Мәктәп: безне ниләр көтә?
Татарстан мәктәпләрендә август киңәшмәләре бара. Чаллыда ул иң заманча уку йортларының берсендә – «Адымнар» гимназиясендә узды.
Киңәшмәгә җыелган мәгариф хезмәткәрләрен мәктәп укучылары каршы алды. Мәктәп алды мәйданында ГЦДТда шөгыльләнүче малайлар-кызлар чыгыш ясады. Ә гимназиянең үзендә шәһәрдәге уку йортлары үзләренең иң кызыклы проектларын тәкъдим иттеләрТукайның 135 еллыгына – икмәк!
60нчы мәктәптән Юнысова Элина быелгы «Яшь талантлар» Халыкара чемпионаты җиңүчесе. Ул Тукайның 135 елына багышлап икмәк пешерә. Һәм шуннан соң анда календарь алып бару һәм аерым вакыйгаларга, шәхесләргә багышлап икмәк пешерү идеясе туа. Бу безгә туган як тарихын, аның күренекле шәхесләрен белергә ярдәм итәчәк, ди Элина. Анда инде берничә төрле икмәк пешерү рецептлары җыелган.
56нчы мәктәп укучылары Шафиков Раушан һәм Шакиров Камил «Җырлый торган ут» проектын тәкъдим итә. Быел җәй һәйкәл янында сакта торганда мәңгелек утка игътибар итә алар. Һәм кызыксынып китеп, җырлый торган ут ясарга булалалар. Моның өчен колонка, торба кисәге, газ баллоны һәм музыка кулланалар.
Атнага бер гимн җырлыйсы
Август киңәшмәсендә мәгариф системасындагы үзгәрешләргә дә кагылмый калмадылар. Алар исә байтак булып чыкты. Иң мөһиме – хәзер атна саен атна саен мәктәпләрдә Россия һәм Татарстан гимннары башкарылачак һәм дәүләт флагы күтәреләчәк. Ә флаг күтәрү кебек җаваплы эшне иң алдынгы укучыларга тапшырырга җыеналар.
Акча тотарга өйрәтәчәкләр!
Шулай ук кызыклы үзгәреш – быел мәктәпләрдә укучыларны финанс белеменә дә өйрәтәчәкләр. Ул аерым фән булып кермәячәк, башлангычта математика белән тирә-юньне өйрәнү фәненә кушылып укытылачак, ә югары сыйныфларда – математика, география, информатикага.
Тәрбия һәм туган тел
Мәктәпләрдә тәрбиягә игътибарны арттыру турында инде күптән сүз бара иде. Менә, ниһаять, чират җитте – федераль дәрәҗәдә моның өчен махсус программа кабул ителгән. Татар мәктәпләрендә гомуми принципларга милли тәрбия дә өстәлә, билгеле. Тарихка да игътибар артачак. Тәрбия сәгатьләрендә тарихи темага кинолар күрсәтеләчәк.
Иң мөһиме Татарстан мәктәпләренең укыту планнарына «Татарстанның дәүләт теле – Татар теле» дәресе кертеләчәк. Һәм туган телләрне укыту сәгатьләре дә киметелергә тиеш түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев