Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Түбән Камадагы «Велики» паркы һәм веломузей белән танышып кайттык

Урра, ниһаять, без Түбән Камадагы «Велики» паркы һәм веломузей белән танышып кайттык, дуслар. Күптән хыялланып йөри идек. Шәп сәяхәт булды ул!

Әкияти шәһәрчек

«Велики» паркын балалар автошәһәрчеге, дип тә йөртәләр. 1986 елда ук төзелгән ул. Ачылганнан бирле, балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү өчен бик шәп мәйданчык булып торган. Яшь юл инспекторларының яраткан «утравы». Монда аларның уку корпусы да урнашкан. Юл иминлегенә багышланган бик күп чаралар нәкъ менә шушы паркта уздырыла.

Моннан 5-6 ел элек аны бик матур итеп яңартканнар, һәм автошәһәрчек «Велики» дигән гаилә паркына әйләнгән. Анда юл иминлеге нигезләрен өйрәнергә дә, ял итәргә дә бик уңайлы шартлар тудырганнар.

Ул әкияти Голландиягә охшаган, диләр. Чыннан да, паркта урта гасырлардагы Европа стилендә йортлар, әкияти күпер, «җил тегермәне», «вокзал» һәм «поезд» да күрергә була. Үзенчәлекле фотосессия өчен дә бик кызыклы урын бу.

Әлбәттә инде, велосипедта һәм самокатта йөрергә дә күп санлы юллар төзелгән. Безгә дә самокатта, великта элдергән малайлар-кызлар очрады. Юмарт кояш кыздырыпмы-кыздыра, ә җитез яшь велосипедчылар гүя җилләр белән ярыша.

Бердәнбер веломузей

Ул «Велики» паркында урнашкан. Анда килеп керүгә, велосипедлар патшалыгына чумасың. Менә сиңа тамаша! Нинди генә великлар юк монда…

Безне Балалар өчен өстәмә белем бирү үзәге педагогы Белоусова Лидия Геннадьевна якты йөз белән каршы алды. Җәйге каникулларда музей хуҗабикәсе булып калган ул.
Экспонатлар белән таныштыра гына башлаган иде, берничә бала килеп керде. Түбән Камадагы «Нур» театр студиясенә йөрүче кызлар — Виктория, Сәидә, Ралина икән.

Алар белән танышкач, тагын да күңеллерәк булып китте. Җитәкчеләре Кашапова Миләүшә Хафиз кызы белән гапләшеп алдык. «Нур» — аның шәхси студиясе. Балалар җәйге сменага йөри. Бу көннәрдә ата-аналар өчен Пушкин әкиятләре буенча спектакль әзерлиләр икән. Төрле кул эшләре белән шөгыльләнәләр, мастер-классларда катнашалар. Шәһәр тарихы музеена, Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театрына, «Мирас» мәдәният сараена да барганнар. Кыскасы, җәйге яллары бик мавыктыргыч үтә кызларның. Менә бит, «Көмеш кыңгыру» тагын яңа дуслар тапты.

Музейга керү бушлай. Анда халык өзелми. Төрле яшьтәгеләр, гаиләләре белән, сыйныфлары белән, 30 кешелек төркем белән дә киләләр. Владимир, Пермь, Йошкар-Ола, Санкт-Петербург, Киров, Башкортостан һәм Татарстанның төрле төбәкләреннән килүчеләр бар.

Веломузей 2019 елның 7 июлендә ачылган. Биш ел эчендә шактый экспонат тупланган. Мин 47не санадым! Һәрберсе турында мәгълүмат язылган. СССР чорындагы легендар «ЗИФ», «Урал», «Турист», «Салют», «Уралец», «Кама», «Друг», «Амиг», «Школьник», «Космос» великлары күзгә ташланды. Миңа да 11 яшемдә әтием өр-яңа «Салют» велосипеды бүләк итте. Иң бәхетле көннәрнең берсе иде ул. Классыбыз белән велосәяхәтләргә чыктык. Бик күңелле чакларны искә төшерде музей.

Зур тәгәрмәчле цирк велосипеды, ике көпчәкле хәрби велосипедлар, Төркия, Швейцария, Германия, АКШ, Голландия, Финляндия, Франция, Кытай илләренең төрледән-төрле үзенчәлекле велосипедлары игътибарны җәлеп итте. Шулай ук значоклар, маркалар, постерлар, открыткалар, дисеңме…

Китаплар күргәзмәсе дә оештырылган. Анда музей ачуда җан атып йөргән күренекле велосәяхәтче Илдус Чанышевның «За счастьем на велосипеде» («Велосипедта бәхет артыннан») дигән бик шәп китабы да урын алган. Ул 17 ай велосипедта дөнья буйлап сәяхәт итә. 13 ил аша уза. Әлмәт шәһәренә кайтып җиткәч, аңа Кытай, Англия, Германия һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән велосипедчылар да кушыла…

Илдус Чанышев үзенең коллекциясеннән музейга ике гаҗәеп экспонат бүләк иткән. Берсе — дөньядагы иң беренче велосипедның прототибы. Педальсез, агач великны 1817 елда Карл фон Дрез уйлап тапкан. Икенчесе — ике урынлы велосипед-тарантас. Аны йөгерү өчен машина, дип атаганнар.

Өч тәгәрмәчле «Конь педальный» (Педальле ат») балалар велосипеды СССР заманында бик популяр булган. Чагыштырмача бик кыйммәт торган. Бер айлык хезмәт хакы 80 сум булса, мондый велик 22 сум тирәсе. Ул 1950-1980 елларда хәрби һәм металл эшкәртү заводларында чыгарылган.

АКШта ясалган заманча «Танго» тандемында ике кеше йөри ала. Аның ике руле, ике утыргычы бар. «Киң канатлары» киемне пычранудан саклый. Сукыр велоспортчылар да шушы велосипедта ярыша.

Дөньядагы иң кечкенә велосипедның озынлыгы — 8,4 сантиметр, киңлеге (педаль кырыйлары арасы) — 16,5 сантиметр, биеклеге — 16,1 сантиметр. Россиянең Рекордлар китабына кертелгән. Бу казаныш 2019 елның 15 сентябрендә Мәскәү шәһәрендә теркәлгән.

Ике тәгәрмәчле «Bisan» велосипедын бөтен дөньяда беләләр. Ул — Төркиянең Мәрмәрис шәһәреннән килгән бүләк. 1963 елдан бирле чыгарыла. Велосәяхәтләр өчен бик уңайлы.

Музейның иң озын велигы — дүрт урынлы «Квартет» тандемы. Россиядә эшләнгән. Гаилә яки дуслар белән сәяхәт итү өчен менә дигән транспорт чарасы. Сүз уңаеннан, дөньяда иң озын велосипед 55 урынга исәпләнгән. Аның озынлыгы — 42,875 метр.
Кызлар велорикшага утырып карадылар. Анда йөртүче һәм ике пассажир өчен урыннар каралган. Авырлыгы — 200 килограмм. Ул Кытайның Чэнду шәһәрендә ясалган. Аның өстенлекләре күп — һаваны пычратмый. Арка терәп барырга йомшак канәфие бар. Җиңелчә каплавычы кояштан һәм яңгырдан саклый. Тирә-юнь белән хозурланып бару өчен дә уңайлыклар тудырылган.

Уникаль веломузейда булдык без. Ни өчен, дисезме? Беренчедән, ул — Татарстанда бердәнбер велосипедлар музее. Икенчедән, анда рекордчы-экспонат бар. Дөресрәге, музейның йөзек кашы — дөньядагы иң кечкенә велосипед. Өлкән кеше йөри ала торган иң нәни велик! Аны Краснодарда яшәүче инженер Сергей Дашевский уйлап тапкан һәм музейга бүләк иткән. Өченчедән, экспонатларның барысы да диярлек төзек хәлдә, хәрәкәттә.

Кыскасы, Түбән Кама — бик кунакчыл шәһәр. Шәп музейлар үзәге. Килеп чыксагыз, веломузейга керергә онытмагыз, дуслар.

Лариса Шәемова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев