Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Табигатьтә рәсем ясавы күңеллерәк

Сәйдә Гәзизова һәм Миләүшә Моратованы нәрсә берләштерә?

Сәйдә Гәзизова һәм Миләүшә Моратованы нәрсә берләштерә? Чаллыдагы 1нче санлы сәнгать мәктәбе һәм әлбәттә рәсем сәнгатенә мәхәббәт. Мәктәпкә килеп кергәндә алар бик дулкынланып нидер көтәләр иде. Без алар белән танышып, бераз сөйләшеп тә алдык. Кызларның икесенә дә 13 яшь, алар сәнгать мәктәбенең 3нче сыйныфын тәмамлаганнар.

— Кызлар, ничек хәлләр?
— Яхшы. Эшләребезне бәяләгәннәрен көтәбез, — диделәр алар.
Һәрбер кабинеттагы стеналар балалар рәсемнәре белән тулган. Бу аларның җәйге практикада пленэрларда ясаган эшләре. Комиссия шуларны бәяләп йөри икән. 
Сәидә күбрәк мәчетләрне, табигать күренешләрен, кешеләрне ясарга яратам, ди. 

— Быел без пленэрга Зөя утрау шәһәрчегенә бардык. Андагы борынгы төзелмәләрне ясадык. Төрле экскурсияләрдә булдык, хәтта арболеттан да атып карадык.

Моратова Миләүшә:
— Быел җәйге практикада 20ләп рәсем ясадым. Мин пленэрларны бик яратам. Чөнки табигатьтә рәсем ясавы күңеллерәк. Узган ел Алабуга, Казан шәһәренең матур җирләрендә рәсем ясаган идек. Быел, Сәйдә әйткәнчә Зөя утрау шәһәрчегендә һәм Чаллының төрле урыннарында рәсем ясадык. 

Сәнгать мәктәбе директоры Альбина Шәйхулова:
— Мин үзем дә шушы мәктәпне тәмамладым. Пленерлар бик кызыклы уза иде. Безнең янга журналистлар килгәнен хәтерлим. Фотоларга төшереп, төрле сораулар бирәләр иде. Беренче интервьюмны мин шунда биргән идем. 

Пленэрлар укучылар натурадан карап ясарга өйрәнсеннәр өчен бик мөһим. Күчереп ясау турында сүз дә булырга тиеш түгел. 

Һәм беләсезме, мин рәссамнарны елъязма авторлары, тарихчылар дип тә әйтер идем әле. Мәсәлән, быел Алабуган барып бер бинаны ясаганбыз ди, берничә елдан соң бу тарихи бинаның булмаска да мөмкин. Ә ул безнең рәсемнәрдә калачак. 

Сәнгать мәктәбе укытучысы Елена Каширская:
— Элеккеге елларда укучылар белән төрле шәһәрләрдә хәтта чит илләрдә дә булдык. Греция, Испания шәһәрләрендәге матур урыннарда ясадык. Россиянең Алтын боҗрасы буенча да сәяхәт кылдык. Мәскәү янындагы шәһәрләрдәге төзелмәләр дә бар рәсемнәребез арасында. Быел менә бармадык үзебезнең шәһәрдә пленэрларга чыктык. Балалар пленеэрларда транспорт, хайваннарны, кешеләрне, биналар ясарга тиеш иде.
Сәидә белән Миләүшәнең эшләрен яхшы бәяләгәннәр. Алар шатланышып өйләренә кайтып киттеләр. Каникулга планнары — ял итү, кунакка йөрү һәм әлбәттә рәсем ясау икән.

Ай Кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев