Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Татарча диктант» акциясенең беренче көне

25-27 ноябрь көннәрендә җиденче тапкыр “Татарча диктант” дөньякүләм белем тикшерү акциясе уза.

Әлеге акция грамоталы  язу, әдәби татар телен белү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерүгә юнәлтелгән. Теләге булган һәр кеше шушы көннәрдә татар телендә диктант язуда үз көчен сынап карый ала.
Безнең гимназия дә бу мөһим чарада бик теләп катнашты. Бүген төрле аудиторияләрдә 475 укучы һәм 25 укытучы татарча диктант язды. Диктант текстына татар язучысы, драматург, автор-башкаручы Зөлфәт Хәким әсәреннән өзек бирелгән иде. Өзек бик фәлсәфи, уйландыра торган. Чит җирдә гомерен уздырган кешенең җанына үз туган телендә сөйләшүчеләр генә бирә ала торган үзгә җылылык җитми. Ә ул җылылык туган илдә генә...
Диктантны гимназиябез кунагы Татарстан республикасының атказанган артисты Миләүшә Имамова яздырды. Аңа зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!

Ләйсән Хафизова, 14нче гимназия. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев