Сездә ничек атала?
Бу йоланы «яулык бәйрәме», «сөлге җыю» «сөрән сугу» дип атаучы авыллар да бар.
Сабан туена берничә көн кала, элек-электән килгән матур гореф-гадәт – бирнә-бүләк җыю йоласы башкарыла. Күп җирдә ул сөрән салу буларак билгеле. Бу йоланы «яулык бәйрәме», «сөлге җыю» «сөрән сугу» дип атаучы авыллар да бар. Ихлас, киң күңелле, кешеләрне, дөньяны яратучы, гореф-гадәтләрне саклап яшәүче райондашларыбыз ел саен бүләкләрен алдан әзерләп куялар. Күп кеше тәмле телен, җыр-биюен, җор сүзен эшкә җигеп каршы ала сөрәнчеләрне. Сөрәнчеләр рәтенә быел «Алдынгылар хәрәкәте» дә кушылды. Җырлап, күңелле итеп бүләк җыйдык. Безне һәр өйдә шатланып каршы алдылар, изге теләкләрен җиткерделәр. Сабантуй бәйрәме һәркемгә шатлык китерсен, күңелле үтсен!
Апас урта мәктәбе укучылары хәбәр итә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев