«Шәрык клубы» интерактив мультимедия комплексы Казан халкы һәм кунакларын ял итәргә чакыра.
«Шәрык клубы» интерактив мультимедия комплексы Казан халкы һәм кунакларын ял итәргә чакыра.
Программада экскурсияләр, легендар татар концерт-спектакльләр видеоларын һәм кино карау тәкъдим ителә.
Шулай ук, түбәндәге мультимедия экспонатлары белән танышырга мөмкин:
- «Вакыт елгасы» (экран-диварда театрның видеоелъязмасын карау),
- «Закулисье» тулыландырылган чынбарлыкның AR-буклеты (виртуаль грим, костюмнар, театр буенча виртуаль экскурсия),
- «Призрачный театр» (спектакль фрагментларын кабаттан тудыручы инсталляция),
- «Театр. Чор. Шәхес» (милли театр сәнгатен формалаштыруда күренекле шәхесләр һәм тарихи вакыйгалар турында интерактив проекция китабы),
- «Пазл» (роль уйнаучы артистның фотосын җыю).
Экскурсияләр көн саен 13:00, 15:00, 17:00 һәм 19.00 сәгатьләрдә оештырыла. Билетларны Пушкин картасы белән дә алырга мөмкин.
Фото: оештыручылардан
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев