Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Түбән Кама шәһәренең «Апуш» балалар китапханәсе үзенең 55 яшен билгеләп үтте

Китапханәне бәйрәме белән тәбрикләргә аның күп санлы укучылары, язучылар, мәдәният хезмәткәрләре, җитәкчеләр килгән иде.

«Апуш»ны бәйрәме белән тәбрикләргә аның күп санлы укучылары, язучылар, мәдәният хезмәткәрләре, шәһәр җитәкчелеге килгән иде.
Кичә тарихны искә алу белән башланып китте. Китапханәнең башлангыч чоры, заман белән бергә барган үзгәрешләр турында сөйләделәр. Кайчандыр ул 3 бүлмәле фатирда, бик тыйнак шартларда эшли башлаган. Заман белән бергә шартлар да, китапханәнең эшчәнлеге дә үзгәреп торган. Элегрәк китапханәче укучыларны китап белән тәэмин итүче генә саналса, бүген инде китапханәгә-китапханәчеләргә бөтенләй башка таләпләр куела. Алар төрле ысуллар белән балаларны файдалы һәм тәрбияви әдәбиятка җәлеп итүче дә! Бүген инде моның өчен шартлар да тудырылган – китапханә 5 ел элек яңартылган, заманча бинага күчкән. Бүген биредә өч зал хезмәт күрсәтә. 0+ залына балалар әти-әниләре белән бергә килә – алар өчен күп кенә кызыклы проектлар эшли. 6+ залында бакча һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен китаплар тупланган һәм аларны мавыктырырлык проектлар уйлап табылган. 12+ залы исә яшүсмерләргә юнәлтелгән. Биредә «вайфай» бар, зал китаплар белән генә түгел, компьютерлар белән дә тәэмин ителгән. Интеллектуаль уеннар, квестлар, аралашулар... Чыгарылыш сыйныфы укучылары өчен «Вальс нульдән» проекты да эшли. Иң мөһиме – татар телендә эшләүче популяр проектлар да бар. Юкка гына биредә килгән саен татар теленә-мәдәниятенә игътибарлы кызлар-малайлар белән танышып китәбезмени без!   

«Апуш» китапханәсен юбилее белән тәбрикләргә Түбән Кама шәһәренең мәгариф бүлеге башлыгы Айдар Хәкимҗанович Гарифуллин да килгән иде. «Бер язучы әйткәнчә, кешегә үз гомерендә бер китап укыса да җитә. Ләкин шушы бер китапны табу өчен аңа мең китап укырга туры килә икән. Балаларга шушы китапларны табарга ярдәм иткән өчен рәхмәт сезгә!», – диде ул.

Мәдәният бүлеге башлыгы Мөбәрәкшина Гүзәл Мөхәррәм кызы исә китапханәдә эшләп килгән кызыклы проектларга игътибарны юнәлтте. 

«Һәм бу дөрес юнәлеш, – диде ул, – Телибезме-теләмибезме, безгә бүген гаджетларны китап белән бәйләү юлларын эзләргә туры килә».

Юбилей уңаеннан китапханә хезмәткәрләренә мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары тапшырылды. Өлкәннәр китапханәсе җитәкчесе Файзутдинова Анфиса Зиннур кызы балалар өчен 55 китап бүләк итте. Гомумән, бик күп ихлас теләкләр ишетте, бүләкләр кабул итте «Апуш» юбилей кичендә. Ә иң мөһиме – бәйрәм башыннан азагына кадәр балалар чыгышлары белән бергә үрелеп барды. Түбән Кама шәһәренең үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Гөлназ Рәмзил кызы Арсланова Түбән Кама шәһәре җитәкчелегенә һәм китапханәнең күп санлы дусларына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Традиция буенча, иң күп китап укучы гаиләләр, мәктәпләр, балалар бакчалары да билгеләп үтелде.

Шундый матур кичәдә катнашырга насыйп булды безгә! «Апуш» китапханәсе белән дуслыгыбыз киләчәктә дә югалмасын иде! Чөнки без уртак эш эшлибез – балаларны әдәбиятка-мәдәниятка җәлеп итәбез бит. Уңышлар сезгә, хөрмәтле китапханәчеләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев