Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Хәвефсез тәгәрмәч» — иминлек юлдашы

Яр Чаллыда «Хәвефсез тәгәрмәч» бөтенроссия конкурсының шәһәр этабы узды. Анда район турларында җиңү яулаган иң шәп 12 команда катнашты. 14нче Балалар һәм яшүсмерләр үзәге кырмыска оясыдай гөж килеп торды ул көнне. Шулкадәр җитез, бердәм, тырыш, тапкыр, ягымлы икән ул яшь юл инспекторлары!

Яр Чаллыда «Хәвефсез тәгәрмәч» бөтенроссия конкурсының шәһәр этабы узды. ЮХИДИ, мәгариф идарәсе һәм «Алдынгылар хәрәкәте» җирле бүлеге белән берлектә оештырылды ул. Анда район турларында җиңү яулаган иң шәп 12 команда катнашты. 
14нче Балалар һәм яшүсмерләр үзәге кырмыска оясыдай гөж килеп торды ул көнне. Шулкадәр җитез, бердәм, тырыш, тапкыр, ягымлы икән ул яшь юл инспекторлары!
Бәйге башланганчы, кайберләре белән якыннанрак танышырга да өлгердек. Иң элек яз кояшыдай көләч йөзле малайлар-кызларга күзебез төште. Балкып торалар! Үзләре шаян, үзләре тыйнак! 
Таныш булыгыз: 46нчы мәктәпнең 4Б сыйныфы укучылары, «Экипаж» отряды инспекторлары — Әмир Кәримов, Вилдан Ибраһимов, Карина Мәрданова, Мария Фадеева. 
1нче сыйныфтан ук юл иминлеге сагында бу сөйкемле балалар. Һәммәсе дә «4» һәм «5» билгеләренә генә укыйлар. Җитмәсә, малайлар — футболчылар, кызлар йөзүчеләр икән. Өстәвенә, Әмир йөгерү белән дә шөгыльләнә. Вилдан яшь рәссам булып чыкты. «Сезгә дә рәсемнәремне җибәрермен әле», — диде ул. Карина исә бию түгәрәгенә йөри, төрле халыкларның милли биюләрен башкара. Мария кул эшләрен һәм рәсем сәнгатен якын күрә. 
«Бүгенге бәйгедә беренче урын сезнеке булыр инде! Мондый сәләтле һәм булдыклы яшь инспекторлар җиңү яуламый калмас», — дип, ихластан уңышлар теләдек яңа дусларыбызга. Һәм, ни хикмәт, «Экипаж» командасы гомуми зачётта 1нче урынга лаек булды!

Яшь инспекторлар алты станциядә көч сынашты: «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүчеләр», «Беренче ярдәм күрсәтү нигезләре», «Автошәһәрчек», «Велосипедта фигуралы йөрү», «Тормыш иминлеге нигезләре» һәм «Юл иминлегенә багышланган иҗади визиткалар». 
Балалар һәрбер сынауга җитди карадылар, әмма биремнәрне зур ышаныч белән, җиңел үтәргә тырыштылар. Кемнәргәдер сорауларга җавап табу өчен 2-3 минут җитте, кайберәүләр ярты минутта ук 10 сораулы имтиханны җиңеп чыкты!
57нче гимназиянең 3нче сыйныф укучылары Гүзәл Зәкиева һәм Сабина Исмәгыйлева 1нче сыйныфтан яшь юл хәрәкәте отрядында. «Хәвефсез тәгәрмәч» конкурсында беренче тапкыр катнашалар. (Кызганыч, отрядның җитез егетләре фотога эләкмәгән...) Алар «Автошәһәрчек», «Велосипедта фигуралы йөрү» станцияләрендә шәхси зачетта җиңүче булдылар.
21нче мәктәпнең «Юные пешеходы» — «Яшь җәяүлеләр» отряды иҗади станциядә команда зачетында җиңү яулады. Алар — 4А сыйныфыннан Аяз Миргаязов, Сафина Галиева һәм 3А сыйныфыннан Радель Савганов, Алиса Шайгалләмова. Юл иминлеген саклаучылар гына түгел бу малайлар-кызлар. Аяз белән Радель футболчылар да әле. Сафина җырларга ярата. Алиса — яшь рәссам.
19нчы мәктәпнең «Радар» командасы – 4Б сыйныфы укучылары Лилиана, Мәликә, Данияр, Булат — "Велосипедта фигуралы йөрү«дә уңышлы чыгыш ясадылар. Ә «Тормыш иминлеге нигезләре» станциясендә команда зачетында җиңүгә ирештеләр.
Төрле станцияләрдә 19нчы, 21нче, 30нчы, 39нчы, 41нче, 46нчы, 57нче, 61нче мәктәп-гимназияләр, 14нче Балалар һәм яшүсмерләр үзәге, 1нче Балалар һәм яшьләр иҗат сарае отрядлары алдынгылыкны бирмәде.
Гомуми зачет буенча, әйткәнемчә, 1нче урынны 46нчы мәктәп командасы яулады, 2нче урында — 14нче Балалар һәм яшүсмерләр үзәге, 3нче урында — 1нче Балалар һәм яшьләр иҗат сарае.
Җиңүчеләргә «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Конкурсның республика этабына биш команда барачак. Андый бәхет 46нчы, 30нчы, 57нче мәктәп-гимназияләргә, 14нче Балалар һәм яшүсмерләр үзәгенә һәм 1нче Балалар һәм яшьләр иҗат сараена елмайды. Афәрин! Яңадан-яңа үрләр һәм җиңүләр юлдаш булсын, дуслар! Хәерле, имин юллар!

Сүз уңаеннан
Илебездә беренче яшь юл хәрәкәте отрядлары 1973 елда оеша. Ун ай эчендә 14 мең отряд төзелә.
Яшь юл инспекторларының беренче бөтенроссия слеты 1975 елда «Орленок» пионерлагеренда уза. Анда 72 төбәктән 870 иң яхшы яшь инспектор катнаша.
Яшь велосипедчы-инспекторларның «Хәвефсез тәгәрмәч» конкурсы 1982 елдан бирле ел саен уздырыла. 
Бүгенге көндә Россиянең 88 төбәгендә 35 мең яшь юл хәрәкәте отряды оешкан. Алар барысы 8-16 яшьлек 465 мең яшь инспекторны туплаган.

Лариса Шәемова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев