Мин — Илһамландыручы!
Чиксез горурлык белән йөртәм әлеге исемне — илһамландыручы һәм хыялланучы мин.
Әйе-әйе, дуслар!
Чиксез горурлык белән йөртәм әлеге исемне — илһамландыручы һәм хыялланучы мин. Бу ел, гомумән, кызыклы яңа вакыйгаларга бай булды ул, әмма, һичшиксез, иң зур ирешкән уңышым — «Маршрут Вдохновения | Хыялыңа бер адым» сменасында катнашып, элек ишетеп тә белмәгән яңалыклар белән танышу, үз проектымны ачарлык көч тою, үз хыялыма һәм үз-үземә ышана башлау.
Әйдәгез, барысы хакында да ипләп сөйлимме? Киттек!
Син дә илһамландыра аласың!
Бу сүзләр — безнең девизыбызга әйләнде, «Яшь хыялланучы» исемен кабул иткәндә һәрберебез дә үзенең ак хыялына тугры калырга, башкаларга да тормышларын уңай якка үзгәртергә көч, илһам бирергә вәгъдә итте. Әйе бит, дуслар — уйлап карасаң, без бер-беребезгә булышу өчен, үзебез дә, тирә-яктагы кешеләр дә бәхетле булыр өчен дөньяга килгәнбез. Һәм, беләсегезме, иң бәхетле кеше кем ул? Башканың шатлыгына ихластан сөенә белүче ул! Безнең хәрәкәтебезнең дә төп максаты шунда — тирәбездәге кешеләрдә шатлык, үз көченә ышаныч уятуда. Җырларың беләнме, сүзләрең беләнме, бәлки, киңәш биреп тә син башка кешене илһамландыра, яңа үзгәрешләргә, яңа тормышка илһамландыра аласың. Бәхет кайчан килә? Син аны эзли башлагач. Ә эзли башларга беркайчан да соң түгел, иң мөһиме, башларга гына.
Хатирәләр...
20-29 июнь көннәрендә Заречье лагеренда узган әлеге сменадан күп хатирәләр, күңелне кышкы салкыннарда да җылытачак җылы хатирәләр калды. Сезгә дә аларның кайберләрен сөйләп китәргә рөхсәт итегез.
*
«Сез тәүлек буена бәхетле була алыр идегезме? Тәхеттән армас идегезме», — мондый, беренче карашка сәер тоелган сорауларны Игорь Скирневскийның тренингларында күп ишеттек без. Аннан соң, утырган урының никадәр йомшак булса да, дүрт сәгать (әйе-әйе!) утырып аркалар ара, йокыга китәсе килә башлый иде. (Тик соңыннан без ияләнеп киттек тә, хәзер әлеге мизгелләрне бик сагынам мин).
*
«Капельки, капельки слез
капали, капали с глаз,
Было, не было всерьез,
был и у нас этот шанс» , — әлеге җырны тәүлек буе тыңлый идек без, төп корпуста да микрофоннан гел шул сүзләр... Туйдырмадымы, диярсез. Туйдырмады! Әлеге юлларны кабатлый-кабатлый телгә бетчә чыкты чыгуын, бии-бии аяклар арып бетте, әмма туйдырмады, туйдырмады, дуслар.
*
«Абый, хәерле көн! „Серле бүләк“ аласыгыз килмиме? Эчендә кәнфитләр дә бар... »
Әйе, бизнесвумен ролендә дә булдым мин монда. Гадәти кәнфитләрне матур итеп төреп, катнашучыларга тәкъдим итеп йөрүләрне искә алсаааааң... (Мин товарны ярыйсы гына мактый беләм икән үзе!)
*
«Күзгә генә сипмә! Аһ, чәчкә тиде! Мин синеме, мин хәзер синееее!!! Тотыйм гына!», — юк әллә нәрсә уйлый күрмәгез тагы, бу ябылу тантанасы шулай үтте безнең. «Холи буявы» ярдәмендә... Әйтсәм әйтим, салават күпере төсләренә манчылып бетсәк тә, рәхәтләнеп, сабый балаларча күңел ачтык без. (Дөресрәге, алар күңел ачтылар, ә мин агач артыннан күзәтеп тордым. Чәчне чылатырга кыймадым шул. Тик үкенәм: буяу тиз юыла торган булып чыкты..)
Менә иң кадерле хатирәләрем белән бүлешкәч, моңсу да булып китте... Ярар, моңаюга бирелмим әле, дуслар! Илһамландыручы да моңайса, эшләр хутта булмый ла ул.
Рәйсә Абдуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев