Тинчурин театрында — Тинчурин турында
«Хыялга бер адым» — Тинчурин театры өчен махсус язылган яңа әсәр.
18-19 декабрьдә 18.30 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Хыялга бер адым» бер сәфәр тарихы премьерасын (12+) тәкъдим итә. Автор — Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Рөстәм Галиуллин, режиссер — театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов. Әлеге спектакль — 91 нче театраль сезонның өченче премьерасы.
Спектакль татар театрына нигез салучыларның берсе — күренекле драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчуринга һәм аның белән бергә иҗат иткән сәхнәдәшләренә багышлана.
Пьеса прозаик Рөстәм Галиуллин тарафыннан, Кәрим Тинчуринның хатыны, «Сәйяр» труппасы актрисасы Заһидә Тинчурина истәлекләренә нигезләнеп, Тинчурин театры өчен махсус язылган. З.Тинчуринаның истәлекләрен язучы, драматург Рабит Батулла туплап, «Җимерелгән бәхет» әсәрендә тасвирлаган.
«Хыялга бер адым» спектаклендә Кәрим Тинчуринның «Без кабызган утлар сүнмәс алар...» дигән канатлы сүзләре лейтмотив буларак кулланыла. Биредә вакыйгалар 1921 елда бара.
Кәрим Тинчурин җитәкчелегендәге татар театр төркеме артистлары, Самарада театр курслары тәмамлаганнан соң, Оренбургка килә. Тик артистларның татар театрын үстерәбез дигән хыяллары һәм ниятләре челпәрәмә килергә мөмкин: Идел буенда ачлык башлана, тиф казасы тарала. Артистларны һәм театр киләчәген коткару өчен, режиссер труппаны алып Ташкентка китәргә карар кыла.
Ташкентка барганда Кәрим Тинчурин «Хыялга бер адым» исемле пьеса яза һәм аны шунда ук поездда куя. Режиссер моны артистларны канатландырып, хыялландырып җибәрү, аларга юл газабын, ачлык һәм авыруларын оныттырып тору, өметсезлектән арындыру максатыннан эшли. «Кешене хыял яшәтә. Ә артист халкын сәхнә алга әйди... Мин труппаны яңа пьеса белән генә, репетицияләр белән мавыктырып кына коткарып кала алачакмын», — ди Кәрим Тинчурин хатыны Заһидә ханымга. Шуның белән режиссер артистларның җаннарын һәм тәннәрен генә түгел, формалаша башлаган татар театрын да саклап калырга тырыша.
Спектакльнең иҗат төркеме: куючы рәссам — Лилия Имаметдинова, костюмнар буенча рәссам — Алия Гайнуллина, композитор — Ильяс Камал, хореограф — Марсель Нуриев, ут кую буенча рәссам — Илдар Шакиров.
Туфан Имаметдинов, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры:
— Спектакльдә илебез һәм милләтебез өчен катлаулы булган 1921 нче ел сурәтләнә. Ул чорның безнең хәзерге вакыт белән дә ниндидер тәңгәллеге бар, минемчә. Моннан 100 ел элек шул заман актерлары татар театрын саклап калырга тели, аны яшәтер өчен төрле юллар эзли. Артистлар ике юл чатында кала: яңа чорда ничек яшәргә, һәм ничек үз-үзеңне югалтмаска? Спектакльдә дә шушы сорауларга җавап эзләнелә. Шунысы мөһим, постановка Кәрим Тинчурин һәм аның тормыш иптәше Заһидә Тинчурина шәхесләре генә түгел, ә, гомумән алганда, аның белән бергә эшләгән, иҗат иткән актерлар турында да. Шушы спектакль аркылы аларның барысын да күрсәтү теләге бар иде.Спектакль «бер сәфәр тарихы» жанры белән бирелүе чын, тарихи фактларга таянып язылган әсәр булуына бәйле.
Постановка татар театрының чишмә башын тасвирлый. Һәм моны Тинчурин актерлары Кәрим Тинчурин исемен йөрткән театр сәхнәсендә күрсәтә. Спектакльнең үзенчәлеге дә шунда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев