Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Олимпиаданың кыйммәте – чит илләрдән килгән кунакларның татар телендә сөйләшүендә

IX Халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасыннан тагын бер кайтаваз - Чаллының 76нчы гимназиясе укучысы Камилла Сираевадан.

Менә зарыгып көтеп алган IX Халыкара татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада узып та китте. Әлбәттә, әлеге чарада катнашу бәхете һәркемгә дә тәтеми, монда иң-иңнәре— 8-11 сыйныфлар арасында республикакүләм олимпиадада призлы урыннар яулаганнар, Россия регионнарыннан, чит илләрдән катнашучылар килә.

Олимпиада елдагыча Универсиада авылында, Идел буе дәүләт спорт һәм туризм университетында үткәрелә. Шуннан башларга кирәк: монда һич кенә дә вакыт җитми! Укучылар олимпиадага әзерләнә дип уйласагыз, ялгышасыз. Чөнки һәр катнашучыны дүрт көн буена тыгыз һәм күңелле  программа көтә.

Беренче көннән үк Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында ачылу тантанасы, ә аннары соң "Син бит минем бергенәм" спектакле куела. Икенче көнге иртә иң дулкынландыргыч һәм монда килүнең төп максаты булган вакыйга— олимпиаданың язма этабыннан башланып китә. Һәр укучы биремнәрне җиңү максатын беренче чиратка куеп, бар нәрсәне дә онытып торып, чын-чынлап тырышып эшли, чөнки әлеге масштаблы олимпиадада җиңү— зур дәрәҗә. Бераздан, кабат программадагы күңелле чаралар дәвам итә: "Авторучка" фильмын карау, ә соңыннан көтеп алынган Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында "Мәхәббәт FM" спектакленә бару. 

Өченче көн— проектлар яклау көне, тагын бер дулкынландыргыч момент. Дүрт сәгать дәвамында катнашучылар "Минем шәҗәрә" дигән темага проектларын яклыйлар. Шунысы кызык: "Проектка әзерме?" дигән сорауга: "Иий, аңа әзерләнергә вакыт та булмады"—, дип җавап бирүчеләр шактый булды. Ә менә эшләргә килсәк, һәркемнең тырышлыгы җиңүгә лаек, әзерләнүгә күп вакыт һәм көч сарыф ителгәне күренеп тора. Әлбәттә, укучыларның битараф булмавы, туган телгә карата булган мәхәббәте, һичшиксез, сөендерә! 

Һәм ниһаять тагын бер көтеп алган мизгел килеп җитә: барлык эшләр эшләнгән, борчылулар артта калганнан соң— татар яшьләре Казан буйлап экскурсиягә, ә соңыннан дискәтүккә китә. Менә ул олимпиаданың иң күңелле мизгелләре!

Ә чараның соңгы, дүртенче көне искиткеч матур ябылу тантанасы белән тәмамлана. Монда IX Халыкара татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада җиңүчеләрен һәм шулай ук "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрик итәләр. Иң көтеп алган мизгел— Гран-при ияләрен игълан итүдер ул миңа калса. Олимпиадада елдагыча өч Гран-при иясе була. Быел Биектау районы урта белем бирү мәктәбе укучысы Гөлинә Минҗәләева, Пермь краеннан Ләйлә Наҗина һәм Төркиядән Искешәһәр Османгази университеты магистры Гамзә Нур Налбант әлеге дәрәҗәле исемгә лаек булдылар. 

Ябылу тантанасында билгеле шәхесләр шактый күп булды, алар арасында Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов та бар иде.

«Халыкара олимпиада - зур вакыйга. Тукаебыз исән булса телебезнең, традициябезнең киләчәгенә өмет булачагына ышанып шулкадәр сөенер иде. Министрлык телебез язмышы, киләчәге өчен никадәр эш башкара икән. Һәр катнашучы - татарның алтын баганасы», - диде ул.

Тантана традицияләр буенча бөек шагыйребез Габдулла Тукайның "Туган тел"не җырлау белән тәмамланды.

Төркиядән килгән кунагыбыз, Гамзә Нур Налбантның сүзләре аеруча күңелгә үтеп керде: "Мәктәптә укыган чакта татарча җырлар тыңлап та, гашыйк булган идем телебезгә. Бу да төрки тел, ник мин аны аңлый алмыйм дип елый идем. Аннан төрки телләрне өйрәнә башладым.  Хәзер берничә төрки телдә иркен сөйләшә алам. Ләкин татар теле ул минем өчен иң мөһиме. Мин - Төркиядә магистрант. Татар шагыйрьләренең шигырьләрен төрекчәгә тәрҗемә итәмен. Татар теле турында мәкаләләр язам. Аллаһ гомер бирсә, татар теленә гомер буе хезмәт итәчәкмен. Казанда булдым. Казан Кремлен, Сөембикә манарасын, Колшәриф мәчетен күргәндә үземне Алтын Урта һәм Казан ханлыгы вакытында кебек хис иттем. Шундый  мөмкинлекне безгә биргәнегез, олимпиада оштырганыгыз өчен Татарстан республикасына зур рәхмәтебезне әйтәсем килә. Икенчедән, монда гаиләбез кебек булган остазларыбызга рәхмәт. Өченчедән, бик еракта булсак та, һәркайчан минем янымда булган гаиләмә рәхмәтемне җиткерәсем килә".

Шушыдыр инде ул олимпиаданың кыйммәте— чит регион, илләрдән килгән кунакларыбызның туган телдә, татар телендә сөйләшүләре.

Экскурсияләр, театрга барулар, яңа дуслар һәм танышулар, кайвакыт борчылулар, дулкынландыргыч моментлар— болар барысы да Халыкара олимпиада! Монда һәркем шул онытылмас мизгелләр өчен килә. Әлеге олимпиада катнашу үз республикаң һәм туган телең өчен горурлык хисләре уята.

Камилла Сираева, Яр Чаллы шәһәре, 76нчы гимназия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев