Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татарстанда «TAT∙ARS∙TAN» яшь талантлар конкурсы башланды

Конкурс ике турдан тора. Беренче зона туры 17-21 октябрьдә Мөслим һәм Арча сәнгать мәктәбе базасында үтә.

Икенче – республика туры 24-28 октябрьдә Казан шәһәренең 5 нче номерлы музыка мәктәбе базасында узачак.

Татарстанда 17 октябрьдән «ТАТ∙АRS∙TAN» дип аталган яшь талантлар конкурсының сайлап алу турлары башлана. Бәйгедә төрле сәнгать төрләре буенча балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурслары, фестивальләре җиңүчеләре катнаша. Конкурска музыка, хореография, театр, рәсем сәнгате һәм декоратив-гамәли сәнгать юнәлешләре буенча мастер-класслар керә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә. 

Конкурс ике турдан тора. Беренче зона туры 17-21 октябрьдә Мөслим һәм Арча сәнгать мәктәбе базасында үтә. Икенче – республика туры 24-28 октябрьдә Казан шәһәренең 5 нче номерлы музыка мәктәбе базасында узачак.

«ТAT∙АRS∙TAN» яшь талантлар конкурсы гала-концерты Бөтендөнья бала хокуклары көнендә – 20 ноябрьдә булачак. Республикабызның яшь талантлары Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залы сәхнәсендә классик һәм милли сәнгать традицияләрен тәкъдим итәчәк.

Проект ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан һәм «Таткультресурсцентр» белән берлектә тормышка ашырыла. «ТAT∙АRS∙TAN» конкурсы балалар сәнгать мәктәпләрен актив иҗади эшчәнлеккә җәлеп итәргә, регионара багланышларны һәм иҗади белем бирү өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгытырга, Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятын, традицияләрен саклап калырга һәм үстерергә ярдәм итә.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КОНКУРС