Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Резидә Юсупова: «Космоска очарга кирәк дисәләр дә курыкмагыз!»

Укып чы­гу­га, бө­тен дөнь­я­ны яу­лап алам дип хы­ял­лан­ма­гыз – үзе­гез­гә тәҗ­ри­бә туп­лау өчен ва­кыт би­ре­гез.

Жур­на­лис­ти­ка –  бик кы­зык­лы, һәм шул ва­кыт­та авыр һө­нәр­ләр­нең бер­се­дер дип уй­лыйм мин. Әйе, мин шу­лай уй­лыйм. Ә ме­нә про­фес­си­о­нал­лар үз­лә­ре нин­ди фи­кер­дә икән?

«Шәһ­ри Чал­лы» га­зе­та­сы­ның баш ре­дак­то­ры Ре­зи­дә Юсу­по­ва бе­лән без жур­на­лис­ти­ка ту­рын­да сөй­ләш­тек.

– Ре­зи­дә апа, хә­ер­ле көн­нәр! Сез ни­чек яза баш­ла­ды­гыз, ни­чек жур­на­лис­ти­ка­га ке­реп кит­те­гез? Жур­на­лис­ти­ка – сез­нең ба­ла­чак хы­я­лы­гыз иде­ме?

– Хә­ер­ле көн, Алия. Ми­нем әти­ем га­зе­та­лар­га мә­ка­лә­ләр яза, үз фи­ке­рен бел­де­рә бе­лә иде. Аның бу сә­лә­те ми­ңа да күч­кән­дер, кү­рә­сең.

Мәк­тәп­тә укы­ган­да ук үзе­без­нең «А­выл ут­ла­ры» ра­йон га­зе­та­сы­на мә­ка­лә­ләр яза баш­ла­дым. Алар­ның ба­ры­сы да ба­сы­лып чык­ма­ды, әл­бәт­тә. Лә­кин ба­сыл­ган ча­гын­да бу ми­нем өчен бик зур ва­кый­га бу­ла иде. Шу­ңа­дыр, мин­дә нин­ди һө­нәр сай­лар­га ми­кән ди­гән уй-ике­лә­нү дә бул­ма­ды – мәк­тәп­не тә­мам­ла­гач, Ка­зан дәү­ләт уни­вер­си­те­ты­ның жур­на­лис­ти­ка бү­ле­ге­нә укыр­га кер­дем.

– Сез ме­нә жур­на­лис­ти­ка­да укы­ган­сыз, ә бу һө­нәр­гә укы­ма­ган ке­ше жур­на­лист бу­лып эш­ли ала­мы?

– Эш­ләр­гә  мөм­кин. Әгәр ке­ше­нең кы­зык­сы­нуы, та­би­гый сә­лә­те, ке­ше­ләр бе­лән кай­на­шу те­лә­ге бар икән, рә­хәт­лә­неп эш­ли ала, ди­еп уй­лыйм. Без­нең «Шәһ­ри Чал­лы» ре­дак­ци­я­сен­дә дә бар ан­дый­лар. Яз­ма­ла­ры һич тә дип­лом­лы жур­на­лист яз­ма­ла­рын­нан ким тү­гел.

– Жур­на­лист бу­лып эш­ләү­нең унай һәм тис­кә­ре як­ла­рын әй­теп үте­гез әле.

– Жур­на­лис­ти­ка ке­ше­нең бик юга­ры ин­те­ллект­ка ия бу­лу­ын та­ләп итә. Әгәр дә үз фи­ке­рең­не бел­де­рер­гә, җәм­гы­ять­тә нин­ди­дер фи­кер фор­ма­лаш­ты­рыр­га те­ли­сең икән, син фи­кер­ләү дә­рә­җә­се бу­ен­ча ке­ше­ләр­дән өс­тен бу­лыр­га ти­еш. Әгәр дә өс­тән-өс­тән ге­нә яза­сың икән, мо­ны уку­чы си­зә­чәк. Кыс­ка­сы, без­гә һәр­ва­кыт күп укыр­га, кы­зык­лы шә­хес бу­лыр­га ом­ты­лыр­га ту­ры ки­лә. Бу – жур­на­лис­ти­ка­ның уңай ягы.

Ә тис­кә­ре ягы – тын­гы­сыз­лык­тыр. Син тәү­ле­ге­нә 24 сә­гать уй­да-фи­кер­дә бу­лыр­га ти­еш бит.

Кыз­га­ныч, хә­зер жур­на­лис­ти­ка­га ка­раш үз­гәр­де, чөн­ки ха­лык күб­рәк со­ци­аль чел­тәр­ләр­дә бло­гер­лар тор­мы­шын кү­зә­теп уты­ра. Жур­на­лис­ти­ка за­ман­ча көн­дәш­лек бе­лән оч­раш­ты.

– Сез­нен фи­ке­ре­гез­чә, ях­шы жур­на­лист нин­ди сый­фат­лар­га ия бу­лыр­га ти­еш?

– Тын­гы­сыз, эз­лә­нү­чән бу­лыр­га, ке­ше­ләр­гә һәр­ва­кыт ту­лы мәгь­лү­мат би­рер­гә ты­ры­шыр­га ти­еш. Ә ке­ше­ләр аның яз­ма­ла­рын кө­теп алыр­га...

– Сез­нең тор­мыш­ка аш­ма­ган хы­я­лы­гыз кал­ды­мы?

– Әйе. Мин бит «те­ле­ви­зи­он­щик». Фильм­нар тө­ше­рү юнә­ле­ше­нә ке­реп ки­теп бар­ган­да, Чал­лы ад­ми­нист­ра­ци­я­се­нә «Жи­лой квар­тал» га­зе­та­сын оеш­ты­рыр­га ча­кы­рып ал­ды­лар да фильм­нар тө­ше­рү тук­та­лып кал­ды. Лә­кин мин бу хы­я­лым­ны чын­га ашы­рыр­мын, ди­п уй­лыйм.

– Бу­ла­чак жур­на­лист­лар­га нәр­сә әй­тер иде­гез?

– Укып чы­гу­га, бө­тен дөнь­я­ны яу­лап алам дип хы­ял­лан­ма­гыз – үзе­гез­гә тәҗ­ри­бә туп­лау өчен ва­кыт би­ре­гез.  Һәм бер­нин­ди за­да­ни­е­дан да ку­рык­ма­гыз – хәт­та, кос­мос­ка очар­га ки­рәк, ди­сә­ләр дә.

Алия Вәлиева, Чаллы шәһәре, Гали Акыш исемендәге лицей-интернат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев