Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Син ул мин эзләгән кеше...

...Көн­нәр­дән бер көн­не Ра­дик­ның со­ци­аль чел­тә­ре­нә та­ныш бул­ма­ган бер кыз ки­леп ку­шыл­ды.

Яра­ту хи­се ки­чер­гән ке­ше ба­ры­сы­на да әзер, ди­ләр. Бу сүз­ләр­дә хак­лык бар­дыр. Кем­нәр­дер сөй­гән яр­ла­ры өчен уп­кын­га таш­ла­ныр­га, ко­е­га си­ке­рер­гә, күк­тән йол­дыз­лар алып би­рер­гә әзер бу­ла бит. Бар шун­дый­лар – ярат­кан кы­зы яи­сә еге­те өчен хәт­та тыш­кы кы­я­фәт­лә­рен дә үз­гәр­тер­гә мөм­кин­нәр. Ә чын­лык­та ни­чек бу­ла соң ул яра­ту? Га­сыр­лар буе бө­ек фи­ло­соф­лар, га­лим­нәр, язу­чы-ша­гыйрь­ләр бу со­рау­га җа­вап эз­ләп баш ват­кан­нар, әм­ма әле­гә хәт­ле бе­рәү дә мә­хәб­бәт­нең тө­гәл фор­му­ла­сын яки ка­гый­дә­сен уй­лап тап­ма­ган. Чөн­ки мә­хәб­бәт һәр­бер га­шыйк яр­ның үзен­чә. Һәр мә­хәб­бәт­нең үз та­ри­хы, үз «тө­се» бу­ла.

Ра­дик ин­де кеч­ке­нә­дән үзе­нә-үзе оша­мый иде. Дө­рес­рә­ге, тыш­кы кы­я­фә­те. Та­за киң гәү­дә­се, җи­рән чә­че һәм үзен­нән ал­да чы­гып тор­ган бо­ры­ны аңа һәр­ва­кыт зур ким­че­лек бу­лып то­ел­ды. Мәк­тәп­тә укы­ган ва­кыт­та аңа кыз­лар игъ­ти­бар да ит­ми иде. Тик кү­ңе­ле ях­шы­лык­та шул аның. Тор­мыш­ның ма­тур­лы­гын күр­ми­чә, ва­кы­тын юк­ка үт­кә­рү­че­ләр­дән тү­гел ул. Урам­да оч­ра­ган әби­гә сум­ка­сын да кү­тә­ре­шә, кы­ен хәл­дә ка­лу­чы­лар­га яр­дәм итәр­гә ашы­га тор­ган ха­рак­тер­лы ке­ше Ра­дик. Һәм ул үз-үзе­нә бик­лә­неп, уй­га би­ре­леп уты­рыр­га яра­та... Ке­ше­ләр бер-бер­сен ни өчен яра­та? Ба­ры тик тыш­кы кы­я­фәт, ма­тур­лык өчен ге­нә­ме? Ке­ше­нең эч­ке дөнь­я­сы­на, га­мәл­лә­ре­нә га­шыйк бу­лу мөм­кин­ме? Неч­кә кү­ңел­ле, юмарт, акыл­лы бу егет­не шун­дый со­рау­лар бор­чый иде.

Көн­нәр­дән бер көн­не Ра­дик­ның со­ци­аль чел­тә­ре­нә та­ныш бул­ма­ган бер кыз ки­леп ку­шыл­ды. Шун­нан баш­лап, алар бер тук­та­мый язы­ша, хат­лар алы­ша баш­ла­ды. Ике ара­да нин­ди­дер ут­лар ка­бын­ган ке­бек тә то­ел­ды. Ка­ми­лә (яңа дус­ты үзен шу­лай дип та­ныш­тыр­ды) аңа үзе­нең фо­тог­ра­фи­я­лә­рен җи­бәр­де, бер­ни­чә тап­кыр оч­ра­шыр­га да те­ләк бел­де­реп ка­ра­ды. Тик егет­нең ге­нә  үзен күр­сә­тәсе кил­ми иде. Ник ди­сәң дә, та­за егет­ләр­гә кыз­лар бик ка­ра­мый шул. Шу­лай итеп, алар­ның ара­ла­шуы көн­нән-көн ки­ме­де, ә бер­за­ман Ра­дик со­ци­аль чел­тәр­ләр­дән, го­му­мән, юк­ка чык­ты. Бо­лай эш­ләү егет­кә ях­шы­рак ке­бек то­ел­ды.

Бу хәл­ләр­дән соң күп­ме ва­кыт­лар уз­ган да, күп­ме су­лар ак­кан бул­ган­дыр. Бер­көн­не, урам­нан бар­ган ва­кыт­та, Ра­дик­ның эс­кә­ми­я­дә бер­нин­ди хә­рә­кәт­сез утыр­ган өл­кән яшь­тә­ге ха­ным­га кү­зе төш­те. Янын­да бер­кем дә бул­ма­ган­лык­тан, бу ке­ше­нең яр­дәм­гә мох­таҗ икә­нен аң­лап ал­ды ул.  Бә­хет­кә, ха­ным авыз эчен­нән ге­нә бер-ике сүз әй­тә ал­ды. Һәм ке­сә­сен­дә­ге да­ру­ы­на ку­лын суз­ды. Алып ка­бар­га гы­на хә­ле җит­ми иде аның. Шу­шы миз­гел эчен­дә яр­дәм итәр­гә дип та­гын бер кыз ки­леп утыр­ды. Ки­нәт ке­нә Ра­дик­ның кар­шы­на оч­ра­ган кыз­га кү­зе төш­те. Һәм шул ва­кыт­та аның та­ныш йө­зе егет­кә бик якын бу­лып то­ел­ды. Уй-хы­ял­ла­ры­на би­ре­леп тор­ган ара­да, Ка­ми­лә аңа ягым­лы та­вы­шы бе­лән эн­дә­шеп өл­гер­гән иде ин­де. Бу ва­кыт­та үзен әл­лә ни­чек хис ит­те Ра­дик. Күп­ме ва­кыт яше­ре­неп йөр­гән­нән соң, яз­мыш алар­ны ки­нәт ке­нә үзе оч­раш­тыр­ды бит. Кыз­ның егет­кә со­рау­ла­ры бик күп җы­ел­ган иде. Ни өчен юк­ка чы­гу­ла­рын һәм бер тап­кыр да оч­раш­мый ка­лу­ла­рын алар бер-бер­се­нә аң­ла­тыр­га ты­ры­шып ка­ра­ды. Ә бит те­ге ва­кыт­та Ра­дик­ның Ка­ми­лә бе­лән ара­ла­шу­ны өзәр­гә те­лә­ве ба­ры тик үзен­нән һәм хис­лә­рен­нән ка­чу ча­ра­сы гы­на бул­ган икән. Яңа гы­на бө­ре­лә­неп кил­гән хис­ләр­не бу га­мәл ге­нә бе­те­рә ал­мый иде шул. Бу оч­ра­шу­да егет­нең кы­я­фә­те­нә исе-акы­лы ки­теп ка­рап тор­ды Ка­ми­лә. Нәкъ аңа ошый тор­ган киң җил­кә­ләр, озын гәү­дә, җи­рән чәч һәм бе­раз гы­на кал­кып тор­ган бо­ры­ны егет­не баш­ка­лар­дан ае­рып тор­ган сый­фат­лар ке­бек то­ел­ды аңа. Ә иң сок­лан­дыр­гы­чы, аның бе­рен­че­ләр­дән бу­лып яр­дәм­гә ашы­гуы зур игъ­ти­бар­га ла­ек иде. Ке­ше­нең тыш­кы кы­я­фә­те ге­нә тү­гел, эч­ке дөнь­я­сы­ның да ма­тур бу­луы бик мө­һим икән шул!

Ай­гөл, Ка­зан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев