“Онытырга хакыбыз юк!”
Безнең татар халкында “Кешенең матурлыгы – аның кылган гамәлләрендә” дигән әйтем бар. Мин бу әйтем белән бик тә килешәм. Гади, кешелекле гамәлләр кылып яшәгән кеше дә тормышта үзенең якты эзен калдырып китә ала.
Андыйларны да сагынып искә алалар, үрнәк итеп китерәләр. Ә батырлык төшенчәсе астында үз тормышын куркыныч астына куеп, башкалар өчен гомерен биргән кешеләр тора, минемчә. “Кешеләр төрле булган кебек, батырлык та күп төрле шул...” дип язган яраткан язучым, батырлыкның рухи үрнәге Фәнис абый Яруллин“Җилкәннәр җилдә сынала” әсәрендә. Әйе, батырлар бик күп һәм бик төрле.
Очучылар, врачлар, волонтерлар, коткаручылар турында, аларның бу катлаулы тормышта һәрдаим батырлыклар эшләүләре турында бик еш ишетәбез, дәресләрдә алар турында сөйләшәбез, үрнәк итеп алабыз, аларның кылган гамәлләренә сокланабыз. Кемнәрдер сабый балаларны үлемнән коткара, ут эченнән алып чыга, кемнәрдер сугыш кырларында иптәшләренең гомерен саклап калыр өчен үзен-үзе аямый. Кемнәрдер көрәш батыры, икенче берәүләр кыр батыры. Алар, әлбәттә, кыю, батыр, куркусыз, тырыш кешеләр. Алар туган илебезнең чын патриотлары.
Илебез тарихында төзәлмәс яра булып тарихка уелган канлы вакыйга – 1941-1945нче еллардагы Бөек Ватан сугышы геройлары – үзләре бер зур батырлык үрнәге. Бөек Ватан сугышының биш Советлар Союзы Герое Актаныш районыннан. Шуларның берсе – Хәсән Заманов авылдашыбыз, безнең өчен зур горурлык. Аның данлы исеме кешеләр күңелендә, аның тормышы, сугышчан юлы турында өйрәнүләр дәвам итә, димәк, ул халык күңелендә, ул яши. Герой һәйкәленнән чәчәкләр өзелми.
Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарыбыз сафы бик аз калды. Авылдашыбыз, бүгенге көндә авылыбызның бердәнбер сугыш ветераны Нурфика апа да минем өчен батырлык үрнәге. Фронтта да, исән-сау әйләнеп кайткач, авылда да шәфкать туташы, ана, тыйнак хатын-кыз, хәзер инде Ак әби. Сугыш кайтавазы гына күңеленнән китми, онытылмый аның. Язлар җиткән саен, Җиңү бәйрәмен зур дулкынлану белән көтеп ала.
Минем дәү бабам – Мәлихов Барый Мәлих улы да Бөек Ватан сугышын кичеп, исән-сау, ләкин бик күп тән яралары белән әйләнеп кайткан. Каты бәрелешләрдә күп тапкырлар катнашырга туры килә аңа. Сугышчан батырлыгын бәяләгән орден – медальләре буыннан-буынга күчеп, кадерләп саклана. Дәү бабам инде күптән вафат. Ул – безнең нәселебезнең данлы кешесе, ул безнең өчен каһарман.
Кызганычка каршы, илебез сугышлардан бик арынып тормый шул. Әниемнәр гаиләсенә Әфган сугышының җилләре килеп кагыла. Әнинең бертуган абыйсы Рәсих абый хәрби хезмәткә киткән җиреннән, Әфганстанда барган сугыш кырларына озатыла. Бәхеткә, ул да исән-сау кайта. Ләкин аңа катлаулы тән яралары белән беррәттән, җан яралары да бик күп ияреп кайта. Күп кенә иптәшләрен сугышта югалтуны бик авыр кичерә. Үз эченә бикләнә, бик озак вакытлар бу халәтеннән чыга алмый. Бүгенге көндә дә аз сүзле, тыйнак, үз эшен җиренә җиткереп эшли. Ул бервакытта да сугышта катнашуы белән мактанмый, киресенчә барысын яшереп, эчендә саклый. Солдат хезмәтеннән “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнеп кайткан абыемны да “батыр абыем” дип әйтә алам һәм аның белән чын күңелдән горурланам.
Кызганычка каршы, илебез күкләре бүген дә тыныч түгел. Украинада барган хәрби хәрәкәтләрдә япь-яшь егетләр, бөркеттәй ир-атлар һәлак була. Әлеге хәрби хәрәкәтләрдә куркусыз авылдашларыбыз Илдар абый һәм Алмаз абый да катнаша. Бу батыр егетләр кулларына иң беренчеләрдән булып корал алдылар, илебезне, безнең тынычлыкны сакларга үз теләкләре белән киттеләр. Алар – авылыбыз батырлары. Без аларның исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.
Җирдә яз хакимлек итә. Җиңү бәйрәме якынлашкан саен һәр гаилә үзенең батырларын барлый. Тарих тагын бер кат күздән кичерелә. Әйе, батырларыбызны онытырга хакыбыз юк! Күңелләрдә бары бер теләк: “Дөньяда тынычлык булсын иде”. Сугыш кырларында гына түгел, тыныч тормышта да батырлыкларга урын бик күп. “Батырлык көндәлек очрап торган авырлыкларга үҗәтләнеп каршы барганда тәрбияләнә” дип язган күренекле рус язучысы, драматург Н.А. Островский. Ә менә без, безнең буын батырлыклар кылырга курыкмабызмы? Шуңа күрә дә батырланы күңелебездә йөртсәк иде. Аларны онытырга хакыбыз юк!
Азалия Ямалиева, Актаныш районы Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев