Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр һәм электрон белем чыганакларын куллану
Соңгы елларда Россия Федерациясендә белем бирү системасында заманча технологияләрне куллану торган саен активлаша бара.
Сүз яңа техник чаралар куллану турында гына түгел, бәлки укыту-тәрбия процессына яңача караш формалаштыруны, укытуның яңа алым һәм методларын гамәлгә кертеп, белем бирүнең сыйфатын яңа баскычка күтәрү турында бара. Бу уңайдан, укытучының максаты — татар теленә өйрәткәндә, заманча технологияләр ярдәмендә укучының танып белү эшчәнлеген активлаштыру, үзе укыта торган фәнгә карата кызыксыну уята белү, аралашу күнекмәләре булдыру һәм үстерү, тел турында программада каралган дәрәҗәдә мәгълүмат бирү. Димәк, укытучы мәгълүмати һәм коммуникацион чараларны, дәреснең максат, бурычларыннан чыгып, дөрес сайлап ала белергә тиеш була. Димәк, бу заманча белем бирү технологияләрен барлау, системага салу, татар теленә өйрәткәндә аларны куллану мөмкинлекләрен ачыклау һәм укыту-тәрбия процессына ни дәрәҗәдә йогынты ясавын күрсәтү дигән сүз. Дәрестә компьютер технологияләрен дөрес һәм урынлы итеп файдалана белү белем бирү белән идарә итүне җайлый, укыту процессының нәтиҗәлелеген һәм объективлыгын яхшырта, укучыларның белем алуга карата кызыксынуларын арттыра.
Заман таләпләре бүгенге көндә татар телен укыту процессында зур үзгәреш сорый. Укытучыларыбыз алдында бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, рус телле балаларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә.
Алда әйтелгәннәрдән нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый. Укытучының бурычы — яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытуның һәр этабы өчен уку материалын аңлатуның иң уңышлы вариантын табу. Шул ук вакытта аларның бер-берсе белән ярашырга тиешлеген дә онытмау зарур. Татар теле дәресләрендә мәгълүмати технологияләрне куллануньң өстенлеге бәхәссез. Барыннан да элек алар — шәхескә юнәлтелгән ныклы һәм вариатив. Төрле технологияләр, компьютер, мультмедиа технологияләре күрсәтмәлелекне, контрольлекне тәэмин итеп һәм күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, этәргеч бирә. Татар теле дəреслəрендə заманча технологиялəрне файдалану укытуның нəтиҗəлелеген арттыра һəм сыйфатын күтəрə, укучылар тарафыннан программада каралган тел һəм сөйлəм материалын үзлəштерү җиңелəя, укучыларның тел һəм социокультура компетенциялəре киңəя, укыту процессын оештыру өчен уңайлы шартлар тудырыла һəм татар телен өйрəнүгə кызыксыну көчəя.
Кулланылган әдәбият
1.Вәлиев Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы.-Раннур,2000,330б
2. Вәлиев Ф.С. Татар теле дәресләрендә укучыларның сөйләү һәм язу телен үстерү мәсьәләләре.-Казан, 1997
3. Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. татар телен өйрәтүдә заманча технологияләр. Мәгариф,2002,№ 1, 35-36б.
Менделеевск районы «Мирас» татар гимназиясенең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Иванова Айгөл Шамил кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев