Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Җомга көнне кунакка бардык

«Җомга кунагы» — кызык исем бит, әйеме? Чаллының 84нче лицей-интернатында менә шундый кызыклы проект эшли.

«Җомга кунагы» — кызык исем бит, әйеме? Чаллының 84нче лицей-интернатында менә шундый кызыклы проект эшли. Шушы көннәрдә аның беренче очрашуы булды. Очрашуга танылган язучылар һәм шагыйрьләр — Факил Сафин, Әлфия Ситдыйкова, Лилия Гыйбадуллина, Гөлназ Нуриева, һәм, билгеле инде, безнең «Көмеш кыңгырау» газетасы да килгән иде. 

Гали Акыш — милли рух бирүче мәктәп

Очрашу символик концерт номеры белән башланып китте — лицей укучысы Сәминә Шәехова «Ай, былбылым» җырын башкарды. Аннан инде укучылар алдында язучы, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Факил абый Сафин чыгыш ясады. «Гали Акыш» — легендар уку йорты", — дип сөйләде Факил абый. — Лицей дистә еллар буе балаларда милли рух тәрбияли." Һәм тагын бер бик кирәкле фикер әйтте ул: «Әгәр бүген туган телегезне өйрәнмисез икән, иртәме-соңмы үкенүегез мөмкин», — диде. 

Бүген иҗат мәйданы бар!

Гомумән алганда, сүз, билгеле, туган телдә иҗат итү турында барды. Иҗат бит әле ул мәйдан сорый — ә Чаллыда иҗади балалар өчен бөтен шартлар бар. Бездә әдәби иҗатка тартылучыларга ярдәм итә алырлык язучылар яши, Факил абый сүзләре белән әйтсәк. Ә шигырь-хикәяләрен бастыру өчен, әлбәттә, «Көмеш кыңгырау» газетасы, «Мәйдан» журналы бар. 

Әдәбиятны бизнес дип карарга кирәк

Тагын бер бик кызыклы фикер яңгырады әле очрашуда — шагыйрә, язучы, «Мәйдан» журналында баш редактор вазыйфаларын башкаручы Лилия Гыйбадуллина әдәбиятны бизнес белән чагыштырды. «Бүген әдәбиятны бизнес дип карарга кирәк. Сездән әдәби әсәрләр көтәләр. Әгәр дә шигырең конкурста җиңсә, бер шигырь белән дә 50 мең сум акча эшләргә була. Татарча язылган шигырь өчен! Ә шигыр язу өчен татарча әйбәт белергә, татарча китаплар укырга кирәк. Мин бер повесть язып 300 мен сум эшләдем», — диде. 

Шагыйрә Гөлназ Нуриева да Лилиянең фикеренә кушылды: «Бүген иҗат кешеләре өчен стимул булырлык әдәби конкурслар бар, — диде. — Көн саен язып кына, үз көчегезгә ышанырга мөмкин». 

Язучы, шагыйрә Әлфия апа Ситдыйкова кичәне шигырьләр белән бизәде. 

«Көмеш кыңгырау» турында

«Көмеш кыңгырау» турында да сүз булды, әлбәттә. Укучылар өчен бәлки иң якын тема булгандыр әле ул «Көмеш кыңгырау» — ни әйтсәң дә, үз газеталары! «Көмеш кыңгырау» хәбәрчеләре арасында 84 лицей-интернат укучылары да күп. Һәм, иң мөһиме — лицейда безнең газетага йөздән артык бала язылган. 6нчылар (быелы инде 7ләр) "Көмеш кыңгырау"ны быел хәтта сыйныфлары белән алдыра. Афәрин, кызлар-егетләр! 
Сүз уңаеннан — шундый матурлар иде ул көнне лицей укучылары! Малайлар — түбәтәйләрдән, кызлар — калфаклардан! Искитмәле! 

Ризидә Рәхмәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев