Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Мәктәптә өйрәтерләр әле»ме?

Татар баласы ни өчен үз телендә китап аз укый?

Туган тел! Бу турыда күпме шигырьләр язылган, җырлар җырланган....Габдулла Тукайның: «И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!» – дигән шигырь юлларын татар милләтеннән булган һәрбер кеше беләдер, мөгаен. Ләкин бу сүзләр соңгы елларда әниләрнең бишек җырлары белән балаларның йөрәк түренә сеңәме икән? Татар милләтенең бүгенге хәлен беләсегез килсә, шәһәр китапханәләренә барып бәяләп карагыз! Ни өчен дисезме? Татар телендә китап укучылар саны белән кызыксынырга һәм шулай ук татар мәктәпләрендә укыган балаларның ни дәрәҗәдә туган телебезне белүләрен дә тикшереп карарга мөмкинчелек булачак!

ЮНЕСКО тарафыннан Бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе булган туган телебез бүгенге көндә бик кызганыч хәлдә! Китапханәгә килгән күпчелек әби-бабайлар, әти-әниләр балалары белән туган телдә сөйләшмиләр.«Ник балагыз белән чит телдә сөйләшәсез?» – дигән сорауга  җаваплары әзер, алар инде балалар бакчаларын, мәктәпләрне гаеплиләр. Күптән түгел генә баласы белән урыс телендә сөйләшкән әнидән кызын кайсы мәктәпкә бирәсе белән кызыксындым. Туган телендә аралаша алмаган баласын 2нче татар гимназиясенә бирергә җыена икән ләбаса! «Мәктәптә өйрәтерләр әле» – ди.  Бик кызганыч, ана теле булгач, туган телне өйрәнүне гаиләдән башларга кирәклеген онытканнар күп әти-әниләр.

Без мәктәпләрдә татар телендә төрле чарала уздырабыз. Сыйныфтагы балаларның күбесе аңламагач, урыс теленә дә тәрҗемә итәргә мәҗбүр булабыз. Ә укытучылар татар теле дәресендә ничек аңлатырга тиеш булалар икән соң? Монда төп гаеп әти-әнидә билгеле! Әйе, ничек кенә булмасын, гасырлар дәвамында сакланып килгән туган телгә карата хөрмәтне, мәхәббәтне балаларыбызга, оныкларыбызга гаиләдә тапшырырга тиешбез! Бу беренчедән. Ә икенчедән, укытучыларга карата да китапханәчеләрнең әйтер сүзе бар. Егерме елдан артык шәһәр китапханәсендә эшләү тәҗрибәсеннән чыгып әйтә алам, балалар татар телендә китап укымыйлар диярлек! Ә менә урыс теле укытучылары җәйге айларда укырга 20ләп китап кергән исемлекләр бирәләр. Җәй көне китапханәдә урыс телендәге китап киштәләре бушап кала безнең! Ә татар китаплары урыннарыннан бик сирәк кузгала. Монда инде турыдан-туры татар телчеләренең туган телебезгә карата салкын карашы сизелә. Ни өчен татар теле укытучылары җәйге чорга укырга тиеш китап исемлеге бирмиләр икән? Укытучы кушкач укыйлар балалар! Әти- әниләр, әби-бабайлары да укытып бетерергә тырышалар. Китапханәчеләр фикерен шәһәребезнең милли бүлек җитәкчеләре дә искә алсыннар иде дигән теләктә калабыз.

Балалар бүлегенең әйдәп баручы китапханәчесе Фәхертдинова С.М.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мәгълүм: дөнья көтү, заман өчен файдалырак телләр бары да... Тик шунсы хак: фәкать туган телдә иман иңә кеше җанына! Киләчәкнең башы - бүгенгедә. Нинди шатлык картлык көнеңдә - оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә, матур итеп туган телеңдә! Равил Фәйзуллин

    • аватар Без имени

      0

      0

      Татар гимназияләренә татар телен белмәгән балаларны ник кабул итәләр? Бу сорага кем җавап бирер икән?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Соңгы елларда башына яулык бәйләп, Аллаһ кушканнарын үтәп яшәргә тырышкан татар хатын- кызларының да күберәк балалары белән чит телдә аралашканнарын күзәтергә туры килә! Кызганычка каршы алар Коръәндә "Бүлмәләр- 49" сүрәсенең 13нче аятендә Аллаһның: "...Без сезне танышуыгыз өчен кавемнәр һәм кабиләләр иттек.Аллаһ хозурында иң кадерлегез- бик тә тәкъвалык иясе булганыгыз...." дигән сүзләрне аңламаганнар.. Бу әманәтне үтәмәү була түгелме!? ( Һәр кавемнең үзенең туган теле, горыф-гадәтләре бар бит!...

        • аватар Без имени

          0

          0

          Автор дөрес язган. Укытучылар татар телен саклау өчен һич тырышмый. Минем балалар татар гимназиясендә укый. Каникулда татарча китаплар укыгыз, дип аларга бер тапкыр да йөкләмә бирелмәде.

          Теги: КИТАПХАНӘ Замана ТЕЛ