Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Супер «Бүләк»

Иль­ви­на­ның ка­ни­ку­лы бик шәп баш­ла­нып кит­те. Аның ку­лы­на су­пер «Бү­ләк» ки­леп эләк­те. Сез нин­ди бү­ләк ми­кән ул дип уй­лан­ган ара­да, бе­раз Иль­ви­на ту­рын­да сөй­ләп ки­тим.

Иль­ви­на Вә­ле­е­ва бе­лән без кыш кө­не та­ныш­кан идек. Поч­та­быз­га аның ши­гы­ре ки­лү бе­лән, «вау» ди­дек. Шун­дый шәп ши­гырь иде ул. Ку­ян ту­рын­да языл­ган «Ша­ян­кай» ши­гы­ре бе­рен­че бит­тә ба­сы­лып та чык­ты. То­ра-ба­ра Иль­ви­на­дан та­гын-та­гын ши­гырь­ләр ки­лә тор­ды. 3нче сый­ныф­та гы­на уку­чы бу кыз­чык игъ­ти­ба­ры­быз­ны яу­ла­ды. Күп­тән тү­гел ул без­гә бик сө­е­неч­ле хә­бәр җит­кер­де. Аның бе­рен­че ки­та­бы ба­сы­лып чык­кан. Хә­зер ин­де сез дә тел шарт­ла­тып куй­ган­сыз­дыр. Ки­тап­ны «Бү­ләк» дип ата­ган­нар. 

Бу хә­бәр­не ише­тү бе­лән Чал­лы­да­гы 42нче мәк­тәп­кә кил­дек. Иль­ви­на шун­да бе­лем ала.

– Сә­лам, Иль­ви­на, кот­лыйм! Бу бит бик зур ку­а­ныч. Шун­дый ма­тур ки­тап.

– Рәх­мәт.  Бу чын­нан да зур «Бү­ләк»! Мин бу ки­тап­ны әби­е­мә, ба­ба­ма, бар­лык ту­ган­на­ры­ма Са­бан­туй­да бү­ләк итә­чәк­мен.

– Ни­чә ши­гы­рең кер­гән бу ки­тап­ка?

– Ми­нем ун­биш ши­гы­рем бар. Алар ба­ры­сы да шу­шы ки­тап­ка кер­гән.

– Ни­чек ши­гырь яза баш­ла­дың?

– Укы­ту­чым бе­лән «Та­тар кы­зы» бәй­ге­се­нә бар­дым бы­ел. Шун­да әзер­лән­гән­дә үзем ту­рын­да ви­зит­ка язар­га ки­рәк иде. Без аны шигъ­ри фор­ма­да язар­га бул­дык. Ми­ңа бик ошап кит­те. Шун­нан ши­гырь язар­га  те­ләк ту­ды. Ки­та­бым шул бе­рен­че ши­гы­рем бе­лән баш­ла­нып ки­тә.

–  Баш­ка ши­гырь­лә­рең нәр­сә ту­рын­да?

– Мон­да әти­ем-әни­е­мә, әби­е­мә, ел фа­сыл­ла­ры­на ба­гыш­лан­ган ши­гырь­ләр урын ал­ган. Төр­ле бәй­рәм­нәр­гә языл­ган­на­ры да бар. «Бү­ләк» ди­гән ши­гырь­дә әби­е­мә си­ге­зен­че март­та эн­җе кал­фак бү­ләк итү­ем языл­ган.

– Ки­та­бың­да­гы күп ке­нә ши­гы­рең «Кө­меш кың­гы­рау»­да ба­сыл­ды бу­гай.

– Әйе. Ши­гырь­не ре­дак­ци­я­гә җи­бәр­гәч, «Кө­меш кың­гы­рау» кил­гән са­ен аны га­зе­та бит­лә­рен­нән эз­лим. Күр­гәч, сө­е­нәм. Ши­гырь­ләр чык­кач, сый­ныф­таш­ла­рым кы­зы­гып та ку­я­лар бу­гай.

– Иң ярат­кан ши­гы­рең кай­сы ми­кән?

– «У­кы­ту­чы әби­ем» ди­гә­не. Ми­нем әби­ем дә, әни­ем дә укы­ту­чы. Әби­ем ма­те­ма­ти­ка укыт­кан. Авыл­га кайт­кач, без аның бе­лән төр­ле ми­сал­лар, мәсь­ә­лә­ләр чи­шә­без. Ми­нем дә үс­кәч укы­ту­чы бу­ла­сым ки­лә.

– Әби­ең ке­бек ма­те­ма­ти­ка укы­ту­чы­сы­мы?

– Мин му­зы­ка мәк­тә­бе­нә фор­тепь­я­но­га йө­рим. Ан­да укы­ту­чым – Гү­зә­лия На­и­лев­на. Ме­нә ми­нем аның ке­бек  укы­ту­чы бу­ла­сым ки­лә.

– Бу ки­тап биг­рәк ма­тур рә­сем­нәр бе­лән би­зәл­гән.

– Ми­ңа без­нең мәк­тәп­тә укыучы кыз­лар – До­ми­ни­ка бе­лән Ва­ле­рия бу­лыш­ты. Рәх­мәт алар­га. Алар­ның рә­сем­нә­ре ми­нем ки­та­бым­ны ма­тур­ла­ды­лар.

– Син шун­дый шәп нә­ти­җә бе­лән ка­ни­кул­га чы­га­сың. Җәй­гә нин­ди план­нар?

– Әби­е­мә, ба­ба­ма ку­нак­ка кай­там. Ан­да дус­ла­рым күп ми­нем. Без бер­гә­ләп уй­ный­быз.

– Кү­ңел­ле ял­лар си­ңа, Иль­ви­на!

 

Д һәм В

Эль­ви­на­ның  ки­та­бын­да­гы ма­тур рә­сем­нәр­нең ав­тор­ла­ры бе­лән дә та­ныш­ты­рып ки­тим. Алар шу­шы ук 42нче мәк­тәп­тә уку­чы Ва­ле­рия По­по­ва һәм До­ми­ни­ка Мед­ве­де­ва.

Ва­ле­рия По­по­ва бы­ел 8нче сый­ныф­ны тә­мам­ла­ган.  Ул Чал­лы­да­гы 2нче сән­гать мәк­тә­бен­дә бе­лем ал­ган. Үзен рә­сем сән­га­те юнә­ле­шен­дә үс­те­рә. Ал­га та­ба да курс­лар­да уку­ын дә­вам итә.

Ва­ле­рия:

– Ши­гырь­ләр­гә рә­сем ясау бик кы­зык­лы тәҗ­ри­бә бул­ды. Без үзе­без­нең им­за­ла­ры­быз­ны уй­лап тап­тык. Ми­нем им­зам В хә­ре­фе. Им­за­лар рә­сем­нәр эче­нә яше­рел­гән. Алар­ны та­бу үзе бер кеч­ке­нә би­рем ке­бек.

Ва­ле­рия пе­си­ләр­не ясар­га яра­та икән. Без­гә күр­сәт­кән күп ке­нә эс­киз­ла­рын­да кеч­ке­нә ма­тур пе­си ба­ла­ла­ры иде. Алар ме­нә-ме­нә рә­сем­нән си­ке­реп чы­гар­лар ке­бек.

До­ми­ни­ка:

– Мин күб­рәк на­тюр­морт­лар ясар­га яра­там. Ки­тап­та төр­ле рә­сем­нә­рем бар, алар Д хә­ре­фе бе­лән бил­ге­лән­гән. До­ми­ни­ка  5нче сый­ныф­ны тә­мам­ла­ган. Ул 2нче сән­гать мәк­тә­бен­дә дә бе­лем ала. Гел «5»­ле­ләр­гә ге­нә укый.

 

Ми­нем тәҗ­ри­бәм­дә өчен­че­се

Та­тар те­ле һәм әдә­би­я­ты укы­ту­чы­сы Ли­лия Әми­ро­ва:

– 42нче мәк­тәп­кә кил­гәч тә, Иль­ви­на­ны кү­реп ал­дык. То­лым­на­рын ике як­ка үреп сал­ган, шо­мырт ка­ра күз­ле кыз­ны күр­гәч, чын та­тар кы­зы нәкъ ме­нә шун­дый бу­лыр­га ти­еш дип уй­лый­сың. Ме­нә аның тәү­ге ки­та­бы чык­ты. Ми­нем тәҗ­ри­бәм­дә бу ин­де өчен­че ки­тап. Кыз­ла­рым Гү­зәл һәм Ро­за Әми­ро­ва да ши­гырь­ләр яз­ды. «Кө­меш кың­гы­рау» га­зе­та­сы алар­га ка­нат­лар куй­ды. Алар ин­де хә­зер зур­лар.

Иль­ви­на­ның ки­та­бын төс­ле итәр­гә уй­ла­дык. Уку­чы­ла­рым До­ми­ни­ка бе­лән Ва­ле­ри­я­га бу ки­тап­ны би­зәр­гә яр­дәм ит­кән­нә­ре өчен зур рәх­мәт.  Ки­тап бик ма­тур һәм кы­зык­лы бу­лып чык­ты.

Ки­тап­ның ди­зай­нын эш­ләр­гә яр­дәм ит­кә­не өчен Гөл­шат Ила­лет­ди­но­ва­га зур рәх­мәт. Ул ба­ла­лар­ның иҗат җи­меш­лә­рен ки­тап итеп  җы­еп ти­пог­ра­фи­я­гә җи­бәр­де.

Ай Кызы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев