Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Сентябрь аеннан балалар өчен язучылар, журналистлар белән очрашулар циклы үткәрелә башлый

2022 елның сентябреннән балалар өчен язучылар, журналистлар һәм танылган кешеләр белән очрашулар циклын үткәрү планлаштырыла.

Казанда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин Мәскәү татарлары автономиясе һәм «Мирас» автономияле коммерцияле булмаган оешма вәкилләре белән очрашты. Алар «Ак Бүре дуслары клубы»н төзү буенча уртак проект турында фикер алышты.

Очрашуда Татарстан Язучылар берлегенең иҗат буенча беренче урынбасары Илсөяр Иксанова, Мәскәү татарлары автономиясе рәисе Фәрит Фәрисов, «Мирас» оешмасының директоры Римма Шакирова, автономия вәкилләре Тимур Сабиров һәм Нияз Җамалиев катнашты.

2022 елның сентябреннән балалар өчен язучылар, журналистлар һәм танылган кешеләр белән очрашулар циклын үткәрү планлаштырыла. «Ак Бүре белән татар телен укыйбыз» мультимедиа мәгариф проектын иҗат итүчеләрдән һәм партнерларыннан конкурслар үткәреләчәк һәм бүләкләр булачак.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев