Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Мизаж»: күтәренке кәеф белән!

Мәк­тәп­тә үзең­нең му­зы­ка төр­ке­мен оеш­ты­рып чы­гыш яса­саң ни­чек шәп бу­лыр иде дип уй­ла­га­ның бар­мы? Электр ги­та­ра­сы, ба­ра­бан­нар, син­те­за­тор­лар бе­лән...

Чал­лы­да­гы 2нче та­тар гим­на­зи­я­сен­дә мон­дый мөм­кин­лек бар. Уку­чы­лар төр­кем­нәр­гә ое­шып иҗат итә­ләр, уен ко­рал­ла­рын­да уй­ный­лар, җыр­лый­лар, ял итә­ләр.  Кы­зык­мы? Без­гә дә бик кы­зык бул­ды, шу­ңа да сту­ди­я­гә ку­нак­ка ба­рып кайт­тык.

Без­не сту­дия җи­тәк­че­се – Ма­рат Вә­ли­ев кар­шы ал­ды. Ул төр­ле җыр­лар­га аран­жи­ров­ка­лар ясау­чы.

– Ми­нем ба­ла­лар да шу­шы гим­на­зи­я­дә укы­ды. Кеч­ке­нә­се әле дә би­ре­дә бе­лем ала. Шу­ңа да гим­на­зия тор­мы­шы ми­не би­та­раф кал­ды­ра ал­мый. Бер­ва­кыт хез­мәт­тәш­лек итәр­гә ча­кыр­ды­лар да, шун­нан соң эш­ләп кит­тек ин­де. Гим­на­зия грант от­ты һәм уен ко­рал­ла­ры, җи­һаз­лар алын­ды. Без­нең бе­рен­че про­ект, бе­рен­че төр­ке­ме­без – «И­ке Яр» дип ата­ла иде. Ике са­ны гим­на­зи­я­без исе­мен­нән, яр сү­зе – Яр Чал­лы­дан алын­ды. «И­ке Яр»­да уй­на­ган ба­ла­лар­ның кү­бе­се му­зы­ка уен ко­рал­ла­рын­да уй­ный бел­ми­ләр иде. Шу­лай бул­са да, алар бер-ике ай эчен­дә көй уй­нар­га өй­рән­де­ләр. Ан­на­ры «А­бау», «Ми­заж» ди­гән төр­кем­нә­ре­без ое­шып кит­те. Без һәр­да­им төр­ле бәй­ге­ләр­дә, ча­ра­лар­да кат­на­ша­быз, кон­церт­лар оеш­ты­ра­быз, – дип сөй­лә­де Ма­рат Мин­са­бир улы.

Сту­ди­я­гә ки­леп кер­гән­дә, «Ми­заж» төр­ке­ме­нең ре­пе­ти­ция ва­кы­ты иде. Уку­чы­лар ап­па­ра­ту­ра­ны, уен ко­рал­ла­рын үз­лә­ре көй­ли­ләр, тик­ше­рә­ләр.  Һәм баш­ла­на...  Алар ат­на­га ике тап­кыр җы­е­ла­лар.

– Без мон­да ял итә­без. Дә­рес­ләр­дән соң «пар» чы­га­ра­быз. – дип кө­леш­те­ләр кыз­лар. Кыз­лар ди­гән­нән, алар бе­лән якын­нан­рак та­ны­шып ки­тик әле.

Ай­сы­лу Иша­ли­на төр­кем­нең «та­вы­шы». Үзе син­те­за­тор­да да уй­ный, җыр­лый да. 10нчы сый­ныф­та бе­лем ала. Ре­на­та Иб­ра­һи­мо­ва төр­кем­гә бы­ел гы­на ку­шыл­ган, ги­та­ра­да уй­ный, 9нчы­да укый. Әми­нә Ша­ки­ро­ва шу­лай ук ги­та­ра да уй­ный, 10нчы сый­ныф­та бе­лем ала. Гү­зәл Сол­та­но­ва бәр­мә уен ко­рал­ла­ры ос­та­сы. Ул да 10нчы сый­ныф­та укый. Төр­кем­нең та­гын бер му­зы­кан­ты – Мә­ли­кә Вә­ли­е­ва. Ул бы­ел му­зы­ка көл­ли­я­те­нә укыр­га кер­гән. Шу­лай да аның мәк­тәп төр­ке­мен­нән ае­ры­ла­сы кил­ми, Чал­лы­га кайт­кан са­ен, үзе­нең ярат­кан «Ми­заж­»ы яны­на ашы­га.

Аң­ла­вы­гыз­ча, «Ми­заж» – гел кыз­лар­дан гы­на то­ру­чы төр­кем. Алар ба­ры­сы да му­зы­ка мәк­тә­бен­дә бе­лем ал­ган­нар. Ә ни­гә «Ми­заж» ди­сез­ме?

– Төр­кем оеш­кач, аны нин­ди исем бе­лән тәкъ­дим итик ми­кән дип баш­ват­тык. Төр­ле иде­я­ләр бул­ды. Кем­дер  «Ми­заж» ди­де. Га­рәп­чә­дән [almzaj] – кә­еф дип тәр­җе­мә ите­лә, – дип аң­лат­ты сту­дия җи­тәк­че­се.

Бу төр­кем­нең үзен­чә­ле­ге ни­дә ди­сез­ме? Алар яшь­ләр яра­тып тың­лый тор­ган по­пу­ляр инг­лиз җыр­ла­ры­ның көй­лә­рен уй­ный­лар. Һәм шу­ңа та­тар­ча текст­лар яза­лар. Ши­гырь­ләр­не бер­гә иҗат итә­ләр. Ват­сап төр­ке­мен­дә әле бер­се, әле икен­че­се иде­я­ләр би­рә. Ахыр­дан шу­лар­ны бар­лап җыр туа.

«Ми­заж» төр­ке­ме кыз­ла­ры бик ак­тив. Алар ел да «Мин та­тар­ча сөй­лә­шәм» про­ек­тын­да кат­на­ша­лар. «Сә­ләт» оеш­тыр­ган «Арт-Би­ләр» фо­ру­мын­да да чы­гы­ш ясый­лар, төр­ле мас­тер-класс­лар уза­лар. Бы­ел алар Рөс­тәм Бик­мул­лин исе­мен­дә­ге ХХI рес­пуб­ли­ка­кү­ләм яшь­ләр җыр-шигъ­ри­ят фес­ти­ва­лен­дә бе­рен­че урын яу­ла­ды­лар. Афә­рин!

Фор­сат­тан фай­да­ла­нып ди­гән­дәй ми­ни кон­церт ка­ра­дык. Кыз­лар без­нең өчен ге­нә иң ярат­кан җыр­ла­рын баш­кар­ды­лар. Алар уй­ный баш­лау бе­лән ае­рым мо­хит­кә элә­гә­сең. Ба­ра­бан­нар­га, электр ги­та­ра­сы­на ия­реп, аяк­лар ритм бә­рә баш­лый. Рәх­мәт, «Ми­заж»!

Ай Кы­зы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев