Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Тукай мөхтәсибәте балалар өчен табигатьтә ял оештырды

Тукай районы мөхтәсибәте балаларны Яңа поселогы янындагы урман аланына алып чыгып ял итү чарасы оештырды.

 

5-6нчы август көннәрендә Тукай районы мөхтәсибәте балаларны Яңа поселогы янындагы урман аланына алып чыгып ял итү чарасы оештырды. Походка балалар әтиләре белән төн кунарга әзерләнеп барды. Мөхтәсибәтнең яшьләр бүлеге оештырган чарага балалар Түбән Суык-Су, Борды, Теләнче-Тамак, Җирекле, Күзкәй, Кече Шилнә авылларыннан җыелды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.

Ике көн дәвамында 11 бала олылар ярдәмендә ашарга пешерергә утын туплады, палаткаларны урнаштырды, аш-су әзерләде, вәгазь тыңлады, бергәләп намаз укыды, скалолазание буенча мастер-класста катнашты. Мастер-классны туризм буенча спорт мастерына кандидат булган Айнур Гәрәев үткәрде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, табигать кочагына ял итәргә чыккан балалар очраклы рәвештә сайлап алынмады: алар арасында махсус хәрби операциядә катнашучыларның, физик сәламәтлеге чикле булган һәм күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче балалар бар.

“Быел әлеге чара беренче тапкыр гына үткәрелде, киләсе елларга аны киңәйтеп, тагын да зуррак форматта үткәрергә ниятлибез”, – диде Тукай районы мөхтәсибенең яшьләр белән эшләү ярдәмчесе Рәфгать хәзрәт Гәрәев.

Фото https://tatar-congress.org

Сәлмән Исмәгыйлев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев