Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Сабантуйлы җәй..

Мөгаен, иң кызыклы уеннарның берсе – чүлмәк вату булгандыр. Күзләрен яулык белән каплаган кызлар-малайлар и тырыштылар да инде, һәркемнең дә таяк белән чүлмәккә тидерәсе килде.

Сабан туе – хезмәт туе...
                                               Күңелле сабантуйлары
                                               Бүген бездә зур бәйрәм
                                               Матур җырлар җырлый-җырлый
                                               Уйныйбыз әйлән-бәйлән...

   Җәй... Чәчәкле, җиләкле җәй... Сабантуйлы җәй... Сабантуй – татар халкының борынгыдан килгән милли бәйрәме. Язгы кыр эшләре беткәч, халкыбыз бер ял итеп, күңел ачып – бәйрәм итә. Бу бәйрәмне зурлар да, балалар да сагынып көтеп ала. Балачакның  иң истә кала торган, иң яраткан бәйрәмедер ул – Сабантуй. Матур күлмәк-туфлиләрен киеп, чәчләренә аллы-гөлле тасмаларын тагып, кызлар бәйрәмгә әзерләнә. Малайлар да алардан калышмый: күлмәк-чалбарларын рәтли, чәчләрен төзәткәләп куя. Аларга кызлар алдында сынатырга ярамый, ярышка кереп, иң зур бүләкне алырга кирәк. 
   Безнен 123 нче “Акчарлак” балалар бакчасында да  шаулап-гөрләп Сабан туе узды.  Бәйрәм узасы мәйдан искиткеч матур итеп, милли рухта бизәлде. Балалар алдан Сабантуй турында шигырьләр, җырлар өйрәнделәр. Бәйрәмгә бик тырышып әзерләнделәр. Бәйрәмебезгә Батыр белән Шомбай да кунакка килгән иде. Алар балаларга төрле уеннар уйнатты: кашыкка йомырка салып йөгерү, чиләк белән су ташу, атка атланып чабу – берсе дә калмады. Малайлар, билләргә сөлге урап, көрәшеп тә алдылар, канат та тарттылар, капчык киеп тә йөгерделәр.  Капчык киеп йөгергәндә егылучылар да булмады түгел, тик беркемнең дә сынатасы килмәде, сикереп торып уенны дәвам иттеләр. Мөгаен, иң кызыклы уеннарның берсе – чүлмәк вату булгандыр. Күзләрен яулык белән каплаган кызлар-малайлар и тырыштылар да инде, һәркемнең дә таяк белән чүлмәккә тидерәсе килде. Калган балалар чүлмәк ватучыга көч биреп торды. Җитезрәкләре, кыюраклары уенда җиңеп чыкты. Балалар Сабантуй бәйрәменнән бик канәгать калдылар. Уеннарга һәр бала бик теләп катнашты, бүләкләр алды. Бу бәйрәм алар күңелендә бик озак сакланыр.


Гөлназ Хаҗиева, татар теленә өйрәтү тәрбиячесе
123 нче “Акчарлак”балалар бакчасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев