Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Малайлар ... ашарга әзерли белергә тиеш!

Ма­лай­лар ла­ге­ре күр­гә­не­гез бар­мы сез­нең? Чал­лы­да нәкъ ме­нә шун­дый ла­герь бар икән. Ба­ла­лар үсеш үзә­ген­дә оеш­кан бу ла­герь I DA MAN (Әй­да­ман) дип ата­ла. Әй­да­ман – «во­жа­тый, ли­дер» ди­гән сүз. Әм­ма инг­лиз те­лен­дә «ир-егет» ди­гән мәгъ­нә­не дә аң­ла­та икән әле ул.

Ма­лай­лар ла­ге­ре күр­гә­не­гез бар­мы сез­нең? Чал­лы­да нәкъ ме­нә шун­дый ла­герь бар икән. Ба­ла­лар үсеш үзә­ген­дә оеш­кан бу ла­герь I DA MAN (Әй­да­ман) дип ата­ла. Әй­да­ман – «во­жа­тый, ли­дер» ди­гән сүз. Әм­ма инг­лиз те­лен­дә «ир-егет» ди­гән мәгъ­нә­не дә аң­ла­та икән әле ул. Кыс­ка­сы, ли­дер бу­лыр­лык көч­ле-бул­дык­лы ир-егет­ләр тәр­би­я­ләү­не мак­сат итеп куя «Әй­да­ман» ла­ге­ре.

– Бер­көн­не агач­тан урын­дык­лар яса­дык, – дип сөй­ли 14 ке­нә яшь­тә бул­са да ла­герь­да ин­де әй­да­ман ва­зый­фа­сын баш­ка­ру­чы Бу­лат. –  Ма­лай­лар­га бик оша­ды бу эш.

Урын­дык­лар­ны ба­ры­сы да сө­е­нә-сө­е­нә өй­лә­ре­нә алып кай­тып кит­кән­нәр. Сез күз ал­ды­на ки­те­реп ка­ра­гыз әле? Рә­хәт бит ин­де бу миз­гел­ләр!

Аны­сы, урын­дык ясый бе­лер­гә ти­еш ин­де ма­лай ке­ше. Ә ме­нә ашар­га пе­ше­рә бе­лер­гә ти­еш­ме икән? Әл­бәт­тә, дип җа­вап бир­де­ләр без­гә «Әй­да­ман» ла­ге­рен­да. Нәкъ ме­нә бү­ген алар ку­ли­на­рия сту­ди­я­сен­дә ашар­га әзер­ләр­гә өй­рә­нә­чәк­ләр икән. 

Бер юнә­леш – һө­нәр өй­рә­нү бул­са, икен­че­се – спорт (ска­лод­ром, бас­сейн, фут­бол, ла­зер­таг, су­пер­ленд), өчен­че­се, иң мө­һи­ме  – мил­ли тәр­бия. Де­виз­ла­ры да та­тар­ча алар­ның!

– Кем ба­тыр?

– Без ба­тыр!

– Әй­да­ман ал­га ба­ра,

Дус­лар­ны ул яра­та!

Тик бер­дәм, та­ту бу­ла,

Тик ал­га, ал­га, ал­га!

«Әй­да­ман»­ны озак­ла­мый кыз­лар ла­ге­ре алыш­ты­ра­чак. Ла­герь­га бик мәгъ­нә­ле сим­во­лик ата­ма (де­виз) да тап­кан­нар ин­де: «Ма­тур­лык кү­рә­се кил­гән ке­ше ма­тур­лык кү­рә».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Замана Набережные челны