Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Рәйсә Абдуллина: «Халыкара олимпиада: еладык та, шатландык та!»

Россиянең барлык төбәкләреннән һәм шулай ук Кыргызстан, Казахстан, Әзербәйҗан, Үзбәкстаннан килүче 500 укучы Казанда очрашты. Сәбәбе – башкалабызда 4 көн дәвамында узган татар теленнән X Халыкара олимпиада.

Укучылар өчен төрле спектакльләр карау, экскурсия, татарча дискәтүк һәм башка бик күп төрле кызыклы чаралар оештырылган иде. Кыскасы, көлдерделәр дә, елаттылар да.

  500 үз милләтен, телен кадерләүче кешеләрдән торган зур бер гаилә... Әлеге татар мохитен татып карар өчен мин сезгә олимпиаданың җиңүчесе – Рәйсә Абдуллина белән әңгәмәне тәкъдим итәм.

Тулы исеме — Абдуллина Рәйсә Илдар кызы

Укый — МБГБУ «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе»

Кумиры — Алинә Заһитова

Иң зур уңышы — 2023 елда татар теленнән һәм әдәбиятыннан Халыкара олиипиада җиңүчесе

Девизы — Тырышкан табар, ташка кадак кагар!

– Сәлам, Рәйсә! Уңышларың белән тәбрик итәм сине! Һәм әңгәмәне шундый сораудан башлап җибәрәсем килә: татар әдәбияты синең өчен нәрсә?

– Татар теле һәм татар әдәбияты – тормышымның чиксез зур өлеше. 6нчы сыйныфта укыганда мин беренче тапкыр олимпиадага барган идем. Хәзер инде10 нчы сыйныфны тәмамлап киләм. Әдәбият миңа үз-үземә ышаныч бүләк итте.

– Быел олимпиадага бераз үзгәрешләр кертелгән иде, ничек сиңа, ошадымы? Әллә узган ел әйбәтрәк идеме?

– Быел мин уңышларымның иң зурысына ирештем: татар теле һәм әдәбияттан X Халыкара олимпиада җиңүче исеменә лаек булдым! Моның өчен мин әти-әниемә, укытучы апам Эльмира Мәсхүт кызына һәм миңа гел терәк булып торган дусларыма рәхмәтлемен. Үзгәрешләргә килгәндә, миңа ошады: программа да кызыклырак иде, олимпиада этаплары да оешканрак иде.

– Олимпиаданың иң ошаган өлеше - ...?

– Г. Камал театрында «Нәзер» спектаклен карау. Әлеге мәгънәле әсәр мине бик уйландырды: бер көлдем, бер еладым. Һәм, әлбәттә, мәңге хәтеремдә уелып калган мизгел: мине котлап, җиңүче дипломын тапшыру.

– Синең өчен әдәбият һәм иҗат бәйлеме?

–  Әйе, Фирүзә! Һичшиксез! Миңа икесе дә якын. Китап укырга да яратам, үземдә иҗат итү теләге дә бар. Кечкенә чактан шигырьләр язу белән мавыктым. Һәм горурлык белән әйтә алам: шигырьләрем, Аллага шөкер, камилләшкәннән камилләшә бара. Әдәбиятка килгәндә... Бу минем иң зур мәхәббәтемдер, мөгаен... Хәсән Туфанның «Кайсыгызның кулы җылы?» шигыреннән алып Зөлфәт Хәкимнең «Телсез күке» әсәрләренә кадәр, барысы да шулкадәр йөрәгемә якын!  

– Болардан тыш тагын нинди кызыксынуларың бар?

– Музыка, бию... Шулай ук яшьләр сәясәте юнәлешендә дә үземне сынап карадым: Россиякүләм «Большая перемена» конкурсының призеры һәм «21 гасыр лидеры» конкурсының финалисты булып танылдым.

– Әдәбияттан бераз читкәрәк китеп, сиңа шундый сорау: ничек уйлыйсың, башта тавык барлыкка килгәнме, әллә йомыркамы?  

– Дөресен әйткәндә, бу сорау өстендә шактый баш ватканым булды. Шулай да, мин йомырка беренче барлыкка килгән дип уйлыйм. Чөнки ул күләме буенча кечкенәрәк һәм тавык бит йомыркадан чыга!

Фирүзә Ибраһимова, Яңа Чишмә районы, Чаллы Башы мәктәбе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X