Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Tatlearn» проекты. Эверест.

Хәбәрчебез Рәйсә Абдуллинаның әңгәмәсен тәкъдим итәбез. «Tatlearn» проекты турында ишеткәнегез бармы?

Гасырлар аша... Тузанлы еллар пәрдәсе аша... Идел өстендәге ярсу акчарлаклар шаулавы аша... Агач манаралы мәчеттән укылган моңлы азаннар аша... Сөембикә таккан көмеш чулпылар аша... Таушалып беткән «Йосыф вә Зөләйха» китабы аша. Телем дәшә. Ана телем дәшә... 

Туган телләрен үстерү өстендә җаны-тәне белән эшләүче үсмерләр әллә ни күп түгел шул. 

Шулай да, милли хәзинәбездә ак энҗеләр шикелле ерактан ук балкып торучыларның кадерен белү, аларга ак юлларында булышлык күрсәтү — безнең изге бурычыбыз. 

Сүзем дә хәзер шундый милли җанлы, халкы, теле өчен янып-көеп торучы яшүсмерләр хакында булачак. 

Каршы алыгыз: татар телен үстерүгә багышланган «Tatlearn» проектының генераль директоры — Зәйнуллин Руслан бүген безгә ниләр эшләүләре, киләчәк хыяллары хакында тәфсилләп сөйләп бирәчәк. 

– Руслан, сәлам. Озын сүзнең кыскасы дигәндәй, сүзне хәзер үк сиңа бирә. Проектыгыз хакында сөйләп кит әле. 

– Әйе, барлык нәрсә дә кайчандыр булса йөрәктә туган хыялдан башлана. Мин июль аенда үзем шикелле милләтпәрвәр яшьләрне җыеп, команда төзергә карар кылдым. Шулай итеп, безнең фәнни командабыз — «Эверест» яралды. Аннан соң инде, Россиякүләм «ПроеКТОриЯ» конкурсы кысаларында «Tatlearn» га нигез салынды. 

Бихисап очрашулар, бәхәсләр, әңгәмәләр нәтиҗәсе буларак, безнең уртак проектыбыз, җан-тән белән җәмгыятькә файда китерергә теләп янып торучы татар яшьләре командасы барлыкка килде. 

– Командагызда кем нинди роль башкара? 

– Һәрберебез үз ролен үти. Һәрберебез — алыштыргысыз, бик кирәкле, тырыш, якын. 

Васин Ярослав — минем урынбасарым. Замалов Инсаф һәм Баринов Марсель — безнең платформаның искиткеч программистлары. Адалат һәм Ильнар — уку буенча җаваплылар. Алар тирәнтен татар телен өйрәнү белән шөгыльләнәләр. 

Прокофьева Виктория һәм Шәйхетдинова Дилия — медиа бүлек җитәкчеләре. Барлык социаль челтәрләрдә чыккан постлар — аларның хезмәте. 

– Туган тел... Ә син үзең әлеге үзне ничек аңлыйсың, аңлатасың? 

– Туган тел.. Иң якын, иң татлы, иң йомшак, иң назлы... 

Мин никтер, балачагамны искә алганда, әби-бабаемның татарча сөйләшүләре хәтергә төшерәм. Шундый чакларда рәхәт булып китә дә соң! Без бергә туган телебезнең үсеше өчен эшләргә, тырышырга тиешбез. 

– Афәрин! Киләчәккә планнарыгыз нинди?

– Беренче чиратта, проектыбызны, аның масштабын үстерү. Без үзебез шикелле яшьләрне туплап, уртак максат өчен бергә эшлисебез килә. Ә икенчедән, приложениебызга MVP эшләргә планнаштырабыз 

– Сезнең команда нинди уңышларга иреште, Руслан? 

– Без Россиякүләм «ПроеКТОриЯ» бәйгесенең җиңүчеләре. «Регионга иң файдалы проект» номинациясендә җиңдек. Шулай ук, «Высота» премиясендә без стажировкалар үттек һәм проектыбызның үстерү өстендә күп эшләдек. Ахырдан шуны әйтәсе килә: безнең «Эверест» командасының һәрбер катнашучысы проектыбыз өстендә көне-төне эшли. Без бит тел өчен генә түгел, милләт, мәдәният өчен эшлибез. 

Яратып Tatlearn.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

6

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев