Күңелле дә, рәхәт тә... Бераз моңсу да...
Саубул, мәктәп! Бу сүзләрне әйтү рәхәт бит, әйеме? Рәхәт һәм... бераз гына моңсу да... Имтиханнар һәм җаваплылык бераз гына куркыта да...
Җаваплылык дигәннән – анысы инде хәттин ашкан чыгарылыш сыйныф укучыларында. Барысы да эшлеклеләр! Сәид белән Ләйләне газетаның беренче бите өчен фотога төшәргә чакырган идек – мәктәп ишегеннән үк ашыгып килеп чыктылар: биологиядән контрольный, янәсе, сезгә кирәк икән, сүз әйтмибез, ләкин тиз, тиз, тиз... Аларны уңайсыз хәлгә куясы киләмени – тиз-тиз төшердек инде. Һәм менә шундый фото килеп чыкты. Ашыгыч булса да, Ләйләнең «отличница», ә Сәиднең бик шук егет булуы йөзенә чыккан. «Сәид булса, кызык була» – сыйныфташлары телендә шундый канатлы сүз дә йөри икән. Әмма ышанасызмы-юкмы – шушы шук егет быел хаҗга барып кайткан.
Хәер, әйдәгез, сезне алар белән якыннанрак таныштырыйк әле. Сәид Шәрифуллин белән Ләйлә Садертдинова икесе дә Чаллының 39нчы мәктәбендә, 9нчы сыйныфында укыйлар.
Сәид һәм Ләйләне без беренче тапкыр мәктәпкә кунакка килгәч күргән идек – алар спектакльдә төп рольләрне башкардылар. Икесе дә истә калдылар. Ләйлә – ихласлыгы, Сәид – артистлыгы белән. Сәид авылга әбисенә кайтып төшкән һәм авыл дөньясыннан шактый ерак булган шәһәр малае Тәбрисне уйнаган иде.
– Сиңа бераз туры киләме соң инде бу роль? – дип кызыксындык без әлеге спектакльне искә алып.
– Туры килә, – дип килеште Сәид. – Мин дә татар телен ныклап авылга кайткач өйрәндем. һәм минем дә тормышымда әбиемнең роле зур булды. Ул мине намазга бастырды. Быел менә хаҗга да бардык. Ходай кабул итсен инде.
– Диндәге кешегә спектакльдә уйнарга ярыймы соң, Сәид?
– Ярыйдыр. Ярамый дигәннәрен ишеткән юк.
Ярамый дип әйтә күрмәсеннәр инде – «Щелкунщик», «Чиполина» дигән театр төркемнәренә дә йөргән Сәид. Музыка мәктәбендә дә укыган. Бик матур җырлый да икән әле.
– 5нче сыйныфта без аның белән «Татар малае» шәһәркүләм бәйгесендә дә катнашкан идек, – дип сөйли 39нчы мәктәпнең татар теле укытучысы Миләүшә Фәритовна, – Сәид 3нче урын яулады.
Сәид мәдәният-сәнгать дөньясында көчле булса, Ләйлә, әйткәнемчә, уку алдынгысы. Үзе катнашкан олимпиадаларны санап китте ул: «Татар теле, әдәбияте, физика, география, җәмгыять белеме, рус теле, тарих...»
– Иң авыры кайсы булды? – дип сорыйбыз.
– Татар әдәбияте, – ди кыз.
– Ә иң яраткан фәнең кайсы?
– Татар әдәбияте. Ә олимпиада шуңа авыр булды – 9нчы сыйныфның олимпиада сорауларына җавап бирү өчен 5, 6, 7, 8 нче сыйныфта укыган әсәрләрне дә белергә кирәк иде.
9нчы сыйныф – бик җаваплы сыйныф инде ул, юнәлеш-һөнәр сайлау буенча да җидти уйланырга кирәк вакыт. 10нчы сыйныфта укуны дәвам итәргәме, көллияткә китәргәме – бүген Сәид белән Ләйлә генә түгел, бик күп тугызынчылар уйлыйдыр бу хакта. Нинди генә юлдан китсәгез дә, хыяллардан ваз кичмик. Иң мөһиме шул!
Ризидә Рәхмәтуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев