Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татар телендә әдәби әсәрләргә ябык конкурс игълан ителде

Жюри нәтиҗә чыгарганда язучыларның превдонимын гына белә.

Конкурс ун номинациядә үтә:

  • роман,

  • повесть,

  • хикәя,

  • поэма яки шигырьләр жыентыгы,

  • повесть (үсмерләр әдәбияты),

  • хикәя (үсмерләр әдәбияты),

  • поэма яки шигырьләр шәлкеме (балалар һәм үсмерләр әдәбияты),

  • хикәя (балалар әдәбияты),

  • кыска драма әсәрләре,

  • скетчлар (балалар әдәбияты),

  • әдәби тәнкыйть мәкаләсе,

  • рецензия. 

Романнар 2023 елның декаберенә, калган әсәрләр 2023 елның сентяберенә кадәр кабул ителә. 

Призлар фонды 4 миллион сумга якын. Романнар - иң югары бәяләнүче номинация. Беренче урынга 500 мең сум каралган. Узган ел аны “Бер сәгатьтә ничә мизгел бар” әсәре өчен Зөлфәт Хәким алды. Икенче урында “Урда ханы Үзбәк” өчен Фирдүс Гыймалтдинов, аңа - 400 мең сум. Өченче урын “Фәхрине үтереп ташладылар” романы өчен Равил Сабыр. Әлеге урын өчен 300 мең каралган. 

 “Балалар әдәбияты” шигырь һәм хикәяләр номинацияләрендә Чаллы язучысы Лилия Фәттахова беренче һәм икенче урыннарны алды.
 Узган елгы конкурс тагын бер вакыйгасы белән истә калды. Чаллы язучысы Лилия Гыйбадуллина әлеге конкурста 3 номинациянең 4 бүләген алды. Әйтеп үткәнчә, бәйге ябык дип санала. Жюри нәтиҗә чыгарганда язучыларның превдонимын гына белә. Шуңа булса кирәк, быел нигезләмәдә “Бер номинациядә бары тик бер псевдоним белән генә катнашу мәҗбүри” пункты бар.

1 Гомуми нигезләмәләр

1.1. Әлеге Нигезләмә татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсы (алга
таба – Конкурс) үткәрү шартларын һәм тәртибен билгели.

1.2. Конкурсны үткәрү максатлары – татар телен саклау һәм үстерү,
татар әдәбиятын яңа әсәрләр белән баету, татар язучыларын иҗат итүгә
кызыксындыру, татар телендә әдәби әсәрләр иҗат итүче яңа авторларны
барлау.

1.3. Бәйгене Татарстан Республикасы Президенты каршындагы
Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар
вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ярдәме белән Татарстан Республикасы Язучылар берлеге оештыра.

1.4. Конкурс түбәндәге ун номинациядә үткәрелә:

1 Роман.
2 Повесть.
3 Хикәя.
4 Поэма яки шигырьләр шәлкеме.
5 Повесть (үсмерләр әдәбияты).
6 Хикәя (үсмерләр әдәбияты).
7 Поэма яки шигырьләр шәлкеме (балалар һәм үсмерләр
әдәбияты).
8 Хикәя (балалар әдәбияты).
9 Кыска драма әсәрләре, скетчлар (балалар әдәбияты).
10.Әдәби тәнкыйть мәкаләсе, рецензия.

2 Конкурсны уздыру шартлары, әдәби әсәрләргә таләпләр

2.1. Конкурста катнашу өчен татар телендә язылган, моңа кадәр 
массакүләм мәгълүмат чараларында, төрле җыентыкларда басылмаган
әсәрләр генә кабул ителә. Бер автордан килгән әсәрләр саны чикләнми.

2.2. Конкурста катнашучыларның исемнәре билгеле булмый. Әсәр
псевдоним белән имзалана, компьютерда Times New Roman шрифтында
14 нче кегль белән җыела, юл арасы 1,5 интервал булырга тиеш.
Конкурска әдәби әсәрләр басма рәвештә 3 (өч) нөсхәдә һәм электрон
рәвештә (флешкада) тапшырыла.

2.3. Автор турындагы белешмәләр (фамилиясе, исеме һәм атасының
исеме; туган елы; яшәү урыны, телефон номеры һәм «Шәхси
мәгълүматлар турында» 2006 елның 27 июлендәге 152-ФЗ номерлы
Федераль закон нигезендә тапшырылган шәхси мәгълүматларны
эшкәртүгә ризалык, шулай ук кыскача иҗат биографиясе), шул ук
псевдоним белән имзаланып, ябыштырылган аерым конвертта
тапшырыла.

2.4. Бер номинациядә бары тик бер псевдоним белән генә катнашу
мәҗбүри.

2.5. Конкурска җибәрелгән әдәби әсәрләр рецензияләнми һәм кире
кайтарылмый.

2.6. Конкурста катнашу өчен әдәби әсәрләр «ТАТМЕДИА» АҖ
филиалы – «Казан утлары» журналы редакциясенә (420066, Казан
шәһәре, Декабристлар ур., 2 йорт) җибәрелә. Белешмәләр өчен телефон:
(843) 222-09-83 (өстәмә: 1612 яисә 1617).

2.7. Комиссия әгъзасы, «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы – «Казан
утлары» журналы редакциясе җитәкчесе, баш мөхәррире Р.Г. Галиуллин
әдәби әсәрләрне кабул итү, аларның Конкурс шартларына һәм аны
үткәрү вакытына туры килү-килмәвен тикшерү эшен оештыра һәм
әсәрләрне кичекмәстән Жюри әгъзаларына тапшыра.

2.8. Конкурста катнашу өчен «Повесть», «Хикәя», «Поэма яки
шигырьләр шәлкеме»,

«Повесть (үсмерләр әдәбияты)», «Хикәя
(үсмерләр әдәбияты)», «Поэма яки шигырьләр шәлкеме (балалар һәм
үсмерләр әдәбияты)», «Хикәя (балалар әдәбияты)», «Кыска драма
әсәрләре, скетчлар (балалар әдәбияты)», «Әдәби тәнкыйть мәкаләсе,
рецензия» номинацияләре буенча әдәби әсәрләр – 2023 елның 1
сентябренә кадәр; «Роман» номинациясе буенча – 2023 елның 1
декабренә кадәр кабул ителә.

2.9. Билгеләнгән таләпләргә туры килмәгән, шул исәптән
күрсәтелгән вакыттан соң тапшырылган әдәби әсәрләр Конкурста 
катнашмый.

2.10. Комиссия әгъзалары һәм Жюри әгъзалары Конкурста катнаша
алмый.

2.11. Алдагы Конкурста катнашкан әсәрләр кабул ителми.
3 Конкурс нәтиҗәләрен чыгару, җиңүчеләрне билгеләү һәм
бүләкләү

3.1. Жюри әгъзалары, түбәндәге таләпләргә нигезләнеп, һәр әдәби
әсәргә кыскача бәяләмә әзерли:
– әсәрләрнең әдәби-эстетик кыйммәте һәм яңалыгы;
– тел-сөйләм төзеклеге һәм матурлыгы;
– текстның заманчалыгы.

3.2. «Повесть», «Хикәя», «Поэма яки шигырьләр шәлкеме»,
«Повесть (үсмерләр әдәбияты)», «Хикәя (үсмерләр әдәбияты)», «Поэма
яки шигырьләр шәлкеме (балалар һәм үсмерләр әдәбияты)», «Хикәя
(балалар әдәбияты)», «Кыска драма әсәрләре, скетчлар (балалар
әдәбияты)», «Әдәби тәнкыйть мәкаләсе, рецензия» номинацияләре
буенча – 2023 елның декабреннән, ә «Роман» номинациясе буенча –
2024 елның февраленнән дә соңга калмыйча, жюри җиңүчеләр итеп
расланырга тәкъдим ителәчәк әдәби әсәрләр авторларын Комиссиягә
тәкъдим итә.

3.3. Жюри карарлары коллегиаль рәвештә кабул ителә.

3.4. Әсәрләрне караганда Жюри әгъзаларына авторның бары тик
псевдонимы гына билгеле булырга тиеш. Авторлар турындагы
белешмәләр булган конвертлар Жюри Конкурста җиңүчеләр итеп
тәкъдим ителәчәк әсәрләрнең авторларын билгеләгәннән соң гына
ачыла.

3.5. Жюри үз карарларын беркетмәләр белән рәсмиләштерә һәм
аларны Комиссиягә Конкурс нәтиҗәләрен раслау өчен тапшыра.

3.6. Конкурс нәтиҗәләрен раслаганчы, Комиссия әгъзасы,
«Татарстан китап нәшрияты» Татарстан Республикасы дәүләт унитар
предприятиесе генераль директоры И.К. Сәгъдәтшин Жюри тарафыннан
җиңүчеләр итеп расланырга тәкъдим ителгән әдәби әсәрләр
авторларының әдәби әсәрләргә үз хокукларын тиешле шартнамә
нигезендә «Татарстан китап нәшрияты» Татарстан Республикасы дәүләт
унитар предприятиесенә тапшыру эшен оештыра. Әлеге шартнамә 
төзелмәгән очракта, әдәби әсәр Конкурстан төшереп калдырыла һәм бу
номинациядәге урынга җиңүче билгеләнми.

3.7. Жюри бернинди дә призлы урыннар бирмәскә яки аерым
номинацияләр һәм катнашучылар категорияләре буенча берничә призлы
урыннар бирергә хокуклы.

3.8. Конкурс нәтиҗәләре Комиссия тарафыннан раслана. Һәр
номинациядә 3 (өч) җиңүче билгеләнә һәм алар түбәндәге күләмдә
акчалата премия белән бүләкләнә:

«Роман» номинациясендә:
I урын – 500 000 сум
II урын – 400 000 сум
III урын – 300 000 сум.

«Повесть» номинациясендә:
I урын – 300 000 сум
II урын – 200 000 сум
III урын – 150 000 сум.

«Хикәя» номинациясендә:
I урын – 100 000 сум
II урын – 75 000 сум
III урын – 50 000 сум.

«Поэма яки шигырьләр шәлкеме» номинациясендә:
I урын – 200 000 сум
II урын – 150 000 сум
III урын – 100 000 сум.

«Повесть» (үсмерләр әдәбияты) номинациясендә:
I урын – 300 000 сум
II урын – 200 000 сум
III урын – 150 000 сум.

«Хикәя» (үсмерләр әдәбияты) номинациясендә:
I урын – 100 000 сум
II урын – 75 000 сум
III урын – 50 000 сум.

«Поэма яки шигырьләр шәлкеме (балалар һәм үсмерләр әдәбияты))
номинациясендә:
I урын – 40 000 сум
II урын – 30 000 сум
III урын – 20 000 сум.

«Хикәя» (балалар әдәбияты) номинациясендә:
I урын – 100 000 сум
II урын – 75 000 сум
III урын – 50 000 сум.

«Кыска драма әсәрләре, скетчлар» (балалар әдәбияты)
номинациясендә:
I урын – 40 000 сум
II урын – 30 000 сум
III урын – 20 000 сум.

«Әдәби тәнкыйть, рецензия» номинациясендә:
I урын – 40 000 сум
II урын – 30 000 сум
III урын – 20 000 сум.

3.10. Конкурста җиңүчеләрне Комиссия рәисе бүләкли.
3.11.Җиңүчеләрнең әсәрләре «Казан утлары» әдәби-нәфис һәм
иҗтимагый-сәяси журналында һәм башка басмаларда дөнья күрәчәк.

http://shahrichalli.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев