­ти­хан­нар ал­дын­нан, «у­рак өс­тен­дә» бу­ла то­рып, бу га­мәл­не ни­чек ак­лар­га икә­нен һич аң­ла­ма­дым. Берь­як­лы фи­кер­нең бик үк дө­рес тү­гел икә­не­нә үзем­не инан­дыр­гач, ни­һа­ять, мин мон­да.

«Хы­ял йор­ты»н яшь­ләр өчен иң ях­шы спек­такль дип са­нау хак. Эч­тә­ле­ге­нә кил­гән­дә, би­ре­дә Са­ла­ват ди­гән егет ур­ман эчен­дә ял йор­ты оеш­ты­рып, кыз­лар­га ре­а­ли­ти-шоу тәкъ­дим итә. Әле­ге эш­тә аңа дус­ла­ры: Ид­рис, Нәф­кать, Ай­дар бу­лы­ша. Дө­рес­лек­тә хы­ял йор­ты кем­нәр­не кар­шы ала­чак? Мах­сус кас­тинг­ны үт­кән кыз­лар ара­сын­да «а­выл егет­лә­ре»­нең та­ныш­ла­ры, бәл­кем күп­тән күз атып йөр­гән гү­зәл зат­ла­ры бу­ла. Иде­я­гә якын­рак ки­леп: би­ре­дә алар сөй­гән­нә­ре­нең игъ­ти­ба­рын җә­леп итәр өчен тир тү­гә­ләр. Әм­ма хәй­лә бу­ен­ча, ки­ре­сен­чә ки­леп чы­га. Ин­де «хә­зер­ге го­рур егет­ләр»­не кыз­лар  үз­лә­ре­нә ка­ра­та алыр­мы?

Сю­жет үзе­мә бик үзен­чә­лек­ле бу­лып то­ел­ды. Җыр-моң яра­ту­чы бу­ла­рак, му­зы­каль пос­та­нов­ка­лар ни­ге­зен­дә эш­лә­нүе дә оша­ды. Күз­ләр­не дә ир­кә­ли, ко­лак­лар­ны да үп­кә­ләт­ми ди­гән­дәй.

Әле­ге спек­такль­нең премь­е­ра­сы  уз­ган ел­ның 27нче ма­ен­да чык­кан иде. Ан­нан соң ин­де бай­так куйдылар. Бү­ген­ге ку­е­лыш­та ха­лык са­ны­ның ча­гыш­тыр­ма­ча аз бу­лу­ын шу­ның бе­лән аң­ла­тыр идем. Та­ма­ша­чы­лар ара­сын­да күб­рәк әби-апа­лар, алар­га ия­реп кил­гән абый­лар, ба­бай­лар бар. Яшь­ләр­нең аз бу­луы бе­раз га­җәп­лән­дер­де. Бәл­кем бу оч­рак­лы гы­на шу­лай ки­леп чык­кан­дыр ди­гән уй бар. Ни ге­нә бул­са да, нә­ти­җә бер: «Хы­ял йор­ты» һәр­кем­не янә­дән го­мер­нең иң гү­зәл чо­ры­на, саф яшь­лек­кә алып кай­тыр­га сә­ләт­ле. Үз фи­кер-ка­рар­ла­ры­быз­га янә ху­җа бу­лып кил­гән, тәҗ­ри­бә җит­ми­чә, нин­ди­дер адым ясар­га кур­кып тор­ган ва­кыт та, ки­нәт ка­дер­ле бу­лып кит­те. «Яшь чак – юләр чак» дип юк­ка гы­на әйт­ми­ләр­дер. 

Сү­зем­не тө­гәл­ләп шу­ны әй­тер­гә те­лим: хы­ял­ла­ну­га ка­ра­ган­да хы­ял­лан­мау күп­кә зы­ян­лы. Хы­ял­ла­ну гы­на без­не ма­тур эш­ләр­гә этә­рә. Үз ал­ды­гыз­га куй­ган мак­сат­лар­га туг­ры ка­лып яшә­гез. Шул ва­кыт­та сез дә, би­ре­дә­ге Са­ла­ват ке­бек, үз ди­гә­не­гез­гә ире­шер­сез, бәл­кем бер гү­зә­ле сез­гә дә, би­та­раф кал­мас әле.

Аза­лия Са­би­то­ва, Ар­ча ра­йо­ны, Ашыт­баш мәк­тә­бе, 9нчы сый­ныф.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев