Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Түбән Камада татар гүзәлен һәм батырны ачыклыйлар

Түбән Кама шәһәрендә көзен традицион рәвештә «Түбән Кама гүзәле һәм батыры» бәйгесе үткәрелә.

 

Түбән Камада татар гүзәлен һәм батырны ачыклыйлар

Фото: https://tatar-congress.org/

Түбән Кама шәһәрендә көзен традицион рәвештә «Түбән Кама гүзәле һәм батыры» бәйгесе үткәрелә. Анда студентлар һәм мәктәп укучылары арасында туган телне, мәдәниятне, тарихны иң яхшы белүчеләрне ачыклыйлар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Жюри алдында 10 иң талантлы, татар мәдәниятен һәм тарихын иң яхшы белән яшьләрне, милләтнең асыл вәкилләрен (алар соңыннан бәйгенең төп бүләге өчен көрәшәчәк) ачыклау бурычы торды. Конкурста 29 кыз һәм 8 егет катнашты.

«Бәйге туган тел, гореф-гадәтләрне пропагандалау һәм саклау максатыннан үткәрелә. Без туган телне саклыйбыз һәм аны халык арасында популярлаштырабыз», - дип искәртте конкурсны оештыручы Диана Шәйхетдинова.

Быел бәйге бишенче тапкыр үткәрелә. Киләсе этап – анда Түбән Каманың иң гүзәл татар кызы һәм иң көчле егете исеменә лаек булу өчен 10 кеше көрәшә - «Ковёр» яшьләр үзәгендә узачак.

https://tatar-inform.tatar/news/tuban-kamada-tatar-guzalen-ham-batyrny-acyklyilar-5878590

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев