Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Туфанлы мәктәп

Туфан Миңнуллинның яраткан портреты – Чаллының 29нчы гимназиясендә.

29нчы гимназия турында:

  • 1977 елда рус мәктәбе буларак ачылган
  • 1997 елдан татар гимназиясе статусы алган
  • Этнокласслар бар (мөселман балалары укый)
  • Бүген монда 730 бала укый, 41 педагог эшли
  • Химиягә ак халат кимичә керергә ярамый
  • Гимназиягә 45 ел!
  • Ашханәдә халәл туклану


Туфан Миңнуллин

Туфан Миңнуллин нинди портретын яраткан дип беләсез? Аның өендә ясалып бетмәгән портреты эленеп торган. Туфан абыегыз аны әнә шулай ясалып бетмәгән көе яраткан, рәссамга ясап бетермәскә кушкан. Хәзер бу портретның күчермәсе Чаллыдагы 29нчы гимназиядә эленеп тора. Биредә Туфан Миңнуллин исемендәге музей бар.

Гомумән, бу гимназиядә Туфан Миңнуллин исеме белән бик еш очрашырга туры килә. Гимназия каршындагы сквер да аның исемен йөртә. Уку йортына килеп кергәндә ишек өстенә зур итеп «Әгәр дә милләтне көчле итеп, бөек итеп күрәсең килә икән, иң беренче булып аның көчен таны, шул милләтнең баласы булуың белән горурлан» диеп язылган. Бу канатлы сүзләрнең авторы да Туфан Миңнуллин. Балалар бусагадан ук аның белән җитәкләшеп керә кебек. Гимназиядә 4 ел рәттән Туфан Миңнуллин исемендәге төбәкара фәнни-гамәли конференция уздырыла. Ул төрле юләнешләрдә бара. Гимназиягә Туфан Миңнуллин исемен бирсәләр, бик тә туры киләчәк икән.

Музей

Туфан Миңнуллин исемендәге тарихи-биографик музей 2017 елда ачыла.

 – 2016 елны театр түгәрәге белән Казан шәһәренә Туфан Миңнуллин исемендәге конференциягә бардык, – дип искә ала гимназиянең оештыручы-педагогы Эльвира Харисова. – Шунда «Театр яктылыкка, нурга илтә» дигән номинациядә беренче урын алдык. Бу чарада Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия ханым да бар иде. Аның янына килеп: «Гимназиябездә сезнең әтиегезгә багышланган музей ачарга телибез», дидек. Ул хуплап алды.

Музейда Туфан абыйның шәхси әйберләре саклана. Монда аның күзлеге, галстугы, ручкасын күрергә була. Балалар иҗаты дигән стенд та бар. Аны Әлфия Миңнуллина ясарга тәкъдим иткән. Туфан Миңнуллин балалар белән очрашырга бик яраткан. Нинди генә очрашуга барса да балалар аңа үзләренең рәсемнәрен биреп җибәрә торган булганнар. Өйдә ул аларны стеналарга элеп куя торган булган. Шулай ук музейда Туфан Миңнуллинның язу өстәлен дә күрергә була.

Журналистлар, артистлар...

29нчы гимназия укучыларының шәп артистлар икәнен беләбез. Алар уйнаган спектакльләрне күрсәгез, тел шартлатып куячаксыз.  Яшь артистлар «Сәйяр» республикакүләм балалар һәм яшүсмерләр театр фестиваленең даими җиңүчеләре. 2016 елда 1нче урын, 2017 елда – 2нче урын, 2018 елда – гран при алганнар. 2021 елда кабат беренче урынга лаек булганнар.

Биредә журналистика түгәрәге дә эшлә килә. Анда 15 бала йөри. Бу түгәрәкне татар теле укытучысы Зәлифә Галиева җитәкли.

–  1997 елдан бирле «Гимназия сулышы» дигән газета чыгып килә. Укучыларга нинди тема бирсәң дә язалар. Балалар бик иҗади. Алар белән эшләргә генә кирәк. Редакторыбыз – Азалия Солтанова, – дип сөйләп алды Зәлифә ханым.

«Заман» шаккаттыра

Монда 20 елдан артык бик көчле бию түгәрәге эшләп килә. 60лап бала бию белән шөгыльләнә. Нинди генә биюләр куймыйлар. Нинди генә конкурсларда катнашмыйлар алар. Түгәрәк җитәкчесе – Рәсүлә Фәтхлисламова.

«Заман» видеостудиясен гимназиянең фишкасы дип әйтсәк тә буладыр. Студия узган ел «Милли мультфест» республикакүләм балалар кинофестивалендә 1нче урынга лаек булган иде. Бу хакта газетада да язып чыктык. Студиядә балалар татар телендә фильмнар, гимназия яңалыклары төшерәләр. Аларны балалар үзләре ВК төркеменә урнаштырып та баралар икән.

Болардан тыш гимназиядә милли көрәш, гарәп графикасы, шахмат, робототехника түгәрәкләре дә эшли.

Биеп кенә йөрмиләр

Менә ичмасам, гимназия бу, гел биеп, театр уйнап, кино төшереп кенә йөриләр икән дип уйлыйсызмы? Болар барысы да икенче урында. Ә беренчесендә, билгеле – уку һәм милли тәрбия. Гимназиягә кергәндә бер төркем ак халатлы кешеләр үтеп китте. Бу өлкән сыйныф укучылары химиягә ашыгалар. Дәрескә ак халатсыз керергә ярамый икән. Химия, биология кабинетлары махсус җиһазландырылган. Гимназияне тәмамлап чыгучыларның күбесе педагогоия, медицина өлкәсен сайлый. Һәм алар барысы да диярлек бюджетта укый. Бу инде күрсәткеч, шулай бит.

Тәрбия дигәндә, монда милли тәрбиягә басым ясала. Гимназиянең үзенчәлеге – этнокласслар. Аларда мөселман балалары белем ала.

Сабак туе

Сабан туедыр дип төзәтергә ашыкмагыз. Бу чыннан да Сабак туе. Ул гимназиянең матур традициясе. Аны уку елы ахырында уздыралар. Бу бик күңелле бәйрәм. Чарада уку алдынгылары, спорт, мәдәният өлкәсендә уңышлар яулаган укучылар бүләкләнә, әти-әниләргә дә рәхмәт хатлары тапшырыла. Аннары төрле-төрле спорт уеннары була икән.

Тагын бер матур традиция – Гимназия көне. Ул һәр ел 27нче ноябрьдә үтә. Бу көнне беренче классларны гимназистларга кабул итәләр. Балалар нинди дә булса әкиятне сәхнәләштереп күрсәтәләр. Аларга директор «белем учагы» һәм «гимназист таныклыгы»н  тапшыра.

Менә шундый шәп уку йорты ул – 29нчы гимназия.

Ай Кызы. 

Гимназиядә укыган танылган кешеләр:

Җырчылар – Руслан Кираметдинов, Ильшат Хәмәдиев, Вероника Кузнецова, автор башкаручы – Илгиз Шәйхразиев, артист – Ләйсән Гатауллина, телевидениедә алып баручы – Динар Хуҗин, танылган спортчы бертуган Хәмидуллиннар һәм башкалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев