«Шәп блогер» медиамәктәбенең беренче дәресе узды
«Ялкын» журналы студиясендә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте гамәлгә куйган «Шәп блогер» медиамәктәбенең беренче дәресе узды.
«Мин бар җирдә мантра төсле шушы сүзләрне кабатлап әйтәм: замана балалары телевизор карамый, радио тыңламый, газета укымый, киләчәк – блогерлар кулында. Балалар телефоннарына чумган. Ул «киләчәк» безнең «бүгенгә» әйләнде. Бу – тарихи этап. Мәгълүмат белән танышу да, күңел ачу да, белем, тәрбия алу да, баланың үзаңы формалашуы да телефон эчендә үтәчәк, ягъни блогерлар ярдәмендә эшләнәчәк. «Шәп блогер» медиамәктәбенең ачылуы – чын-чынлап тарихи вакыйга», – диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков.
«Проектның төп идеясе – милли контент җитештерүче блогер булырга теләгән яшьләр өчен уку мәйданчыгы булдыру. Кураторларыбыз буларак нәкъ менә шундый блогерлар сайланды. Алар, популяр блогер булуыннан тыш, блогында туган телен, милләтенең мәдәниятен танытуы белән уникаль. Ул дәрес укучы егет-кызларыбыз өчен файдалы булыр дип ышанабыз. Хуш килдегез. Укырга! Укырга! Укырга!», - диде «Ялкын» журналы баш мөхәррире, медиамәктәпнең җитәкчесе Илназ Фазуллин.
Медиамәктәп җитәкчесе проект кысаларында башкарып өлгерелгән эшләр белән дә таныштырып китте. Җитәкченең сүзләре буенча, быелгы яз-җәй эчендә проектның командасы районнарга барып егермедән артык мәктәптә очрашулар уздырган, утызга якын лагерьгә барып балалар һәм яшүсмерләр белән очрашкан, мастер-класслар уздырган, медиамәктәптә шөгыльләнергә теләге булган укучыларны җыйган.
Раил Арсланов «Хижина музыканта» ютуб-каналын алып бара. Җырлап кына танылу авыр икәнен аңлап, видеоэлемтә аша танышу сервисына керә һәм кызларга баянда уйнап, җырлап күрсәтә, шул рәвешчә таныла. Үзенең тарихын сөйләгәч, Раилгә күпсанлы сораулар яудырдылар. Раил беренче реклама акчасы 6 ел эшләгәннән соң 5 мең сум икәнен әйтте. «Яхшы тормыш белән яшәү өчен мин бүген җитәрлек акча эшлим. Хәер, музыка өлкәсендәге блогерлык күп акча китерә торганнардан саналмый. Алай да әле бик яхшы акча эшли алам», - диде блогер.
Илнар Идрисов (Ильнариус Татариус) заманында популяр булып китүен үзе дә сизми калган блогер. Дус егете белән кызы Илнарның үзләрен видеога яздырып мәхәббәт тарихы шикелле матур видеоязма монтажлап бирүен сорыйлар. Илнар әнисе кредитка алып биргән бишенче айфонын алып дусларын төшерә. Видеоязма интернетка эләккәч, биш кеше комментарий язып калдыра. «Бу бит популярлык!» - дип шакката егет. «Без киләчәктә балаларыбызга әниләре белән ничек танышуыбызны ничегрәк аңлатачакбыз?» дигән темага вайн зур ажиотаж тудыра.
Аннары көн саен Илнарга йөзләгән кеше языла башлый. Аннары ул Татарстанның төрле районнарындагы диалект белән уйнап, кызыклы видео төшерә. Ул видео астында меңләгән кеше комментарий калдыра. «Ә Актаныш кая?», «Апаслар кая?» ише комментарийләр белән Илнарны бу вайнның икенче өлешен дә төшерергә этәрәләр. Шулай Ильнариус Татариус интернет киңлегендә таныла.
«Мин татарча төшереп, таныла башлагач, иң элек ниндидер рәхәт хис, бераз йолдызлык тойсам, аннары мине тиз җиргә төшерделәр. Иң беренче хейтерларым үземнең авыл кешеләре һәм күрше-тирә авыллар булды. Татарча контент төшерүнең бер бик авыр ягы бар. Аз гына хәләл булмаган әйбер төшереп куйсаң, «бетерәләр». Бигрәк тә олырак яшьтәге апалар каты ташлана. Татар телендә төшерсәң, татарларга бик нык ярарга кирәк икән. Югыйсә хейттан башың чыкмаячак», – диде ул.
Алга таба булачак блогер егет-кызлар практик күнегүләр үтәделәр, «укытучыларыннан» төзәтүләр, шелтәләр, мактау-бәяләр ишеттеләр. Дәрес азагында өй эше бирелде. Киләсе тугыз дәрестә блогер булырга теләүче егет-кызлар керәшен блогеры Олеся Дмитриева, рус блогеры Александр Ситников, мари блогеры Лиана Федорова, чуаш блогеры Ксения Романовадан лекцияләр тыңлаячак. Дәресләрнең унысы да уздырылганнан соң медиамәктәп укучыларын чыгарылыш кичәсендә тантаналы рәвештә «олы юлга» озатачак.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatmedia-tarafynnan-gamalga-kuelucy-sap-bloger-mediamaktabenen-berence-darese-uzdy-5875991
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев